16+

Инвесторлар Татарстанга ышана

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дубайда халыкара инвестицион форумда катнаша.

Инвесторлар Татарстанга ышана

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дубайда халыкара инвестицион форумда катнаша.

Илдәге катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, яңадан-яңа инвестицияләр җәлеп итү Миңнеханов стратегиясенең төп бурычы булып кала бирә. Татарстан Россиянең икътисади яктан алга киткән иң тотрыклы төбәге санала. Инвесторлар Татарстанга һәм Миңнехановка иң ышанычлы партнер буларак карый. Моңа дәлил: соңгы биш елда республика 22 илдән җиде миллиард доллар күләмендә чит ил инвестициясен җәлеп итте. Татарстан "Төбәкләрдә уңайлы инвестицион климатны җәлеп итү буенча Россия субъектының башкарма хакимият органнары эшчәнлеге стандарты"н керткән пилот төбәге булды һәм ул административ барьерларның санын киметергә, инвестицион мохитнең сыйфатын яхшыртырга булышты.

Бу форум халыкара стратегик хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән, анда чит ил инвесторларына төрле тәкъдимнәр күрсәтергә мөмкинлек бар. Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов тотрыклы үсешне тәэмин итү өчен турыдан-туры чит ил инвестицияләренең роле турындагы дискуссиядә катнашты.Ул Россия субъектлары арасында Татарстанның күп кенә позицияләр буенча лидер булуын һәм икътисад өлкәсендә дә, социаль өлкәдә дә әйдәп баручы төбәк саналуын ассызыклап үтте.

- Төп игътибарны без инфраструктурага юнәлтәбез. Безнең техно- һәм индустриаль парклар - инвесторлар өчен әзерләнгән җиренә җиткереп әзерләнгән мәйданчыкларыбыз бар, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, инвесторлар «Алабуга» махсус икътисади зонасына җитди игътибар бирә. Резидент-компанияләр өчен анда уңайлы мохит тудырылган.

Дискуссия модераторының сорауларына җавап итеп Рөстәм Миңнеханов, Татарстан нефть химиясе, машиналар төзү тармагындагы һәм агач эшкәртү өлкәсендәге инвестицияләр белән кызыксына, диде. Аның фикеренчә, бүген Россия икътисады үсеше гади булмаган шартларда бара, шуңа да дөньяның башка илләреннән инвестицияләр җәлеп итү Россиянең бер төбәге булган Татарстан өчен өстенлекле максат булып тора. Шул ук вакытта Татарстан өчен аеруча Азия һәм Көнчыгыш белән хезмәттәшлек мөһим.

- Республика территориясендә чит ил заводлары эшли, якын арада тагын берничә производство ачу ниятләнелә, - диде Татарстан лидеры.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading