16+

Иҗтимагый контроль хакимият эшен күзәтә

2014 елның июль аенда "Россия Федерациясендә иҗтимагый контрольнең нигезләре турында" закон кабул ителгән иде.

Иҗтимагый контроль хакимият эшен күзәтә

2014 елның июль аенда "Россия Федерациясендә иҗтимагый контрольнең нигезләре турында" закон кабул ителгән иде.

Аның буенча иҗтимагый оешмалар дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының эшчәнлеген контрольдә тота алачак. Ярты елдан артык вакыт узуга карамастан, аны куллану форматы ахыргача билгеле түгел.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт сораулары буенча идарәсе аны куллануны аңлату максатыннан семинар оештырды. Семинарга коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт һәм муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары, матбугат вәкилләре җыелды.

Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев министрлыкларның иҗтимагый советларын халык һәм хакимиятне бәйләүче төп оешмалар булуын ассызыклады.

- Бүгенге көндә законнарның тормышка тулысынча ашыра алынмавы еш кына кире элемтә булмавыннан яисә иҗтимагый органнар ягыннан контроль җитеп бетмәүдән килеп чыга. 2013 елда, сынау проекты буларак, министрлыкларда иҗтимагый советлар булдырылды. Бу өлкәдә ирешкән уңышыбыз дип "Халык контроле" программасын атый алабыз, - диде ул.

Татарстан Иҗтимагый палатасы белгече Екатерина Забегина әйтүенчә, иҗтимагый контроль үзенә суд яисә прокуратура эшен алмый, ул бәхәсле моментларны күзәтә, ачыклый, шуннан соң гына кирәкле инстанциягә мөрәҗәгать итә. Кешенең хокуклары бозыла икән, оператив органга - прокуратурага да мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук иҗтимагый контроль эшенә комаулык итсәләр дә, судка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.

Төп тикшерү "кораллары" - күзәтү һәм киңәшләшү. Шулай ук экспертиза да гамәлгә ашырылачак, әмма аны үткәрү өчен махсус белгечләр кирәк. Иҗтимагый контрольнең эше ачык булырга тиеш. Тикшерүләрдән соң төзелгән документ хакимиятнең сайтларына эленергә, шулай ук башка күзәтү органнарына да җибәрелергә тиеш. Бу эшкә журналистларны да җәлеп итмәкчеләр.

Тиздән иҗтимагый советлар өчен яңа законны куллану буенча методик әсбап эшләнәчәк. Анда аларның бурычлары һәм эшләре нидән гыйбарәт икәнлеге аңлатылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading