16+

Өченче бала «алпавыт» булып туа

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бүлеп бирелә. Казанда быел күп балалы гаиләләр саны 1044 гаиләгә артып, 14687гә җиткән. Башкала районы хакимиятләрендә ай саен күп балалы 100-140 гаилә теркәлә.

Өченче бала «алпавыт» булып туа

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бүлеп бирелә. Казанда быел күп балалы гаиләләр саны 1044 гаиләгә артып, 14687гә җиткән. Башкала районы хакимиятләрендә ай саен күп балалы 100-140 гаилә теркәлә.

– Ел башыннан күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бүлеп бирү буенча 52 комиссия үткәрелде, аңа 1015 гаилә чакырылды. Шулардан 557 гаилә үзләренә тәкъдим ителгән кишәрлекне сайлап алды, – диде шәһәр Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ренат Галәветдинов 30 ноябрьдә узган “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Биектау районының Яшь Көч авылы янында җир кишәрлеге бүлеп бирү бара. Быелның декабреннән 2021 елның мартына кадәр Биектау районының Дачный авылы җирлегендә, Колсәет авылының көньяк-көнбатыш тарафында һәм Константиновка бистәсе территориясендә тагын 347 кишәрлек бүлү планлаштырыла. Әлеге кишәрлекләр документлаштырылган һәм кадастр исәбенә куелган.

Ренат Галәветдинов сөйләгәнчә, Биектау районының Колсәет белән Каймар авыллары, шулай ук Лаеш районының Сокуры авылы янында яңа 500 кишәрлекнең чикләрен билгеләү үткәрелә. Бу кишәрлекләрне кадастр исәбенә кую эшләре тәмамлангач, 2021 елның яз ахырында күп балалы гаиләләргә бүлеп бирү күздә тотыла.

Казан шәһәре Башкарма комитеты Татарстанның Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы белән берлектә Биектау районындагы 963,6 гектар федераль җир участогын (16:16:000000:330 кадастр санлы) әйләнешкә кертү буенча эш алып бара. Шушы территория өстәмә 3972 кишәрлек формалаштырыга мөмкинлек бирәчәк. Планлаштыруның һәм чикләр билгеләүнең яңа проекты ярдәмендә Сокуры авылы җирлегендә элек бүленгән территорияләрдә тагын 116 кишәрлек барлыкка китерелгән.

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бүлеп бирү программасы старт алган 2011 елдан бирле Казанда 6798 гаилә җир кишәрлеге алу бәхетенә ирешкән инде. Гаиләдә өченче сабый “алпавыт документы” белән туа. Дәүләт өч баладан яки тәрбиягә алган өч баладан башлап, бушлай 6 сотый җир кишәрлеге бирә. Гариза тапшырган көнгә  балаларның өлкәненең яше 18 яшьтән артмаска тиеш. Әгәр җир кишәрлеге алганчы балаларың саны өчтән артса, 6 сотыйга һәр бала саен тагын 1 сотый өстәлә. Мәсәлән, 4 балаң булса, 7 сотый җир кишәрлеге бүлеп бирелә.

Казан шәһәре Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитетының “Кайнар элемтә” телефоны. Әлеге телефон аша күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бүлеп бирү мәсьәләсендә белешергә була.

Фото архивтан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading