16+

Рәфыйк Мөхәммәтшин: «Бүген республикада ИГИЛ тарафдарлары күптер, дип уйламыйм»

Соңгы айда гына дөньяда дистәгә якын теракт оештырылып, йөзләгән ватандашыбыз һәлак булды. Җинаятьләрнең күбесе ИГИЛ тарафыннан кылынган. Әлеге оешманың каян һәм ни сәбәпле барлыкка килүе, нинди максатка омтылуы турында Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән әңгәмә кордык.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: «Бүген республикада ИГИЛ тарафдарлары күптер, дип уйламыйм»

Соңгы айда гына дөньяда дистәгә якын теракт оештырылып, йөзләгән ватандашыбыз һәлак булды. Җинаятьләрнең күбесе ИГИЛ тарафыннан кылынган. Әлеге оешманың каян һәм ни сәбәпле барлыкка килүе, нинди максатка омтылуы турында Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән әңгәмә кордык.

«Көнбатыш демократиясе мөселман илләрен болгатуга китерә»

- Рәфыйк әфәнде, үгезне мөгезеннән тотыйк: нәрсә ул ИГИЛ?
- Ливия, Сүрия, Ливан, Гыйрак территорияләрендә дәүләт булып берләшергә омтылучы экстремистик-террористик оешма. Күпчелек матбугат чаралары аны хәзер ДАИШ дип яза башлады, чөнки ИГИЛ, «ислам дәүләте» дип әйтеп, аны таныйбыз булып чыга, ә ДАИШ дип әйтү гарәп телендә тискәре мәгънәдә яңгырый. ДАИШ бик күп илләрдә тыелган. Бүген ул Сүрия белән Гыйракның шактый территориясен яулап, күптән түгел Әфганстанга да омтылды.

Якын Көнчыгышта террористик оешмалар моңа чаклы да бар иде, әйтик, Әл-Каида. Ул төрле илләрдә шартлату, үтерү белән шөгыльләнә иде. Аңардан аермалы буларак, ДАИШ ислам дәүләтен төзү максатын беренче урынга куя, үзенә кирәкле чикләрне билгеләп, аларны киңәйтү белән шөгыльләнә. Гыйрак белән Сүриягә омтылулары очраклы түгел, чөнки анда нефть һәм газ бар. Төрле чыганакларга караганда, бу оешма аена, ким дигәндә, 50 миллион доллар акча эшли. Еллык кереме берничә миллиард доллардан арта, дип әйтәләр. ДАИШ нефтьне кая сата, дигән сорау бүген бик тә актуаль. Төркиядә хәрби очкычыбызны бәреп төшергәннән соң, Россия белгечләре ДАИШның нефтьне сату чыганакларын ачыклый башлагач, бу эш белән Төркиядәге кайбер дәүләт структураларының шөгыльләнгәне ачыкланды.

ДАИШ дип аталган сәяси проектның килеп чыгуы очраклы түгел. Очраклы килеп чыккан булса, ул шулкадәр зур территорияләрне яулый алмас иде.

- Күпчелек белгечләр фикеренчә, ДАИШның чишмә башы Америкага барып тоташа...
- Таралып барган һәм нефтькә бай булган Ливияне карасак, аның җитәкчесе Муаммар Каддафиның Америка белән Европага мөнәсәбәте шактый тискәре булды. Гыйракны җитәкләгән Саддам Хөсәен дә Америка белән тарткалашып торды. Нәтиҗәдә Каддафи да, Хөсәен дә үтерелде. Хәзер бу ике илдә гражданнар сугышы бара. Чиратта - Сүрия. Аның башлыгы Башар Асадның Америка белән мөнәсәбәтләре шулай ук киеренке. Бүген Америка белән Европа, Асадны алыштырырга кирәк, дигән идеяне алга сөрә. Алар моны илдә демократия булмау белән аңлата. Ләкин проблема бит Якын Көнчыгыш илләренең диктаторлык режимы тарафдарлары булуында гына түгел, ә Көнбатыш сәясәтен алып бармауларында. Мөселман илләренең берсен дә демократик ил, дип әйтә алмыйбыз. Согуд Гарәбстанында да, Катарда да дәүләт белән корольләр, монархлар идарә итә. Алар алып барган сәясәт башка ил сәясәтләреннән әллә ни аерылмый. Тик шул ук вакытта Согуд Гарәбстаны, Катар, Кувейт кебек илләр Америка белән тыгыз элемтәдә, үзләрендә аның сәясәтен алып баралар.

Сәясәтчеләр фикеренчә, туздырылган илләрдә хаос (тәртипсезлек) еш кына кемдер тарафыннан оештырыла. Америка да Якын Көнчыгышны территориаль һәм сәяси яктан үзгәртергә кирәклеге турында күптән сөйли.

Моңарчы ДАИШ Көнбатыш белән Америка өчен уңайлы проект иде. Алар алып барган сәясәтнең бер максаты - мөселман илләрен территориаль яктан үзгәртеп, яңа хөкүмәтләр оештырып, аларның башына үз кешеләрен кую иде. Әмма бүген алар да бу мәсьәләгә башкача карый башлады. ДАИШ, Якын Көнчыгыш территорияләреннән чыгып, Европага якынлаша башлады. Сүриядән генә биш миллионга якын кеше чыгып качарга мәҗбүр булды. Күбесе Төркия аша Европага омтыла. Тагын кая барсыннар инде? Мөмкинлек булса да, икътисади яктан артта калган Африка, Мисырга баруның мәгънәсе юк, анда шул ук ачлык булачак. Германиядә ел ахырына кадәр мигрантларның саны бер миллионга кадәр артуы мөмкин, ягъни бу - Европа өчен дә планлаштырылмаган күренеш. Дөрес, Көнбатышка бүген арзан эшче көчләр кирәк. Европа үзе дә, халкы да шактый «карт», үзенең эшче көчләре бик кыйммәт, ике мең евродан да арзанга эшләүче юктыр, мөгаен. Килгән яңа яшь көчләрне арзанга эшләтергә, икътисади һәм демографик проблемаларны хәл итәргә мөмкин.

Европага миллионлаган кеше­нең читтән агылуы аның йөзен дә үзгәртә ала. Мөселманнарның саны бик тиз арта. Мәсәлән, Франциядә алар бөтен халыкның 10 процентын тәшкил итә инде. Әмма килгән кешеләр адаптация узмый, ягъни Европа сәясәтен кабул итмичә, ничек тели, шулай яши. Шуңа күрә Якын Көнчыгыштагы проблемалар бүген Европа проблемаларына әйләнә башлады.
Франциядәге шартлатулардан соң Бөекбритания дә ДАИШка каршы көрәштә актив катнаша башлады. Америка, әлеге террористик оешма белән көрәшергә кирәк, дип күптәннән әйтә килә, әмма реаль көрәш күрсәткәннәре булмады. Чөнки бүгенгә чаклы оешманың территорияләре дә киңәя, нефтьләре дә сатыла барды.

ДАИШның дәүләт буларак ныгуы бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен бик куркыныч. Бер‑ике ел эчендә аның нинди афәтләр китерәчәгенә җитдирәк караган булсалар, ул барлыкка килмәгән дә булыр иде. ДАИШ үз инфраструктурасын булдыра - юллар, хастаханәләр төзелә, салымнар җыела, хәтта үзләренең министрлыклары бар. ДАИШ үзен террористик оешма гына түгел, чыннан да, дәүләт буларак хис итәргә омтыла.

- Ә дини дәүләттә демократия булырга мөмкинме соң?
- Демократия, төшенчә буларак, Европада формалашкан, шуңа күрә мөселман дәүләтләренә Европа демократиясен турыдан-туры күчереп булмый. Мөхәммәд Пәйгамбәр үлгәннән соң, дәүләтнең җитәкчеләрен сайлап куйганнар, димәк, исламда демократик принциплар бар. Ислам цивилизациясе Европа цивилизациясеннән тамырдан аерыла, исламны динигә һәм дөньявига бүлеп карау юк, шуңа да Европага хас булган демократик принциплар мөселман дәүләтләренә хас түгел. Гомумән, билгеле бер гомуми демократик кысалар нигездә үк юк. Америкада - либераль демократия, Европаны алсак, Франциядә демократия бер төрле, Бөекбритания - конституцион монархия, анда демократик принциплар гел башка. Тышкы көчләрнең, әйдә, мөселман илләрен демократик итеп эшлик, дигән сүзе тышкы сәяси мәнфәгатьләрен тормышка ашыру нияте генә. Мөселман илләренә демократияне көчләп тагу аларны болгатуга гына китерә.

Мөселман дөньясы белән Европа мөнәсәбәтләре XVIII гасырдан диярлек шактый катлаулы. Көнбатыштан берәр мөселман дәүләтенә демократик принциплар китерелеп, ул дәүләт яхшы яшәп килә, дип әйтерлек бер мисал да юк. Стратегик яктан мөһим булган төбәкләрдә һәрвакыт гражданнар сугышы бара. Әфганстанда байлыклар булмаса да, анда сугыш гасырлар буена барган, чөнки ул стратегик яктан мөһим. Гыйракны болгатып ташладылар, әмма анда бернинди демократия юк. Европа өчен мөселман илләре колония булган һәм бүген дә ул постколониаль синдром белән яши.

«Мөселман дәүләтләрендә башка дин вәкилләре тыныч яшәгән»

- Күпләрнең, аеруча башка дин вәкилләренең эчен пошырган сорау: ДАИШның Ислам диненә катнашы бармы?
- Алар, шәригать кануннары буенча яшибез, шәригать кануннарына нигезләнгән чын мөселман дәүләте төзибез, ди. Бәлки, алар намаз укыйлардыр, Коръәнне чыганак буларак таныйлардыр, шуңа да беркем, алар мөселман түгел, дип әйтә алмый. Әмма үзеңне мөселман дип тану һәм шул ук вакытта кеше үтерү - икенче мәсьәлә. Кемдер кеше үтерсә, аны «син мөселман түгел» дип әйтеп, үз өстебезгә андый җаваплылык ала алмыйбыз. ДАИШ тарафдарларында ислам кануннарын дөрес аңлау юк, дип әйтергә мөмкин.

Ислам дине тарала башлаганнан бирле, мөселман дәүләтләрендә яһүдләр дә, христианнар да шактый тыныч яшәгән, аларга өстәмә салым гына түләргә кирәк булган. Европада яһүдләрне эзәрлекли башлагач, алар мөселман илләренә күчеп килгән. Башка дин әһелләрен, сез чын мөселман түгел, дип, мөселманнарны үтерү һәм шул рәвешле ислам кануннарын тормышка ашыру - исламга хас нәрсә түгел. Тарихка карасак, җиденче гасырда хариҗиләр булган, алар, син гөнаһ эшләдең, син кяфер, үзеңне исламлыктан чыгардың, дигән шигарь белән, кешеләрне үтерә торган булган. Әмма аларның чоры тиз - сигезенче гасырда тәмамлана. ДАИШны да хариҗиләрнең яңа чагылышы, дип әйтергә мөмкин. Аны ислам кануннарын дөрес тормышка ашыручы дәүләт дип атый алмыйбыз, ул аңа якын да тормый.

- ДАИШ сафларына дөньяның төрле почмакларында яшәүче кешеләр килеп кушыла. Вербовкалаучылар, ягъни яллаучылар үз эшләрен яхшы башкара, дигән сүз. Алар моның өчен нинди ысуллар куллана икән?
- ДАИШ кешеләрне яллау белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә, моның төрле юллары бар. Җәмгыятьнең төбендәге кешеләргә кемнедер үтерү, җәзалау турындагы видеороликларны күрсәтеп, үзләренә җәлеп итәләрдер. Төрмәдә утырып чык­каннар, тормышта үз урынын тапмаучылар ДАИШка үзләренчә гаделлек эзләп китәләрдер. Ярлырак төбәкләрдә, без нефть сатабыз, инфраструктурабыз, эш урыннары бар, дип, икътисади якка басым ясала. Хатын-кызларны, бездә чын, гайрәтле ирләр бар, алар сезне матди яктан тәэмин итәчәк, дип ышандыралар. Динне белмәүчеләр арасында, ислам дәүләтен төзүдә мин дә катнашыйм әле, дип китүчеләр дә бардыр. Ләкин дини белеме булган кеше бу әйберләргә аек карый. ДАИШ сафларында БДБ илләреннән биш-алты мең чамасы кеше бардыр. Россиядә мөселманнарның 20 миллион икәнлеген исәпкә алсак, бу - кечкенә сан.
ДАИШка дөнья буйлап кешеләрне җәлеп итү өчен, тәр­җемәчеләр, мәгълүмати технология белгечләре кирәк. Күптән түгел кешеләрнең башларын чабулары күрсәтелгән өч-дүрт минутлык бик агрессив русча әзерләнгән видеоролик дөнья күрде. Нормаль психикалы кешегә моның белән уңай тәэсир итеп булмый, әлбәттә. Шул ук вакытта террорчылар халык арасында шом тудырырга омтыла.

«Ислам телеканалының җәмгыять өчен файдасы зур булыр иде»

- Татарстанда ДАИШ тарафдарлары бармы?
- Вербовкалауны алып бару өчен Татарстанда утыру кирәкми, алар бу эшне интернет аша башкара. Бу мәсьәләдә ДАИШ мөселманнар яшәгән төбәкләргә аеруча зур игътибар бирә. Бүген республикада аның тарафдарлары күптер, дип уйламыйм, чөнки бездә беренчел дини белем алу мөмкинлеге бар. Мәчетләр каршындагы курсларда 30 меңләп кеше укый. Террорчылар, бергәләп хәлифәт төзик, ди. Әмма, мөселман бары тик хәлифәттә яшәргә тиеш, дигән таләп юк. Киресенчә, мөселман үз ихтыяҗларын канәгатьләндерә алырлык җирдә яшәргә мөмкин, диелә. Россиядә дини ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Татарстанда 1500 мәчет, тугыз дини уку йорты эшли. Коръәндә, үз идарәчеңә буйсын, дигән сүз бар, әмма ул мөселман гына булсын, дигән идея беренче планга чыгарылмый.

Россия Сүрия территориясендә ДАИШка каршы турыдан-туры фронт ачкач, интернетта халыкны куркыту максаты белән төшерелгән сюжетлар артты. Күптән түгел интернетта, йөзен каплап, үзен Әл-Татари дип таныштырган берәүнең сөйләгән видеоролигы барлыкка килде. Сөйләмендә мишәр акценты ­сизелә, шул ук вакытта русчасы да, гарәпчәсе дә камил. Ролик бик профессиональ эшләнгән. Сезнең дәүләтчелегегез булган, хәзер сез кяферләр кул астында яшисез, дип, татарларның милли аңына басым ясый ул.

Бүген яшьләр интернетта күп утыра, үзләрен борчыган сорауларга җавап эзли. Шуңа күрә без интернетта үз урыныбызны киңәйтергә тиеш.
Бездә укыган, әмма институтны тәмамлап бетерә алмаган бер яшь егет вербовкалау белән шөгыльләнеп, моның өчен берничә елга хөкем ителде. Безнең өчен бу, әлбәттә, борчулы күренеш. Дөньяви уку йортларында, башлыча, белем бирелсә, безнең өчен шәкертләрнең дөнья­га карашын формалаштыру мәсьәләсе беренчел. Теге яки бу төбәктәге уку йорты студентлары террорчылар сафына кушыла икән, димәк, анда ниндидер проблемалар бар, дигән сүз. Безнең институтта ул яктан әлегә тыныч, бер‑ике очрак кына булып алды.

- Иң якын дусларыбызның берсе - Төркиядән очкычыбызга арттан килеп һөҗүм итү кебек астыртын гамәл көткән идегезме?
- Һәр дәүләт үзенең сәяси мәнфәгатьләрен яклау өчен ДАИШтан файдаланып калырга тырыша. Америка төрекләрнең террорчылардан нефтьне арзанга алып, башка илләргә сатуын таныды бит инде. Төркия террористик җәмгыятьне хуплый, дип бик гадиләштереп әйтү дә дөрес булмас. Ул да шушы вазгыятьтән файдаланып калмакчы була. Төркиянең Сүрия белән мөнәсәбәтләре катлаулы, ул һәрчак Башар Асадка каршы чыкты. ДАИШның Сүрия территорияләренең бер өлешен яулап алып, аны көчсезләндерүе Төркиягә, әлбәттә, файдага.

- Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам кыйммәтләре турында мәгълүмат бирерлек федераль телеканал ачу кирәклеге турында әйтте. Сез моңа ничек карыйсыз?
- Бу мәсьәлә күптәннән кү­тәрелеп килә инде. Әл‑РТВ интернет канал буларак эшли башлады, әмма үсеп китә алмады. Бүгенге вакыйгалар күзлегеннән караганда, хөкүмәт өчен ул канал бик мөһим. ДАИШның асылына төшенү өчен әллә ни тирән белем дә кирәкми. Ул телеканал аша агарту эше алып барылыр, иң мөһим сорауларга җавап бирелер иде. Православ диненең «Спас» һәм башка каналлары бар. Мөселманнарга федераль каналларда мөнәсәбәт уңай булса да, чыгыш ясау өчен вакыт күп бирелми. Ислам динен яктырта торган федераль канал барлык­ка килсә, аның мөселманнарга гына түгел, бөтен җәмгыять өчен дә файдасы зур булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading