16+

Сайлау көнне рәхәтләнеп бәйрәм итәбез

Казанда сайлаулар көнендә бәйрәм концертының хедлайнерлары Олег Газманов, рэпер Мот һәм Uma2rman төркеме булачак Барлык күңел ачу чараларына керү «Я проголосовал!/Мин тавыш бирдем!» махсус беләзекләре буенча ирекле булачак.

Сайлау көнне рәхәтләнеп бәйрәм итәбез

Казанда сайлаулар көнендә бәйрәм концертының хедлайнерлары Олег Газманов, рэпер Мот һәм Uma2rman төркеме булачак Барлык күңел ачу чараларына керү «Я проголосовал!/Мин тавыш бирдем!» махсус беләзекләре буенча ирекле булачак.

Сайлауларда катнашкан барлык казанлылар «Я проголосовал!/Мин тавыш бирдем!» дигән махсус беләзек алачак. Ул шәһәр халкына бушлай юл йөрү хокукы бирәчәк һәм тавыш бирү көннәрендә планлаштырылган барлык чараларга керү билеты булып хезмәт итәчәк. «Быел стимуллаштыручы чаралар элеккегә караганда  күбрәк. Без үзебезгә шундый бурыч куйдык: безнең бәхетле совет балачагыбыз вакытындагы кебек үк, сайлаулар бәйрәм булсын. Без шәһәрнең барлык районнарында да мөмкин кадәр күбрәк чаралар үткәрергә тырыштык. Сайлау хокукына ия булган шәһәр халкының участокларга мөмкин кадәр күбрәк килеп, үз сайлавын ясавын телибез. Без һәрбер казанлыны үз партиябез, үз кандидатларыбыз өчен тавыш бирергә чакырабыз, – диде бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә.

Махсус беләзек тавыш бирүнең бөтен чоры дәвамында – 17-нче сентябрьдән 19-нчы сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Өч көн дәвамында казанлылар җәмәгать транспортында бушлай йөри һәм шәһәрнең барлык дәүләт һәм муниципаль музейларына керә алачак. Моннан тыш, сайлаучылар өчен бай мәдәни программа әзерлиләр. Әйтик, 17-нче сентябрь көнне Казан гаилә үзәге янында барлык беләзек ияләре автокинотеатрда фильмнар карый алачак, 2 сеанс 19:00 һәм 21:00 сәгатьтә планлаштырылган. Шул ук көнне 17:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Бауман урамындагы сәгать тирәсендә «Бим-радио» алып баручылары катнашында «Кичке шәһәр» тамашасын төшерү узачак, кавер-төркем чыгыш ясаячак, тавыш бирүчеләр арасында бүләкләр уйнатылачак.

18-нче сентябрьдә, сайлауларның икенче көнендә Казанда бәйрәм эстафетасына креатив яшьләр өстәләчәк. Профсоюз урамында беренче тапкыр һәм бер генә көнгә – Астрономия урамыннан Чернышевский урамына кадәрге участок җәяүлеләр урамы булачак. «15:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр казанлыларны лекторийләр, модалы кием ясау буенча мастер-класс, дэнс-баттллар, граффити-фестиваль, теннис турниры, китаплар һәм винил пластинкалары белән алмашу, «Живой город» фондыннан «Вечеринка» спектакле, фуд-кортлар һәм модалы корнерлар көтә. Биредә диджейлар, СБПЧ һәм «Хлеб» төркемнәре катнашында музыка фестивале узачак, – дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев. Ул әлеге чараны әзерләү һәм уздыру чорында урамның ябылачагына игътибар итте, шуңа күрә 17-нче сентябрь 21:00 сәгатьтән 19-нчы сентябрь 7:00 сәгатькә кадәр автомобильчеләрдән урап уза торган маршрут төзүләрен сорыйлар.

Махсус бәйрәм программасы шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә дә планлаштырылган. 17-нче сентябрь көнне 15:00 сәгатьтә «Калейдоскоп» паркында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы техникасы күргәзмәсе узачак, 18-нче сентябрь көнне 15:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында ретро-кичә оештырылачак, 19-нчы сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә Мир урамындагы паркта зур балалар бәйрәме, ә 12.00 сәгатьтә Урицкий паркында гаилә фестивале узачак. Һәр мәйданчыкта беләзек ияләре бүләкләр уйнатуда катнаша алачак. Моннан тыш, район администрацияләре мәдәният учреждениеләре белән берлектә 16-нчы сентябрьдән 18-нче сентябрьгә кадәр 40 ишегалдында балалар өчен активлык зоналары һәм концерт программалары белән бәйрәмнәр уздырачак, дип өстәде Б.Алеев.

Спикер искәрткәнчә, 18-19-нчы сентябрь көннәрендә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда «Тәмле Казан» гастрономия фестивале узачак. Беләзекләр буенча казанлылар продукциягә ташлама яки чарада катнашучы предприятиеләрдән күңелле бонуслар ала алачак. Шулай ук, халыкка уңайлы булсын өчен, 170 тавыш бирү объекты янында ярминкәләр узачак, анда сатып алу бәяләре буенча продукция, шул исәптән көнкүреш химиясе сатып алырга мөмкин булачак. Өстәмә 20 объектта үзмәшгульләр ярминкәләре оештырыла.

Иң зур бәйрәм гадәттәгечә «Ак Барс Арена» стадионы янындагы мәйданчыкта узачак. Бу зонага махсус беләзек ияләре генә үтә ала. 19-нчы сентябрь көнне 14:00 сәгатьтән 22:00 сәгатьткә кадәр яшьләр, спорт зоналары, «Жизнелюб» һәм «Әдәби ишегалды» мәйданчыклары өчен тематик мәйданчыклар эшләячәк. «Программаның кульминациясе Татарстан һәм Россия йолдызлары чыгышы белән концерт булачак. Сәхнәгә Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов, Uma2rman, Филатов һәм Karas, Мот һәм Олег Газманов чыгачак. Кичә азагында бәйрәм салюты булачак», – дип йомгаклады Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе.

Чыганак
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading