16+

Депутатлар Мәскәүгә хат җибәрде. Путин ни дияр?

Бүген Дәүләт Советы депутатлары парламент сессиясендә соңгы ярты елда халыкны аеруча борчыган мәсьәләне урыныннан кузгатты.

Депутатлар Мәскәүгә хат җибәрде. Путин ни дияр?

Бүген Дәүләт Советы депутатлары парламент сессиясендә соңгы ярты елда халыкны аеруча борчыган мәсьәләне урыныннан кузгатты.

Узган ялларда Әлмәт районына умартачы дустыма кунакка кайткач, безне урманда очраткан икенче бер умартачы да: "Россия белән Татарстан арасындагы Шартнамә белән ни булып бетәр икән?" - дип борчуын җиткергән иде.

Ун ел элек Россия Президенты имзалаган Россия белән Татарстан арасындагы вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамәнең санаулы көннәрдән вакыты чыга. Шуңа да карамастан Мәскәү тарафларыннан бу уңайдан рәсми рәвештә бер хәбәр дә ишетелми: документ озайтылырмы, юкмы?
Кичә Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин парламент сессиясендә Россия Президенты Владимир Путин исеменә язган хатын җиткерде, анда 26 депутатның имзасы тора. Ник шулай аз диючеләргә, Рыбушкин бу хатка сессия башланыр алдыннан гына депутатлардан кул куйдыруы турында аңлатты. Кем өлгергән - шул куйган. Дәүсовет Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый инициатива барлыгы турында үзе дә иртән генә белеп алган икән.

Мөрәҗәгатьтә бер төркем депутатлар Владимир Путиннан Татарстанда Президент атамасын саклау һәм Россия белән республика арасындагы багланышларны хокукый яктан көйләү буенча махсус комиссия булдыруларын сорый. Чөнки Шартнамәнең вакыты чыккач, Татарстан Конституциясендәге кайбер нормаларны тормышка ашыру буенча кыенлыклар килеп туачак.

Татарстан Конституциясен ачып карасак, аның беренче маддәсендә үк болай дип язылган: "Татарстан Республикасы - Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсе нигезендә Россия Федерациясе белән берләшкән һәм Россия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт".

Фәрит Мөхәммәтшин да бу мәсьәлә буенча фикерен җиткерде. Аның әйтүенчә, Татарстан Конституциясе белән Россиянеке арасында берникадәр аерма бар. Парламент рәисе кайбер маддәләрне тәңгәлләштерү буенча ризалыгын җиткерде, әмма республиканың конституцион төзелешенә кагылышлы документларны саклап калу кирәклеге турында әйтте.

Рыбушкин чыгышыннан соң, бу тема буенча мөнәсәбәтен беренче булып Разил Вәлиев җиткерде.

- Соңгы арада халык белән очрашканда безгә иң еш бирелә торган сораулар күбрәк Россия белән ике арадагы Шартнамә һәм Президент атамасы хакында булды. Әмма, ни кызганыч, безнең бу сорауларга анык итеп җавап бирү өчен җитәрлек мәгълүматыбыз, дәлилләребез юк иде. Ә теләсә кайсы кеше өчен, хәтта тулаем бер халык өчен дә киләчәк язмышын күзаллый алмаудан, билгесезлектән дә авыррак рухи халәт була алмый торгандыр. Узган гасырның 90нчы елларында республика халкы үз хокукларын даулап урамнарга чыкканда да, референдум үткәреп беренче бәйсез Конституциябезне кабул иткәндә дә күңелләребездә якты хыял, киләчәккә ышаныч, өмет бар иде. Шушы ышаныч безне кыюрак һәм батыррак булдырга, үз сүзебезне курыкмыйча әйтергә, хәлиткеч законар һәм карарлар кабул итәргә дәртләндереп торды. Шушы ышанычка таянып, без Россия белән ике арада Шартнамә кабул итүгә ирештек, - диде ул.

Депутат фикеренчә, әлеге документ нигезендә Татарстан Республикасының сәяси һәм икътисадый вәкаләтләре һәм хокуклары ачыклангач, халыкның күз алды яктырып киткәндәй булган.

- Россия Конституциясендә безнең илебез федератив дәүләт дип аталган һәм аның субъектлары федератив яисә башка шартнамәләр, договорлар нигезендә әлеге дәүләткә керә ала, дип акка кара белән язылган, шулай булгач, Татарстанның Россия белән вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә төзелү һич кенә дә гайре табигый хәл түгел, киресенчә, Конституция тарафыннан расланган ихтыяр булырга тиеш. Димәк, ике арада Шартнамә озайтырга теләмәү кемнеңдер тарафынан Россия Конституциясен санга сукмау булып чыга түгелме соң? - диде Разил Вәлиев.

Депутатлар мөрәҗәгатьне Владимир Путинга юллау турында бертавыштан карар кабул итте. Инде хәзер Мәскәү тарафларыннан хәбәр көтәсе генә кала... Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарларны юатырлык хәбәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading