16+

Татарстан Герое буласыбыз бар әле

Татарстан Президенты балалар белән Яңа ел бәйрәмнәре оештырганда санитар таләпләрне катгый сакларга чакырган. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 19 ноябрьдә бу атнаның рәсми хәбәрләре белән таныштырды һәм журналистлар сорауларына җавап бирде.

Татарстан Герое буласыбыз бар әле

Татарстан Президенты балалар белән Яңа ел бәйрәмнәре оештырганда санитар таләпләрне катгый сакларга чакырган. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 19 ноябрьдә бу атнаның рәсми хәбәрләре белән таныштырды һәм журналистлар сорауларына җавап бирде.

Федераль юбилярлар. Россия федераль салым хезмәте оешуга 30 ел тулды. Республикада 16 салым инспекциясе исәпләнә, аларда 3 мең кеше эшли. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль салым хезмәте хезмәткәрләрен юбилейлары белән котлады.

Казан вертолетлары. 20 ноябрьдә Казан вертолет заводының деректорлар советы утырышы була. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әлеге утырышта катнаша. Лилия Галимова сүзләренә караганда, завод эшчәнлеге тотрыклы. “Санкцияләргә карамастан, вертолетлар заказчыларга һәм чит илләргә җибәрелә”, - диде ул.

Җиңеп кайт, “КАМАЗ-мастер”! “КАМАЗ-мастер” командасы бу атнаның якшәмбесендә “Дакар-2021” автоузышына китә. Франциянең Марсель шәһәрендә 1-2 декабрьдә техника беренчел тикшерү уза һәм шуннан соң паромга төяп, Гарәп ярымутравына озатыла. 43 нче ралли 2021 елның 3 гыйнварендә старт ала, 15 гыйнварда-финиш.
- Рөстәм Нургалиевич “КАМАЗ-мастер” командасы белән очраша, техниканы барлап чыга. Гадәттәгечә, берәр машинаны үзе дә йөртеп каравы ихтимал. Безнең автоспортчылар күп мәртәбәләр җиңүләр яулады, бу раллида да уңышлар телибез! - диде Лилия Галимова.
“Татарстан Герое”. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов “Татарстан Герое” дәүләт бүләге булдыру кирәк, дигән фикер әйткән.
- Бу башлангыч кына, - дип аңлатма бирде Лилия Галимова.“Татарстан Герое” исеме нинди хезмәтләр өчен бирелергә тиеш, бүләкләү ни рәвешле башкарылырга тиеш? Боларның норматив базасы булу зарур. Бу закон чыгаручылар карамагында.

Вакцина кадатасыңмы? Россия Премьер-министры урынбасары Татьяна Голикова әйткәнчә, яңа коронавирус инфекциясенә каршы “Вектор” вакцинасы Татарстанда да сынау узачак.
 - “Вектор” вакцинасы республикага кайтып җитмәде әле, кайтып җиткәч, эш гамәлгә ашырылачак. Бу вакцина бары тик үзләре теләк белдергән кешеләргә генә кадала, - дип җавап кайтарды Лилия Галимова “Шәһри Казан” хәбәрчесе соравына.

Дарулар шаукымы. Татарстанда дарулар белән тәэмин итүдә өзеклекләр һәм кытлык тудырмау өчен оператив чаралар күрелә.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне күз уңыннан ычкындырмаска күрсәтмә бирде. Коронавирустан авыручыларга бушлай дарулар табиб белешмәсе һәм рецепты нигезендә генә бирелә. Мондый даруларның төгәл адресатына гына бирелүе зарур. Кешеләр иммунитетны ныгытам, дип, төрле даруларны күпләп эчмәсен иде. Мондый “дәвалану” кире нәтиҗә бирергә мөмкин. Даруларны табиб күрсәтмәсеннән соң гына куллану кирәк, - дип киңәш итте Лилия Галимова.

Татарстан Президенты балалар белән Яңа ел бәйрәмнәре оештырганда санитар таләпләрне катгый сакларга чакырган. Предприятиеләрдә һәм оешмаларда Яңа ел корпоративларын үткәрми тору хәерле. Бәйрәмгә барып, Кыш бабай бүләге урынына “ күчтәнәч коронавирус” алып кайтуың ихтимал.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading