16+

Тәбрис Яруллин: "Татарстанлылар өчен әлеге бәйрәмне билгеләп узу мөһим"

"30 августны мин Татарстан Республикасының туган көне буларак кабул итәм. Хәтеремдә әле, без кечкенә вакытта бу көн Казанда яшәүчеләр өчен аеруча зур бәйрәм иде. Болак буйлары ябыла, ипподромда иртәдән үк ат чабышлары уза торган иде. Безнең гаиләгә бергәләп шул чараны карарга бару гадәте кертелде. Ул елларда һәр җирдә Татарстан әләмнәре...

Ул хәзер республика көне сүлпәнрәк уздырыла дигән фикердә. "Элек ул халыкчан зур бәйрәм иде. Болакның ике ягын да япкан вакытлар да артта калды. Татарстан әләмнәре дә аз күренә... Сыйныфта укытучының бөтен сүзен тыңлый торган, өлгер, бик тәртипле берничә малай була. Татарстан да Россия дигән сыйныфта менә шундый малайларның берсе. Шуңа да карамастан, республика өчен хәзер сынаулар вакыты. Шуңа күрә татарстанлылар өчен әлеге бәйрәмне билгеләп узу аеруча да мөһим. Татарстан - безнең беренче Ватаныбыз. Без, яшьләр дә, бәйрәмгә үз өлешебезне кертергә булдык. Машиналар өчен "Татарстан" дип язылган ябыштыргычлар эшләттек. Аны республика көнендә таратачакбыз. Алар Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен дә эшләнелде", - диде ул "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading