16+

Төркиягә юлламалар сатылмый

24 ноябрьдә Сүрия территориясендә, төрек гаскәриләре ату нәтиҗәсендә, Россиянең "Су-24" истребителе бәреп төшерелде. Төрекләр моны очкычның һава юлларын бозуы белән аңлата.

Төркиягә юлламалар сатылмый

24 ноябрьдә Сүрия территориясендә, төрек гаскәриләре ату нәтиҗәсендә, Россиянең "Су-24" истребителе бәреп төшерелде. Төрекләр моны очкычның һава юлларын бозуы белән аңлата.

Очучыларның берсе һәлак булган, икенче пилотны Сүрия хәрбиләре эвакуацияләгән. Хәзер ул Россия авиациясе базасында - куркынычсыз урында, дип хәбәр итә Ливанның Al Mayadeen телеканалы. Россия Президенты Владимир Путин Иордания короле Абдалла II Бен Әл Хөсейн белән очрашуда "Су-24" самолеты белән бәйле вазгыять Мәскәү белән Анкара арасындагы мөнәсәбәтләргә җитди йогынты ясаячак, дип белдерде. Аныңча, Россия истребителе Төркиягә куркыныч тудырмады, янамады. «Ул Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" экстремистик төркемгә каршы операция башкара иде. Су-24 очкычы белән булган хәл террорчылыкка каршы гадәти көрәш кысаларыннан чыга. Бу - террорчы булышчыларының Россиягә арттан һөҗүм итүе», - диде Владимир Путин.


Федераль туризм агентлыгы исә, Россия туристлары куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, турагентларга Төркиягә турлар сатуны туктатырга тәкъдим итте. Казанның "Натали турс" туристлык фирмасыннан безгә Төркиягә юлламалар сатылмавы, кемнәр алданрак алган, ул мәсьәләнең әлегә каралачагын әйттеләр. "Корал тревел" туристлык агентлыгыннан да шулай дип белдерделәр. Россия 24" телеканалына әңгәмәдә «Натали Турс» компаниясе президенты Владимир Воробьев туристлар алдан алынган юлламаларны штраф санкцияләреннән башка кире кайтара ала, дип хәбәр иткән, дип яза "Татар-информ". Компания сатып алынган турларны гамәлдән чыгармаячак, ә яңаларын сатарга уйламый.










Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading