16+

Подгузниклар малайларның җенес органнары өчен зыянлымы?

Күп кызларга әниләре, менә үсәрсең, әни булгач, үзең белерсең, дип әйтергә яраталар. Тик хәзерге заманда әни булгач та балаларның алар кадәр эшләмәүләрен күреп гаҗәпләнәләр. Ялкаулыкта да гаепләргә мөмкиннәр әле.

Подгузниклар малайларның җенес органнары өчен зыянлымы?

Күп кызларга әниләре, менә үсәрсең, әни булгач, үзең белерсең, дип әйтергә яраталар. Тик хәзерге заманда әни булгач та балаларның алар кадәр эшләмәүләрен күреп гаҗәпләнәләр. Ялкаулыкта да гаепләргә мөмкиннәр әле.

Казанга килгәч танылган педиатр Евгений Комаровский әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
1. Гадәттә, дәү әниләре оныкларына подгузник кидерү яклы түгел. Аеруча малайларның җенес органнары өчен подгузниклар зыянлы, диләр. Сез килешәсезме?
- Өлкән яшьтәгеләрдән бу сүзләрне еш ишетергә туры килә: күкәйләр салкын ярата, имеш. Никтер бу хакта бабайлар гына әйтми. Подгузникларны дөрес кулланганда зыяны юк. Әбиләрне аңларга да була, алар вакытында баланы тәрбияләүдә шартлар тудырылмаган булган. Күп кызларга әниләре, менә үсәрсең, әни булгач, үзең белерсең, дип әйтергә яраталар. Тик хәзерге заманда әни булгач та балаларның алар кадәр эшләмәүләрен күреп гаҗәпләнәләр. Ялкаулыкта да гаепләргә мөмкиннәр әле. Хәзер бит барысы да уңайлы: бала аслыгы юасы юк, автомат кер машиналары бар, ашарга да әзер ризыклар саталар. Без XXI гасырда яшибез, ләбаса.

2.  Д витамины турында еш ишетергә туры килә. Аны балага кечкенә чакта бирергә кушалар иде, ә үскәч бирергә кирәкме? 
– Элек Д витамины рахит авыруы булмасын, кальций һәм фосфор алмашы яхшы барсын өчен кирәк дип балаларга киңәш ителә иде. Хәзер исә, галимнәр бу витаминның башка күп кенә авыруларны кисәтү өчен файдалы икәнен ачыкладылар. Д витамины сөяк өчен генә түгел, ул онкология авыруларына профилактикада да кулланыла. Витаминны олыларга да эчәргә киңәш ителә. Гадәттә, бу витамин кеше организмына кояш нурлары белән керә, ул шулай ук сөттә, ак майда, йомырка, бавыр һәм балыкта бар. Әмма, ризык, кояш аша гына витамин җитәрлек дәрәҗәдә керми. Татарстанда Д витаминын ел дәвамында эчсәң дә зыянлы түгел. Күпме күләмдә кулланырга кирәклеген педиатр белән хәл итәргә кирәк. 

3. Баланың борыны каный. Нинди белгечкә мөрәҗәгать итәргә икән? Канны ничек туктатырга? Борын канамасын өчен кисәтү чаралары бармы? 
– Балаларда борын канау еш очрый. Бала еш кына борынын бармагы белән казый, бәрелә, егыла. Нәтиҗәдә борын каный. Әгәр дә тиктомалдан кан агу күзәтелә икән, канның ою үзлеген тикшертергә кирәк. Борын еш канаганда гематологка барырга киңәш итәм. 

Борын канаганда нишләргә? 
Баланы утыртырга, башын аз гына алга ияргә  һәм борынының өске өлешен ун минут дәвамында кысып торырга кирәк. Борынга салкын әйбер куегыз, авызын салкын су белән чайкатыгыз. Бу вакытта бала сөйләшмәсә, хәрәкәтләнмәсә, борынын сеңгермәсә, канны йотмаса, йөткермәсә яхшырак. Әгәр 20 минут дәвамында кан агудан туктамый икән, ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга кирәк. 

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading