16+

Ясалма кызынуга күбрәк никах-туйларда матур күренер өчен кәләшләр килә

Әлеге рубрика хөрмәтле, чибәр хатын-кызларыбыз сезнең өчен булыр. Бу санда мизгел эчендә кызынган төс барлыкка китерү ысулы турында сөйләшербез. Нәрсә ул? Ясалма кызыну ничек эшләнелә? Күпмегә җитә? Күпләрне кызыктырган башкаларына җавапны Казанда ясалма кызыну төсе кертү остасы Алинә Шиһапова белән бергә эзләрбез.

Ясалма кызынуга күбрәк никах-туйларда матур күренер өчен кәләшләр килә

Әлеге рубрика хөрмәтле, чибәр хатын-кызларыбыз сезнең өчен булыр. Бу санда мизгел эчендә кызынган төс барлыкка китерү ысулы турында сөйләшербез. Нәрсә ул? Ясалма кызыну ничек эшләнелә? Күпмегә җитә? Күпләрне кызыктырган башкаларына җавапны Казанда ясалма кызыну төсе кертү остасы Алинә Шиһапова белән бергә эзләрбез.

– Алинә, беренче итеп, тәнгә мизгел эчендә кызынган төс кертү процедурасына аңлатма биреп китик. Кайбер кешеләр моны солярий белән бутый бит.
– Исеме әйтеп торганча, мизгел эчендә эшләнә торган косметик процедура ул. Моны берничек тә солярий белән бутау мөмкин түгел. Солярийда ультрашәмәхә лампалар ярдәмендә кызынасыз. Ә монда махсус катнашма насос ярдәмендә тәнгә сиптерелә. Шул рәвешле тән кызара, карала башлый. Әлеге өлкәдә 2014 елдан бирле эшлим. Косметик кызыну процедурасының бер зыяны юк. Аны йөкле, бала имезә торган хатын-кызларга да ясатырга була. 5 яшьтән өлкәнрәк балалар да эшләтә ала. Аллергия бик сирәк очракта гына булырга мөмкин. Аллага шөкер, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, андый тискәре күренешләр күзәтелгәне юк.

– Процедура алдыннан ничек әзерләнергә?
– Процедурага 8 сәгать кала  пилинг ясарга яки каты мунчала белән душ керергә кирәк. Шул рәвешле тиредәге үлгән күзәнәкләрдән котыласыз һәм кызынган төс тигез ятачак. Оста янына килергә 1-2 сәгать кала душ керә күрмәгез. Чөнки тән тулаем кибеп бетмәячәк. Бизәнү катгый тыела. Култык астына дезодорант сөртмәгез. Тырнакларны лак, гель-лак белән каплаган очракта буяуга ятмаячаксыз. Эпиляцияне (төкләрдән арыну) 2-3 көн алданрак эшләтү хәерле. Мизгел эчендә кызыну процедурасы ясаткан көнне сыланып торган һәм ак төстәге киемнәр киеп килмәгез. Кием киҗе-мамык тукымадан булса әйбәт. Андый тукыма тәнне тирләтми.

– Ясалма кызыну күпме вакытны ала?
– 20-30 минутка сузыла.

– Тәнгә сибеләсе катнашманың составында нинди компонентлар бар?
– Барбаденсис алоэсы, ак чәй экстракты, гидратация һәм дымландыру өчен диңгез үсемлеге экстракты (ул тәннең корылыгы белән көрәшергә булыша). Сыйфатлы дигидроксиацетон (шикәр камышы сыгынтысы) да бар. Табигый кызыну төсе барлыкка килсен өчен, эритрулоза (кура җиләге шикәре) кушыла. Шуны әйтергә кирәк: катнашмада спирт юк.

– Процедурадан соң ни эшләргә ярамый?
– Махсус насос белән катнашманы сиптереп чыккач, иң мөһиме – куллар белән тәнгә тияргә ярамый. Чөнки уч төбе буялып калачак. Эчке кием кияргә, бизәнү әйберләре (алка, муенса, балдак) тагарга, су тидерергә, фитнес залга барырга, тирләргә, урамда яңгыр астында калырга, тональ крем кулланырга, сыланып торган чалбарлар (джинсы) кияргә ярамый. Өйгә кайткач, мунчала белән ышкынып юыну катгый тыела.

– Кызынгач, күпме вакыттан соң юынырга ярый?
– 8 сәгать узгач, сабынсыз гына тәнегездән артык буяуны юып төшерәсез.

– Кызыну эффекты күпме саклана?
– 7-14 көнгә кадәр җитә. Тиз кызыну төсенең саклану вакыты һәркем өчен индивидуаль.

– Сезгә күбрәк кемнәр йөри?
– Төрле өлкә кешеләре. Әлеге процедура һәркемгә бара. Никах-туйларда матур күренер өчен кәләшләр дә, туйга барырга җыенган кунаклар да килә. Җәй көне кызына алмыйча калганнар да бар. Беренчедән, мондый кызыну зыянсыз һәм вакытны күп алмый, икенчедән, ул кешегә матурлык өсти.

Эльза Газизова.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Здравствуйте, а как можно найти этого мастера???

    Мөһим

    loading