16+

Андрей Кондратьев: “Татарстанда сайлаулар тыныч шартларда уза”

Татарстанда Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларның икенче көне башланды. Кичә, сайлауларның беренче көнендә, рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстан сайлаучыларының 32,1%ы тавыш биргән. Сайлаучыларның 5,47% ы өйдән торып сайлау шартларында тавыш бирде.

Андрей Кондратьев: “Татарстанда сайлаулар тыныч шартларда уза”

Татарстанда Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауларның икенче көне башланды. Кичә, сайлауларның беренче көнендә, рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстан сайлаучыларының 32,1%ы тавыш биргән. Сайлаучыларның 5,47% ы өйдән торып сайлау шартларында тавыш бирде.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәис Андрей Кондратьев сүзләренчә, сайлау кампаниясенең беренче көне республикада штат режимында, югары оешканлык шартларында һәм бик актив узуын күрсәткән. Ә иң мөһиме, бернинди дә хокук бозулар, участок комиссияләренең эшенә тискәре йогынты ясардай күренешләр күзәтелмәгән.

"2021 елгы сайлауларның төп үзенчәлеге – участок комиссияләреннән килгән хәбәрләргә кичекмәстән җавап бирү. Мондый очраклар булганда без тиз арада участокларга чыгып китәбез, рәис һәм комиссия әгъзалары белән һәрбер очракны конкрет рәвештә карыйбыз, кем зарланган, нәрсә булган, барысын да ачыклыйбыз һәм карарлар кабул итәбез. Сайлаулар штат режимында бара. Участок комиссияләренең эшен сайлау комиссиясенең яки территориаль комиссияләр эшенә нинди дә булса йогынты ясардай бернинди моментлар да булмады ", - дип ассызыклады А. Кодратьев.

А. Кондратьев үзе кичәге сайлау көнедә иллеләп сайлау участогында булуын билгеләп үтте. Ул сайлау участокларындагы уңай мохит булуына, сайлаучыларның да, сайлау участогы комиссия әгъзаларының да, һәм урыннарда тәртип саклауны башкарган хокук саклау хезмәткәрләренең дә дустанә мөнәсәбәттә булуына, бернинди дә киеренкелек булмавына игътибар иткән.

Республиканың сайлау участокларында сайлауларның беренче көнендә 13 меңгә якын күзәтүче һәм бермандатлы кандидатлардан һәм сәяси партияләрдән комиссияләрнең киңәш бирү тавышы хокукына ия әгъзалары, шулай ук Татарстан Иҗтимагый палатасыннан 3 меңгә якын күзәтүче катнакан.

Шулай ук бүген Татарстанга шулай ук БДБ илләреннән күзәтүчеләр миссиясе дә килде, алар шулай ук сайлау процессында катнаша.

“Сайлауларда Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, сайлау комиссияләре әгъзалары даими рәвештә участокларда контроль алып баралар – ә бу Россия буенча 880 мең кеше һәм Татарстанда 22 мең 155 кеше – барысы да киеренке, профессиональ эшли. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Бүген – иң мөһим сәяси кампаниянең икенче көне”, - дип билгеләп үтте Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Татарстанда сайлауларда ике төрле тавыш биреп була – сайлау участогына килеп һәм өйдән торып. Икенче ысул белән сайлауларда кичә сайлаучыларның 5,4 %ы тавыш биргән. Өйдән торып сайлауларда катнашырга теләк белдергән кешеләрнең саны быел шактый югары. Моның сәбәпләре пандемия белән бәйле.  Узган сайлаулардан аерамалы буларак, быел урамнарда, мобиль пунктларда сайлаулар оештырылмаган.

А. Кондратьев билгеләп үткәнчә, быел күзәтү камераларың эшенә бәйле җитешсезлекләр күзәтелми. "Ростелеком" тарафыннан зур мониторинг төркеме төзелде, ул сайлау участокларында булган барлык системалар һәм видеокамераларның гамәлләрен күзәтеп тора. Видеоккамералар эшендәге җитешсезлекләр, өзеклекләр, инцидентлар ачыкланмады ", - дип ассызыклады ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading