16+

Җиңү көне, кыр эшләре һәм сугыш елы балалары...

Казан Кремленең рәсми вәкиле республикадагы сәяси тормыш белән таныштырды. —Предприятиеләр һәм алардагы профсоюзлар сугыш еллары балаларына ярдәм оештырса бер дә начар булмас. Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм тыл хезмәтчәннәре сафы елдан-ел сирәгәя. Киләчәктә хөкүмәт дәрәҗәсендәге чаралар сугыш еллары балаларына юнәлтелер, мөгаен, – диде Лилия Галимова.

Җиңү көне, кыр эшләре һәм сугыш елы балалары...

Казан Кремленең рәсми вәкиле республикадагы сәяси тормыш белән таныштырды. —Предприятиеләр һәм алардагы профсоюзлар сугыш еллары балаларына ярдәм оештырса бер дә начар булмас. Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм тыл хезмәтчәннәре сафы елдан-ел сирәгәя. Киләчәктә хөкүмәт дәрәҗәсендәге чаралар сугыш еллары балаларына юнәлтелер, мөгаен, – диде Лилия Галимова.

Традицион матбугат очрашуында бу юлы Бөек Ватан сугышы һәм Җиңү көненә өстенлек бирелде

Президент күктән дә күзәтә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың сәяси-икътисади вазгыятен ныклы контрольдә тотуын беләбез. Ул бу көннәрдә хәлне, космонавт кебек, күктән дә күзәтә. Сорап та торасы түгел, эшең яки эшсезлегең – уч төбендә.
 – Рөстәм Нургалиевич вертолетта республика районнарында язгы кыр эшләренең барышын карау очышлары башлады. Беренче булып ул Кайбыч һәм Апасны күзәтә, аннан соң Алексеевск, Спас муниципаль берәмлекләренә сәфәр көтелә. Кайбычта хуҗалык вәкилләре белән очраша. Большое Подберезье авылындагы “Игенчелек” музеен карый. Әлеге музей комплексында авыл хуҗалыгына кагылышлы бай экспонатлар тупланган. Анда ике җил тегермәненә кадәр бар, берсе – XVI нчы гасырда ук төзелгән. Апаска килгәч Президент авыл хуҗалыгына юнәлтелгән инвестиция проектлары белән таныша, Дәүләки авылындагы төзекләндерелгән мәдәният йортында һәм китапханәдә була. “Апас” сөт комбинаты 2013 елда эшчәнлеген туктаткан иде, комбинат кабаттан торгызылды, – диде Лилия Галимова.
 
Хөрмәт һәм чәчәкләр
 Президент Рөстәм Миңнеханов 9 май –Җиңү көне уңаеннан оештырылган чараларда катнаша, ветераннар белән очраша, Казандагы Җиңү паркында “Мәңгелек ут” манументына чәчәкләр сала.
– Бөек Ватан сугышы турындагы фильмнарны караганда миндә Кавпак отряды партизаны булу хисе кузгала. Лилия Камилевна, сугышта кем булыр идегез? –дип, “Шәһри Казан” исеменнән сорау бирдем.

 – Сугыш кинолары караганда, кем булу хисеннән бигрәк, мондый коточкыч сугышлар берүк кабатлана күрмәсен, дип, теләк теләп утырам, – дип җавап кайтарды Лилия Галимова.
Республиканың финанс мөмкинлеге булган кешеләре ветераннар гаиләләренә, кадетларга, “Яшь армиячеләр”гә “Девятаев” нәфис фильмын карарга бушлай билетлар таратсыннар иде, – дип, чираттагы теләк-соравымны юлладым.
 – Моңа инде мисаллар бар, – дип, шатландырды Лилия Галимова.Предприятиеләр үз коллективларына кинога бушлай экскурсия оештыра башлады. “Девятаев” ватанпәрварлек белән сугарылган, очучы Девятаев батырлыгы калку итеп күрсәтелгән яхшы фильм.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading