16+

Казан чүптән дә ут чыгарырга җыена

Европада көнкүреш калдыкларын икенчел чимал сыйфатында эшкәртү, чүптән ягулык җитештерү гадәти күренеш. Россия бу эшчәнлеккә керешеп кенә килә әле һәм монда Татарстан янә-юл ярып баручы.

Казан чүптән дә ут чыгарырга җыена

Европада көнкүреш калдыкларын икенчел чимал сыйфатында эшкәртү, чүптән ягулык җитештерү гадәти күренеш. Россия бу эшчәнлеккә керешеп кенә килә әле һәм монда Татарстан янә-юл ярып баручы.

Казанда быел Мамадыш трактында Самосыр калкулыгыннан 50 метр читтәге чүп-чар полигонын томалауга керешелә. Әлеге кишәрлек “Казан экология комплексы” (КЭК) тарафыннан законсыз рәвештә полигон сыйфатында файдаланылган иде, шуның өчен 2017 елда суд карары нигезендә ябылды.
Чүплек полигонын томалау белән беррәттән биредә Татарстанда тәүге газ электр станциясе төзү планлаштырыла, - дип хәбәр итте “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

Яңалыкка карата мэр Илсур Метшин да үзенең фикерләрен әйтте. Башкаланың “яшел капкачын” булдыруга һәм экологияне яхшыртуга Казанның яңа Генераль планын әзерләү һәм кабул итү барышында керешелгәнлеген искәртте ул.
Шәһәр мохитенең экологик чисталыгы-без омтылган максат. Әлбәттә, моңа ирешү өчен еллар уза. Без алынган мәсьәләләрнең берсе-чүп полигоннарын томалау. Узган ел Самосыр чүплеген томалау тәмамланды. Хәзер чиратта “КЭК” чүп полигоны, - диде Илсур Метшин.

Кайбер проектларга тотыну да куркыныч булганлыгын яшермәде шәһәр башлыгы.
— Элек башкарырга шикләндергән эшләрне гамәлгә ашыру һәрвакыт җаваплы да, шул ук вакытта мавыктыргыч та,-дип дәвам итте сүзен мэр Илсур Метшин.-Самосыр чүплеге шундый проектларның берсе булды. Аңа якын килү дә чын мәгънәсендә куркыныч иде: 40 метрдан артык биеклектәге чүп тавы. Россиядә ул вакытта әле беркем дә мондый эш белән шөгыльләнмәде, без беренчеләр булдык, эшне ахырынача башкарып чыктык. Тупланган тәҗрибә белән “КЭК” чүплеген томалауга күпкә әзерлеклерәк киләбез.

Казанның “Промстройпроект” институты “КЭК” чүплегендә инженерлык тикшеренүләре үткәргән инде.
Искәндәр Гыйниятуллин таныштырганча, станциягә 1,5 МВт куәтле өч газ-поршень агрегаты урнаштырыла. Алар чүп черүдән хасил булган газдан электр энергиясе җитештерәчәк. Төзелешне 3 елда “Экология” илкүләм проектының “Чиста ил” (“Чистая страна”) федераль программасы ярдәмендә башкарып чыгарга өметләнелә. Россия Федерациясе Табигать министрлыгы Татарстан һәм Казан башлангычын хуплаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading