Татарстанга Россия Икътисадый үсеш министры Максим Решетников эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Скопировать ссылку
Татарстанга Россия Икътисадый үсеш министры Максим Решетников эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Визиты барышында Максим Решетников «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларындагы чараларда катнашачак. Саммит кысаларында министр Russian Halal Expo хәләл продукция күргәзмәсендә булачак, шулай ук VII Машина төзелеше кластерының пленар утырышында чыгыш ясаячак.
Комментарийлар