16+

“Мин – инвалид, даруларга 4-8 мең сум акчам китә. Яшәргә акчам калмый диярлек...”

Тормыш-көнкүрештә һәр кешенең нинди дә булса соравы килеп туа. Теге яки бу мәсьәләне чишәргә аптырап йөрисең. Боларны “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең “Мой депутат” проекты ярдәмендә чынбарлыкка ашыру мөмкинлеге бар.

“Мин – инвалид, даруларга 4-8 мең сум акчам китә. Яшәргә акчам калмый диярлек...”

Тормыш-көнкүрештә һәр кешенең нинди дә булса соравы килеп туа. Теге яки бу мәсьәләне чишәргә аптырап йөрисең. Боларны “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең “Мой депутат” проекты ярдәмендә чынбарлыкка ашыру мөмкинлеге бар.

Мөрәҗәгатьне язма рәвештә җибәрергә һәм 8-800-201-16-00 “кайнар элемтә” телефоны аша шалтыратырга гына кирәк. Мөрәҗәгатьләр һәм тәкъдимнәр партиянең “Халык программасы”на тупланып, эшчәнлек планнарына кертелә, ә гариза-үтенечләргә кыска вакыт эчендә җаваплар әзерләнә.

Күптән түгел “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә сайлаучыларның социаль эчтәлектәге сорауларына җавап бирергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова килде. Ниндирәк сораулар һәм җаваплар яңгырады соң?

Ябылсын сыраханә!
Екатерина: “Казанның Больничная урамындагы 4 нче йортта сыраханә эшли. Шунлыктан, тәүлек буена диярлек музыка акырталар, исерекләр йөри. Без әлеге сыраханәне ябуны сорыйбыз”.
Татьяна Ларионова:
– Бу мәсьәләне үземнең депутат контроленә алырмын. Кайларга мөрәҗәгатьләр җибәргән булсагыз, шуларны барлап-тикшереп чыгармын.
 Екатерина: “Тагын бер соравым бар иде. Киров районы хакимияте ишегалдыбызны төзекләндерегә ышандырды. Имзалар җыеп, гаризабызны да “Заречье” идарәче компаниясенә тапшырдык”.

Татьяна Ларионова:

– Сезнең йорт ишегалдына 2019 елда төзекләндерү үткәрелгән инде, юл асфальты яңартылган. Ишегалдыгызны тагын да яхшыртырга омтылышыгыз мактауга лаек. Сезнең кебек активистлар бик кирәк.

Инвалидларга – сөенче
Гүзәл: “Пандемия вакытында халык арасына артык чыгып йөрмәс өчен, инвалидлык документы автомат рәвештә озынайтылсын иде”.
Татьяна Ларионова:
– Инвалидлыкны 3 ай саен раслату таләбе, пандемия сәбәпле, быелның 1 октябренә кадәр кичектерелде. Инвалидлык бәяләмәсе автомат рәвештә озайтыла, килеп торырга кирәкми. Мөгаен, бу тәртип 1 октябрьдән соң да гамәлдә калыр.
Диләрә: “Күп балалы гаилә буларак, без Биектау районындагы Яшь Көч авылы яныннан бушлай җир кишәрлеге алдык. Анда юллар да, башка инженерлык инфраструктурасы да юк”.

Татьяна Ларионова:
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Каймары һәм Сокуры янындагы күп балалы гаиләләргә бүленгән җир кишәрлекләре комплексларында коммуникацияләр төзүне республика компанияләренең инвестиция программаларына кертергә тәкъдим итте. Ләкин бу зур территорияләрдә юллар төзү, электр-газ-су үткәргечләр сузу кебек зур эшләрне федераль программадан башка башкарып чыгу кыен. Идел буе төбәкләре закон чыгаручы органнары шушы федераль программа әзерләүне сорап, федераль үзәккә мөрәҗәгать белән чыкты. Тагын бер кыенлык бар: Казан белән Чаллы шәһәрләренең буш җирләре юк, шунлыктан, кишәрлекләр табу авыр. Әгәр күп балалы гаилә җир кишәрлеге урынына акча гына алырга тели икән, мондый чишелеш тә мөмкин.

Лумумба хәсрәте
Ленар: “Казанның Совет районындагы Патрис Лумумба урамындагы юлны кайчан төзекләндереләр икән?”
Татьяна Ларионова:
–  Патрис Лумумба урамыннан Аграр урамына кадәр юл төзелеш проекты әзерләнә.

“Елама, әби!”
Фира: “Татарстанда ни өчен “Сугыш чоры балалары” статусы кабул ителми?”

Татьяна Ларионова:
Сугыш чоры балалары мондый законга лаек. Минем әниемә дә сугыш башланганда 11 яшь булган. Шул вакытларда сәламәтлеге нык какшаганлыктан, 57 яшендә мәрхүм булды. Әтием дә – сугыш чоры баласы, ул 3 мәртәбә инфаркт кичерде. Россиянең кайбер төбәкләрендә мондый җирле закон бар. Ләкин сугыш чоры балалары турында бөтен Россия күләмендәге федераль закон булу кирәк. Әйткәнемчә, сугыш чоры балалары бу законга лаек.

Фира: “Мин инвалид, даруларга 4-8 мең сум акчам китә. Яшәргә акчам калмый диярлек...”
Өлкән яшьтәге ханым әлеге сүзләрен әйтте дә, үксеп елап җибәрде. Депутат Татьяна Ларионова аны көчкә тынычландырды, матди ярдәм күрсәтергә ышандырды.
Элек дәүләт предприятиеләре үзләренең ветераннарына шактый саллы ярдәм оештыра иде. Хәзер кая карама шәхси предприятие, аларның һәркайсы да социаль чараларга бик ашкынып тормый. Әлбәттә, игелекле гамәлләрдә катнашучылар бар. Оешмаларда һәм учреждениеләрдә өлкәннәрнең мөрәҗәгатьләренә игътибарлы булсыннар иде. Өлкән кешенең күңеле нечкә, -дип, туры элемтә ахырында, фикерләре белән уртаклашты Татьяна Ларионова.

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading