16+

Олимпия уены Казанга якынлаша

Казанда “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” республика конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне котлады. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова таныштырганча, конкурска Россиянең 22 төбәгеннән 1934 идея-проект кергән.

Олимпия уены Казанга якынлаша

Казанда “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” республика конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне котлады. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова таныштырганча, конкурска Россиянең 22 төбәгеннән 1934 идея-проект кергән.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 10 декабрьдә үткәрелгән матбугат конференциясендә рәсми хәбәрләр белән таныштырды.

Экология, фармацевтика, биотехнология, циркуляр икътисад өлкәләрендә эшчәнлектә яңа алымнар һәм чишелешләр тәкъдим ителә. Җиңүчеләргә үз проектларын гамәлгә ашыру өчен грантлар бирелә, халыкара базарга чыгуда да хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк.

Акчадан баш тартмыйбыз
Казанда “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” республика конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне котлады. Лилия Галимова таныштырганча, конкурска Россиянең 22 төбәгеннән 1934 идея-проект кергән. Экология, фармацевтика, биотехнология, циркуляр икътисад өлкәләрендә эшчәнлектә яңа алымнар һәм чишелешләр тәкъдим ителә. Җиңүчеләргә үз проектларын гамәлгә ашыру өчен грантлар бирелә, халыкара базарга чыгуда да хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк.

Олимпиада, рәхим ит!
Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварларында халыкара спорт чарасы үткәрү ниятләнелә. Монысы әле чын Олимпия уеннары ук түгел, ә Махсус Олимпиада Бөтендөнья кышкы уеннары. Универсиаданы югары дәрәҗәдә үткәргән Казан шулай акрынлап, Олимпия уеннарына үрмәли.
 – Сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен Махсус Олимпиада тәүге мәртәбә 1968 елның июлендә АКШның Чикаго шәһәрендә оештырылган. Нигездә, ул АКШта үткәрелеп килгән, анда төрле елларда 180 илдән 3 миллион спортчы катнашкан. Шушы уеннарны Россиядә үткәрү тәкъдиме кертелгән, Казан сайлап алынган. Президент Рөстәм Миңнеханов катнашындагы киңәшмәдә Махсус Олимпиада уеннарына әзерлек мәсьәләсе карала. Казанга 110 илдән 3 мең делегат: спортчылар, тренерлар, рәсми затлар һәм 1 мең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре киләчәк, 3 мең волонтер җәлеп ителәчәк, – диде Лилия Галимова. – Олимпиада уты эстафетасын чит илләр һәм Россия төбәкләре буйлап уздыру күздә тотыла.
 “Шәһри Казан” хәбәрчесенең санкцияләр киртә тудырмасмы, дип, борчылып соравына Лилия Галимова: “Инде сәламәтлеге чикле кешеләр катнашындагы спорт чарасына да санкцияләр кулланмаслар дип өметләнәбез”, – дип җавап кайтарды.

Мәчет яңарды
Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында 11 декабрьдә төзекләндерелгән мәчет ачу тантанасы була.
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша әлеге чарада. Бу кирпеч мәчет 1769 елда Казандагы Мәрҗани мәчетеннән дә бер ел алдан ачылган. Түбән Бәрәскәдәге гыйбадәтханәне сәүдәгәр Ибраһим Борнаев төзеткән. Ибраһим Борнаев шәхсән үзе Екатерина патшабикәдән мәчет салуга рөхсәт алган, – дип тарихка кыскача сәяхәт ясап алды Лилия Галимова.

Фото: http://tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading