16+

Татарстанда коронавирустан министрлар да авырый

Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында торак фондка, социаль учреждениеләргә җылылык бирү башланды. Лилия Галимова:”Казанда да 16 сентябрьдән җылылык җибәрүгә керешелде. Татарстан Президенты җылыту сезонына кагылышлы киңәшмәдә тышкы һава температурасының +8 градустан түбән төшкәнен көтеп тормастан, социаль учреждениеләргә җылылык җибәрә башларга кушты”,-диде.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова республика җитәкчелеге катнашындагы чаралар планы белән таныштырды, журналистларның сорауларына җавап бирде.

Суыткычлар кышын да кирәк

Татарстан Президенты белән «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемизов 17 сентябрьдә “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсендә була.
— Биредә яңа логистика үзәге ачыла, заводта медицина җиһазлары һәм техникасы җитештерә башлауга 20 ел тула. Логистика үзәге 15 мең квадрат метр мәйданны били. Анда продукция урнаштыру, транспорт агымы, эш һәм ял өчен шартлар тудырылган. Заводта 160 төрдә медицина җиһазлары ясала. Быелның 8 аенда 8,5 миллиард сумлык суыткыч җитештерелгән. “Позис” заводы Россиянең суыткычлар чыгара торган иң эре 6 предприятиесе исемлегендә,-диде Лилия Галимова.

Киләчәкне чагылдыручы форум

Казанда 21-24 сентябрьләрдә цифрлы интеллектуаль технологияләр буенча Digital Week халыкара форумы була. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Форум кысаларында Татарстан Хөкүмәтенең цифрлы технологияләргә кагылышлы киңәшмәсе үткәрелә. Россия төбәкләре губернаторлары һәм мэрлары, шулай ук белгечләр катнашында фикер алышулар оештырыла. Форум онлайн һәм оффлайн рәвештә алып барыла.  Чара видеоконференция сыйфатында 60 илне колачлый, шулардан 15е Казандагы форумда турыдан-туры катнаша.

“Казан Экспо” үзәгендә беррәттән интеллектуаль техника һәм транспорт чаралары күргәзмәсе эшли, Ворлдскиллс стандартлары нигезендә цифрлы технологияләр буенча Россия төбәкләренең яшь белгечләре һәм студентлары бәйгесе үткәрелә.

 “КамАЗ”ны чүл комнары куркытмый

 Татарстан Президенты шушы көннәрдә “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятендә булып кайтты.  “Шәһри Казан” газетасы исеменнән әлеге визитның максаты белән кызыксынып сорау бирдем.
— Пландагы гадәти визит иде ул. “КАМАЗ” җәмгыяте тотрыклы эшли. Төрекмәнстан белән хезмәттәшлек яхшы, әлеге республикага 2 мең “КамАЗ” автомобиле җибәрелде инде. Үзбәкстан да хезмәттәшлекне җанландыру ягында. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ”, “Татнефть” җәмгыятьләре эшчәнлегенә теләктәшлек күрсәтә, чит илләргә визиты вакытында аларның җитәкчеләрен делегация составына кертә,- дип җавап бирде Лилия Галимова.

Президент җылылыкны жәлләмәскә кушкан

Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында торак фондка, социаль учреждениеләргә җылылык бирү башланды. Лилия Галимова:”Казанда да 16 сентябрьдән җылылык җибәрүгә керешелде. Татарстан Президенты җылыту сезонына кагылышлы киңәшмәдә тышкы һава температурасының +8 градустан түбән төшкәнен көтеп тормастан, социаль учреждениеләргә җылылык җибәрә башларга кушты”,-диде.

Россия Президенты үзчикләнүдә

Мәгълүм булганча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин:”Минем якын даирәмдәге кешеләрнең коронавирус белән авырганлыгы ачыкланды. Бу берәү, икәү генә түгел-берничә дистә кеше. Һәм хәзер берничә көн дәвамында үзчикләнү режимын үтәргә туры килә”,-дип әйтте. Журналистларны республика җитәкчелегенең сәламәтлеге кызыксындырды.
— Татарстан Президенты коронавирус белән авырмый. Утырышлар, җәмәгатьчелек чаралары күп. Республиканың министрлары арасында коронавирустан авырган очраклар булды һәм бар. Шунлыктан, коронавирустан саклану чараларына битараф булырга ярамый,-дип искәртте Лилия Галимова.

 Студентларга әлегә “сөенче” хәбәре юк

 Казан федераль университетында быел рекордлы санда студентлар кабул ителү сәбәпле, тулай торак кытлыгы килеп туган.
— Бу мәсьәлә бүгенге генә түгел. Студентларга тулай торак мөмкинлеген киңәйтү мәсьәләсе элек тә күтәрелде. Республика Хөкүмәте тарафыннан әлеге тема өйрәнелә, хәзергә тәгаен проект турында сөйләшү иртәрәк. Шулай да, студентларга тулай торак мөмкинлеген киңәйтү планга алынды,-диде Лилия Галимова.

Фото: https://president.tatarstan.ru
 
Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading