Шәһри Казан

14 яшькә кадәр гөмбә ашарга ярамый

Гөмбәчеләр рәхәткә чыкты. Быел табигать нигъмәтләрен кызганмый. Урман гөмбәгә аеруча бай. Кызганыч, агуланучылар да юк түгел. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина һәм КФУның гомуми экология кафедрасында өлкән укытучы, миколог Ким Потапов гөмбәләрне җыю, әзерләү тәртипләре һәм аның организмга тәэсире хакында сөйләде.

Баксаң, Татарстанда гөмбәнең 1700гә якын төре бар икән. Хәтта, тәҗрибәле гөмбәчеләрнең дә кәрҗиннәренә агулы гөмбә эләгергә мөмкин. Шуңа да белгечләр бары төгәл таныган гөмбәләрне генә җыярга киңәш итә. Быел Казан хастаханәләренә гөмбә белән агуланып 31 кеше мөрәҗәгать иткән. Өчесен хастаханәгә яткырырга туры килгән. Шөкер, үлүчеләр юк. Әмма, агулы гөмбә аркасында бакыйлыкка күчү мөмкин. Гадәттә, безнең якларда томсык гөмбә (бледная поганка) һәм "галерина окаймленная" дигән гөмбә белән еш агуланалар икән.

Организмга зыян килсен өчен  гөмбәне аз гына ашап карау да җитә. Бигрәк тә гөмбәне чи килеш кабарга ярамый. “ Мин бары шампионьонны гына чи килеш ашарга ярый дип беләм, анысын да киңәш итмәс идем”,–  ди Ким Потапов.
Гөмбә агулы булмаса да кеше организмы өчен бик авыр эшкәртелә торган ризык. Бигрәк тә ашказанында төрле авырулар: гастрит, язва күзәтелгән кешеләргә гөмбә белән сак булу сорала. Гөмбәнең файдалы матдәләре бик эчтә яшеренгән. “Пешергән, кыздырган чакта алар организмга эләкми. Ә менә чынлап та файдалы булсын өчен гөмбәне киптереп, порошок формасына китереп, уып ашарга киңәш итәр идем”, – ди Ким Потапов.

Әгәр агулансаң?
Гөмбә ашап агуланганда кеше коса, аның эче китәргә мөмкин. Хәлсезлек күзәтелә. Бу вакытта табиблар “ресторан алымын” кулланырга куша. Ягъни күп итеп су эчәргә, һәм косарга кирәк. Моны агуланганнан соң мөмкин кадәр тизрәк эшләсәң яхшырак. Алия Насыйбуллина: “ Агуланганда –  вакыт иң кадерлесе”, – ди. Узар әле дип көтәргә һич тә ярамый, күмер, ашказанын чистарта торган башка препаратлар кулланырга була.  “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк. Кызганыч, күп очракта кешеләр нинди гөмбә ашап агуланганын үзләре дә белмиләр, чөнки аларны базардан сатып алалар, яисә кунакка баргач ашыйлар. Агуланган гөмбәне ташламаска кирәк. Ул нинди матдә белән агуланганны ачыкларга ярдәм итәргә мөмкин.  

Реклама

Гөмбә җыючыларга киңәшләр:
 Юл, заводлар, олы юл  кырыйларында үскән гөмбәләрне җыймаска кирәк,  алар үзләренә авыр металларны сеңдерәләр.
Белмәгән  гөмбәне өзмәгез.
Кортлы гөмбәне кәрҗингә салмагыз.
Базарда сатучылардан гөмбә алмавың хәерлерәк.
Гөмбәне пакетларга җыярга киңәш ителми, иң яхшысы – кәрҗин.
Җыйган гөмбәне мөмкин кадәр тизрәк, кимендә өч сәгать эчендә эшкәртергә кирәк.

Алты айдан да артык сакланган консервланган гөмбәне ашамагыз.
Балаларга  14 яшькә кадәр гөмбә ашарга ярамый.
Гөмбәне көненә 2-3 аш кашыганнан артык ашамагыз.

Дуңгыз гөмбәсе –  аерым төр гөмбә
Ким Потапов әйтүенчә, "свинушка" халык телендә “дуңгыз гөмбәсе” дип йөртелә торганы кеше өчен аеруча куркыныч. 1987 елдан бирле ул агулы гөмбәләр исемлегенә кергән. Кызганыч, бездә халык аны ашарга яраклы дип җыя. “Ничә ел ашыйм, берни булмады”, –  диючеләр бар. Әмма, "свинушка"ның бөтен баләсе дә шунда – аның зыяны үзен тиз генә сиздерми икән. “Башка гөмбәләр ашап агуланганнан соң 5-6 сәгатьтән соң хәл начарлана башласа, дуңгыз гөмбәсенең тәэсире организмда еллар узгач кына үзен сиздерергә мөмкин. Ул бөер, бавыр авырулары китереп чыгара. Свинушканы ашамаска кирәк,” – ди Ким Потапов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: