Шәһри Казан

Акушер-гинеколог Ләйсән Шәмсетдинова: «Өйдә бала табу модага әйләнде»

Күптән түгел интернетта Чаллыда бер хатын өйдә бала тапкан дигән хәбәр таралды. Бер ел элек шундый ук хәл безнең авыл халкын телсез калдырган иде.

Узган ел республикада 111 авырлы хатын медицина ярдәменнән баш тарткан. Кемдер моңа табигый хәл буларак карый, янәсе, элек әбиләребез шулай тапкан. Ә табиблар чаң суга. Казанның 7 нче хастаханәсендә югары квалификацияле табиб, акушер-гинеколог Ләйсән Шәмсетдинова, өйдә бала табу нарасый өчен дә, ана өчен дә куркыныч, ди.

- Ләйсән Гамбәровна, өй шартларында бала табу нәрсәсе белән куркыныч?
- Бала тапканда әллә нинди көтелмәгән очраклар килеп чыга, кайвакыт хирург ярдәме дә кирәк булырга мөмкин. Бала кысылып калган, дөрес урнашмаган очрак­лар еш күзәтелә. Хатын-кыз да бик күп кан югалта. Өйдә тиешле диагностика җиһазы юк, шуңа ананың да, баланың да хәлен төгәл белеп булмый. Бер-бер хәл булса, безнең урамнардагы машина тыгынлыгы аркасында, «Ашыгыч ярдәм» машинасы да тиз генә килеп җитә дигән гарантия юк. Медицина белеме булган берәр кеше янда булса да, тулысынча аңа ышанып булмый. Чөнки кыенлыклар килеп чыкса, ул сезне ташлап китәргә мөмкин. Берәүнең дә төрмәгә утырасы килми, ә бу эш закон тарафыннан тыелган.

- Ни өчен, куркыныч янаганын белә торып та, өйдә бала табучы хатын-кызлар саны арта соң?
- Соңгы вакытта бу бер «мода» шаукымына әверелде. Күп оч­ракта дини кешеләр табиблар ярдәменнән баш тарта. Баптистлар белән эш иткән булды. Алар бала тапкан хатын-кыз янына якын да китерми. Көмәнлек чорына Алла биргән җәза буларак карау да аналарның психикасын какшата. Бу җәза түгел, ә бик якты бер вакыйга. Кайберәүләр өйдә, таныш мохиттә бала табу психологик яктан хәлне җиңеләйтә дип саный. Ләкин үзең турында гына түгел, бала турында да уйларга кирәк. Хәзер медицина үзгәрде: бала тапканда, хастаханәдә хатыны янында ире тора ала, хатын-кыз ничек тели, шул рәвешле таба, җайлырак булса, басып бала тапкан очрак­лар да бар. Бала белән ананы да аермыйлар хәзер - табу белән, ана янында калдыралар.

- Баланы җиңел генә табу иң беренче чиратта кемнән тора: табибларданмы, әллә ананың үзеннәнме?
- Көмәнлек чоры җиңел узу, беренче чиратта, ананың сәламәтлегеннән, бала табуга әзерлегеннән тора. Хатын-кыз баласын тугыз ай буе йөрәк астында йөртсә дә, табар вакыт җиткәч, әзер булмаска мөмкин. Баланы табиблар да, акушеркалар да таптырырга тиеш түгел, бу - хатын-кыз эше. Табиблар аңа ярдәм итүче, авыр очракларны контрольдә тотучы гына. Кеше беркайчан да гаепне үзеннән эзләми. Бала тапканчы тәртипсез тормыш алып барган хатын табиблардан сәламәт бала таптыруларын таләп итә. Сәламәт бала табасың килсә, алданрак уйларга кирәк.

- Элек безнең әбиләр өйдә дә, хәтта кырда урак урганда да бала тапкан. Ни өчен замана хатын-кызлары шулкадәр көчсезләнде?
- Бу - кызык һәм парадоксаль күренеш. Беренчедән, медицинаның алга китүе белән бәйле. Хәзер табиблар генетик яктан сау булмаган балаларны да коткарып кала. Элеккеге вакытта андый сабыйларны саклап калып булмас иде. Яшәештә табигый сайлап алу дигән әйбер дә бар бит әле. Элек иң көчлеләр генә исән калган, көчсезләре яши алмаган. Әби-бабаларыбыз буынын карагыз: уртача гомер озынлыгы 70тән ким түгел, ә хәзер 50дә үлүчеләр шактый. Табиблар сак­лап калган көчсез балалар, үсеп, үзләре ана була, бу - тагын көчсез бала туа дигән сүз. Икенчедән, безнең сәламәтлеккә яшәү шартлары, дөрес тукланмау, экология дә зур йогынты ясый. Иртә башланган җенси тормыш аркасында төрле авырулар, абортлар ешая. Дөрес, әбиләребез җиңел тапкан, ләкин ул чакта аналар һәм сабыйлар үлемен күзәтеп баручы булмаган бит. Ул вакытта ана ун бала тапса да, аның күбесе озак яши алмаган. Ә күпме хатын бала тапканда үлгән?! Элек хатын үлсә, әле кияүгә чыгарга өлгермәгән балдызны хатынлыкка алу очрак­лары еш булган. Ул исә, ун балага өстәп, тагын берничәне тапкан.

Реклама

- Әни булырга җыенган хатын ничек әзерләнергә тиеш?
- Балага узу планлаштырылган һәм көтеп алынган булырга тиеш. Көмәнгә узганчы, берничә ай алдан табибка күренеп, хроник авыруларны, төрле инфекцияләр юкмы икәнен ачыкларга кирәк. Тәмәке тарту, аракы эчү дигән начар гадәтләр турында сөйләп тә тормыйм инде. Кайвакыт балага узар алдыннан табиб ниндидер дарулар кулланырга, дәвалау узарга киңәш итә.

- Күп кенә хатыннар хәзер, үзләре табудан куркып, операциягә керә...
- Үзең тапсаң, яхшырак, әлбәттә, без хатыннарның үзләре табуы яклы. Ләкин хатын-кыз бары операция юлы белән генә таба алган очраклар бар. Сау-сәламәт булып та, операция юлына баскан аналар, гадәттә, йөклелек чорына әзерләнмәгән була, курка. Ә операциядән соң күп кенә хатыннар, балага үзенә туарга мөмкинлек бирмәдем, дип үкенә. Бала үзе туу ул бөтенләй бүтән процесс, анда бала туасы килеп, үзе теләп туа. Андый балалар көчлерәк тә була. Бер тапкыр операция юлы белән тапкан хатын-кыз инде гел баланы шул юл белән генә таба дигән сүз дә дөреслеккә туры килми. Бездә «Кесарево» белән өч-дүрт бала табучылар да бар.

- Ә «кесарево» нәрсәсе белән куркыныч?
- Операциядән соң аналык җиңсәсендә киселгән эз кала. Менә шул куркыныч та инде. Чөнки икенче тапкыр йөккә узганда, күкәй күзәнәге шул эз кырыенда урнашырга мөмкин. Бу очракларда бик күп кан китү һәм аналык җиңсәсен югалту куркынычы бар.

- Сезнең бала табу йорты каршында аналарны әзерләүче Гаилә үзәге дә бар, аның турында да сөйләп китегез әле.
- Аналар мәктәбе бездә инде күп еллар эшләп килә. Анда хатын-кызны ана булырга әзерлиләр, дөрес суларга, тулгак тоту вакытын санарга өйрәтәләр. Андый хатыннар белән эшләү бермә-бер җиңел, чөнки алар бу эшкә ныклап әзерләнгән була. Монда уртак кызыксынулары булган хатын-кызлар үзара дуслаша, аралаша башлый. Балалары тугач та, сабыйларын йөзәргә өйрәтергә безгә киләләр.

- Хәзер кызларны 20 тулдымы, кайчан кияүгә чыгасың инде, бала табарга соңга каласың, дип аптырата башлыйлар. Хатын-кыз бала табу өчен ничә яшьтә тулысынча әзер була соң?
- 24 яшьтән 34кә кадәр курык­мыйча беренче баланы табып була әле. Аннан соң инде сәламәтлек белән төрле кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Бездә иң яшь бала табучы - 14 яшьлек кыз, иң өлкәне 53 яшьлек ханым иде. Икесенең дә кыен очрак. Берсе иртә җенси якынлык кылып ялгышса, икенчесе озак еллар бала таба алмыйча, хәзер ЭКО ярдәме белән, йөккә узган хатын.

- Аборт нәрсәсе белән куркыныч?
- Иң куркынычы - инфекция эләктерү. Йөклелекне өзгәннән соң төрле ялкынсынулар килеп чыга, бу ана булу мөмкинлегеннән бөтенләйгә мәхрүм итә ала. Хәзер йөклелекне туктатуның медикаментоз алымнары бар. Алар кыйммәтлерәк булса да, сәламәтлеккә зарары азрак. Ләкин бу куркыныч сүз белән бер хатын-кыз да очрашмасын иде. Һәр гаиләдә йөклелек көтеп алынган, ә бала табу иң бәхетле мизгелләрнең берсе булсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: