Шәһри Казан

«Ашыгыч ярдәм» соңга калмасын дисәң...

Россиядә «Ашыгыч ярдәм» машинасы 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш. Ләкин күп кенә факторлар аркасында, ул 40 минуттан соң да, бер сәгатьтән соң да килмәскә мөмкин. Бу очракта нишләргә?

Статистика буенча, 85 процент очракта беренчел ярдәмне табиблар түгел, ә нәкъ менә якыннар, туганнар күрсәтә. Шуны истә тотып, Республика клиника хастаханәсе территориясендә урнашкан Югары медицина технологияләре үзәгендә беренче ярдәм күрсәтү дәресләре үткәрелә. Беркөнне республика журналистларын да җыйдылар. Каләм ияләре робот-пациентларда ясалма сулыш, йөрәккә массаж ясау һәм дефибриллятор куллану серләренә төшенде.

11 еллык стажы булган коткаручы, аттестацияләнгән инструктор Наилә Бикчәнтәева беренче ярдәм күрсәткәндә еш очрый торган хаталарга тукталды. Инструктор сүзләренчә, күпләр хәтта йөрәкнең кайда урнашканын да белми икән. Наилә Бикчәнтәева, кешене коткарып калу өчен санаулы минутлар гына бар, ди.
- Йөрәк туктаганнан соң, кешене бары тик дүрт-алты минут дәвамында гына коткарып була. Шушы кыска вакыт аралыгында аңа йөрәк-үпкә реанимациясе ясарга кирәк. 15 минуттан соң, әкренләп, кешенең баш миендәге күзәнәкләре үлә башлый. Мондый авыруның йөрәген эшләтеп җибәрсәң дә, ул тормышка яраксыз «яшелчә» хәлендә булып ­калачак. 20 минуттан соң ул биологик үлемгә дучар була, - ди белгеч.

Әлеге курсларны медицина белеме булмаганнар да үтә ала. Аларга 16 сәгатьлек уку программасы каралган. Дәрестә өйрәнгәннәр буенча имтихан биргәч, Кызыл Хаҗ оешмасының таныклыгын тапшыралар.
Үзәк җитәкчелеге, бу курсларны укытучыларга да үтәргә кирәк, дигән тәкъдим белән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән.
- Балалар иң күп вакытны мәктәптә уздыра. Шуңа да ул-бу булса, укытучы кеше дә балага беренче ярдәм күрсәтергә тиеш. Бу елның февралендә «Иминлек» проектын Рөстәм Миңнехановка да күрсәттек. Ул безнең идеяне хуплады, - диде Югары медицина технологияләре үзәгендә инновацион проектлар җитәкчесе Рәмзия Косарева.

Наилә Бикчәнтәевадан беренче ярдәм күрсәтү буенча берничә киңәш:

- Кеше үз аңында булса, аның ризалыгыннан башка ярдәм итәргә ярамый. Авыру каршы булса, ирексезләп ярдәм күрсәтмәскә кирәк. «Ашыгыч ярдәм» чакырып, аны ялгызын калдырмыйча, читтән генә күзәтеп тора аласыз.

- Кешегә беркайчан да дару бирергә ярамый. Еш кына: «Баш даруың юкмы, бир әле», - дигән сүзне ишетергә туры килә. Булса да, без даруны чит кешегә бирергә хакыбыз юк, без табиб түгел. Хроник авырулы кешедән дарулары кайда икәнен сорарга кирәк. Шуннан учына салып, эчәргә ярдәм итәргә генә кирәк.

Реклама

- Ярдәм күрсәткәндә кешегә сөйләшү читен булса, «әйе» яки «юк» дип җавап бирерлек гади сораулар гына бирергә кирәк.

- Ясалма сулыш ясаганда беркайчан да иренгә ирен кагылырга ярамый. Кулъяулык, пакетка тишек ясап кулланыгыз.

- «Ашыгыч ярдәм» чакырганда диспетчерга адресны, ничәнче подъезд, ничәнче кат икәнен бәйнә-бәйнә аңлатырга кирәк. Беркайчан да диспетчердан алдан трубканы куймагыз, аның бөтен сорауларына җавап бирергә тырышыгыз. «Ашыгыч ярдәм»не каршы алучы кеше булса, бигрәк тә әйбәт.

- «Ашыгыч ярдәм» чакырырга янда тагын кеше булмаса, син авыру белән ялгыз гына булсаң, башта бер минут дәвамында йөрәк-үпкә реанимациясен уздырырга, соңыннан телефоннан шалтыратып, ярдәм чакырырга кирәк.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: