Шәһри Казан

«Ашыгыч ярдәм»гә Ходай ярдәм бирсен!

«ШК» журналисты «Ашыгыч ярдәм» бригадасында эшләп карады «Ашыгыч ярдәм»нең ничек эшләгәнен белү өчен, бер көн табиблар белән йөреп карадым. Аларга үземнең журналист икәнемне әйтмәдем, мин - медицина көллияте студенты.

Иртәнге җиде тулганчы, эш урынында булырга кирәк. Шул вакытта бер бригада икенчесенә эшен тапшыра. Смена тәүлек буе дәвам итә.

Иртә белән иң кызган урын - «диспетчерлар» бүлмәсе, монда, гомумән, эшнең туктаганы юк. Бөтен шәһәрдән хәбәрләр нәкъ менә шул бүлмәгә килә инде.
Минем «смена» якшәмбегә туры килде, иртәнге җидедә килеп утыруыма карамастан, бары тик сигез тулып, тугызынчыда гына безгә «эш» бирделәр.

- Бүген күбесе авылларга кайтып киткән, шуңа да чакыручылар аз, ә атна уртасында ял итәргә түгел, утырып хәл алырга да вакыт юк, - диде безнең бригаданың баш табибы Наил абый.

Беренче хастабыз 60 яшьлек ханым иде. Ишектән керүгә күземә ташланган әйбер - өйнең буеннан-буена җәелгән ак палас. Без исә язгы сазны җыйган аяк киемнәре белән ишек катында басып калдык. Баш табиб аптырап калмады, шунда ук паласны җыеп куярга кушты. Табибларда һәр кергән өйдә аяк салу гадәте юк икән. Калган авыруларга да шулай ук җәйгән паласларын алып куярга куштык.
Ханым кичә көне буе «генераль уборка» ясаган, бүген исә урыныннан да кузгала алмый икән. Башта табиблар, инсульт түгелме икән, дип хафага калды, ләкин авыруның кан басымын үлчәгәч, кардиограмма ясагач, «хондроз» дигән нәтиҗә чыгардылар. Кешедә инсульт куркынычы булса, аны сөйләштерергә кирәк икән. Инсульт кичергән кешенең сөйләме аңлашылмый. Шулай ук ике кулдагы имән бармак белән борын очына тидерергә кушарга кирәк, әгәр ул борын очына эләкмәсә, димәк, бу кешедә - инсульт. Наил абый да авыруга шул күнегүләрне эшләтте.

Сызланулардан җәфаланган апаны хастаханәгә алып китәргә ничек кенә кыстасалар да, каршы килде.

- Аякка гына басыйм, тиздән бакча сезоны җитә, яшелчә үсентеләрен барларга кирәк, - дип, үзенекен тәкрарлады.

Килененең дә, иренең дә сүзен тыңламый, табибларның да «үзегезне карамасагыз, инсультка кадәр барып җитәсез» дигән кисәтүләрен дә колак читеннән генә уздыр­ды. Соңыннан гына апа, ярар, тынычланыгыз инде дигәндәй, урын өстендә калырга риза булды.

Авыруның йортыннан чыккач табиб, уфтанып:

- Кызык та инде кеше, башта акча эшлим дип сәламәтлеген бетерә, аннары шул акчаларын сәламәтлеген кире кайтарыр өчен туздыра, - дип куйды.

Реклама

Фатирдан чыккач, нинди дә булса яңа хәбәр килмәсме, дип, бераз көтеп тордык, ләкин башка чакыру булмады. Без янәдән үзәккә юл тоттык.

- Мондый бәхетле ва­кытлар еш тәтеми безгә. Атна урталарында, гомумән, иртәнге җидедән төнге икеләргә кадәр кайтып кермәгән очраклар була, - диде шәфкать туташы.

Яңа хастабыз да өлкән яшьтәге ханым булып чыкты. Ул да аягына баса алмыйча ята. Температурасы югары икән, башы да бик каты авырта. Анда гриппның бер төре булып чыкты. Йогышлы авыру икәнен белгәч, ике шәфкать туташы да битлекләр киеп куйды.

Көне буе «Ашыгыч яр­дәм» машинасында йөреп, пациентларның күбесе әбиләр белән исерекләр икәнлеген ачыкладым. Йөткерсә дә, төчкерсә дә, тизрәк «03»кә шалтыратучылар бар. Берсен дә игътибарсыз калдырырга ярамый. Әбиләрнең күбесе ялгыз. Карарга кешесе булмаганга, кайберләре нинди дару эчәргә кирәклеген сорар өчен генә дә шалтырата икән.

Өченче авыруыбыз да ялгыз әби булып чыкты. Әбинең хәле начарлангач, күршесе тизрәк табиб чакыртырга ашыккан. Без килгәнче, әби инде хастаханәгә барырга, дип, әйберләрен җыеп куйган иде.

Медицина өлкәсендә белеме булмаса да, табиб биргән һәр даруның исемен сорап торды. Казанда ятмаган хастаханәсе калмаган икән инде. Үзен дәвалаган бөтен табибларны да белә, барысына дә бәя биреп чыкты. Кайсы хастаханәгә алып китәсебезне ишеткәч тә:

- Мин ул бульнискә бармыйм, анда яхшы табиблар юк. Узган ел анда мине бер яшь кыз дәвалаган иде, ул язып биргән даруларны эчә-эчә, бавырсыз кала яздым, - дип каршы чыкты.

«Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә килгәндә, киноларда күрсәткән кебек кешеләрне үлемнән коткарырбыз, күкрәкләренә «электрошокер» белән сугарбыз, ясалма сулыш алдырырбыз дип уйлаган идем, ләкин алай булмады. Аллага шөкер, тыныч смена туры килде. Өйдән өйгә йөреп әбиләрнең авызына дару каптырудан ары эш узмаса да, зур бәла-каза булмаганга сөендем. Табибларны тәнкыйтьләргә яратабыз, тик авырып киткән очракта, сәламәтлегебез генә түгел, тормышыбыз да алар кулында бит. Якыннан танышкач, хезмәтләренә ихтирамым тагын да артты. Ә колакта Наил абыйның:

- Табиблар күп, ләкин Ходайдан сәгате сукса, бернинди даһи табиб та сине бу дөньяда калдыра алмый. Язмышына суга батып үлү язылган кеше утта янмый инде, кемнең кайчан китәсен беребез дә белми. Шуңа да һәр минутның кадерен белеп яшәргә кирәк, - дигән сүзләре калды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: