Шәһри Казан

Балага узмас өчен ничек сакланырга?

Бала тапканнан соң тиз арада тагын балага узмас өчен нишләргә? Бала табудан соңгы контрацепция (саклану) турында Түбән Кама хатын-кызлар консультациясенең табиб-акушер-гинекологы Ирина Сушилова сөйләгән.

Сабый туу белән хатын-кыз тормышы тамырдан үзгәрә — барлык вакыт һәм көч баланы кайгыртуга бирелә. Үзеңә вакыт калмый. Ә бу вакытта иң мөһим проблемаларның берсе - планлаштырылмаган йөклелектән саклану. Бала тапканнан соң киләсе йөклелек арасындагы интервал кимендә 2 ел соң  тәшкил итәргә тиеш, дип киңәш итә ВОЗ.

Сайланган ысул лактациягә һәм сабыйның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга тиеш түгел. Шулай итеп, кайбер вариантларга тукталыйк.

Лактацион анорея ысулы (имезү фонында менструацияләрнең булмавы) – бөтенләй бушлай һәм һәркемгә дә мөмкин. Лактацион аненорея методы йөклелектән ышанычлы саклауны түбәндәге шартларны катгый үтәгәндә генә тәэмин итә:
төнлә һәм көндез имезү;
бала тапканнан соң менструация килмәү;
бала тапканнан соң 6 айдан да артмау.

Прогестаген рәтләрендәге контрацептивлар
Имезүче хатын-кызларга бары тик прогестаген гына булган дару кулланырга киңәш ителә, ул лактациягә, бала сәламәтлегенә тискәре йогынты ясамый. Тик шуны истә тотарга кирәк, мондый контрацептивларны бала табудан соң беренче 6 атнаны кабул итәргә ярамый! Хәтта күкрәк белән туендыручы хатын-кызларда да ярамый.

Реклама

Аналыкка куела торган чаралар
ВМС (внутриматочные средства) - спиральләр, эчке контрацептив. Бу ысулны бала табу җиңел узган очракта һәм спираль кертүгә килешмәү билгеләре булмаса кулланырга мөмкин.
Әгәр дә баланы кесарев кисү белән тапкан булса, әгәр спираль кертүгә килешмәү билгеләре булмаса 6 айдан соң кертелергә мөмкин.
Бу алым лактациягә йогынты ясамый. Эчке контрацептивны 5 елдан артык тотарга ярамый.

Барьерлы ысуллар - презервативлар һәм күбек рәвешендә, шәм, крем, пленка рәвешендә спермицидлар бала табудан соң чикләүләрсез теләсә кайсы вакытта кулланылырга мөмкин. Нәтиҗәлелеге, беренче чиратта, куллануның дөреслегенә бәйле.

Стерилизация
Хатын-кызлар һәм ир-атлар стерилизациясе - кире кайтарылмый торган контрацепция ысулы. Бала табарга башка теләк булмаганда кулланыла. Нәтиҗәлелеге-100%.

Чыганак: minzdrav.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: