Шәһри Казан

Балалар нигә тазара?

Табиблар чаң кага: балаларның тазаруы - XXI гасырда сәламәтлеккә бәйле төп проблемаларның берсе.

Белгечләр фаразлавынча, кешелек дөрес туклануга күчмәсә, 2050 елга яшәү озынлыгы 5-7 елга кыскарачак. Балалар нигә тазара соң?

«Бочка» булмас өчен нишләргә?

Танышымның кызы кинәт тазарып китте. II сыйныфта укучы баланың авырлыгы - 39 килограмм. Кызның симезлегеннән мәктәптә сыйныфташлары да көлә икән. «Толстушка», «бочка» дип йөртәләр ди үзен. Шуңа да баланың укырга да барасы килми, кимсетәләр дип, бию түгәрәген дә ташлаган, дәресләрдән соң өйгә кайта да компьютер артына утыра, телевизордан мульт­фильмнар карый.
Балаларның тазару­ын төрле ил белгечләре үзләренчә аңлата. Әйтик, Америка галимнәре кушма штатларда баланың симезлегендә фастфудлар гаепле дип саный. Англия белгечләре авырлы чакта әни кешенең тәмәке тартуы туачак баланың авырлыгына тәэсир итә дип дәлилләргә тырыша. Австралия табиб­лары исә, балаларның аз хәрәкәтләнүе артык авыр­лык җыюга сәбәп, ди.

Бездә хәл Америкадагы кебек кискен булмаса да (анда һәр өченче бала симез), симез балалар артуы сизелә. Проблеманы Татарстан табиблары да таный. Әле күптән түгел генә Республика балалар клиник хастаханәсендә «Дөрес туклану турында сөйләшик» дигән айлык узды. Декада кысаларында шул темага республика күләмендә фәнни-гамәли конференция дә оештырдылар. Азино сырхауханәсе табиблары мәктәпләрдә балаларга дөрес туклану турында лекцияләр укыды.

Белгечләр, балаларның тазаруында әти-әниләр дә гаепле, ди. Ни өчендер элек-электән шулай кабул ителгән инде: бала яхшы ашый икән, димәк, ул сәламәт. Шуңа да кечкенәдән монысы әни өчен, монысы әти өчен дип, баланың авызына кашыклап салып ашатырга өйрәнгәнбез. Ә артык авырлык организм өчен бик зарарлы.

Балалар клиник хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге җитәкчесе, эксперт Раилә Низамова әйтүенчә, тазару аркасында шикәр диабеты, бавыр циррозы, йөрәк, кан басымы авырулары башланырга мөмкин. Сөяк, буын системасына зыян килеп, аю табанлылык күзәтелүе бар. Еш кына симез балаларның тез төзелеше үзгәрү кичерә. Аяклар Х хәрефен хәтерләтә башлый. Таза булу психологик яктан да авыр. Балада депрессия башланырга, үзенә кул саласы килү теләге уянырга мөмкин.

Артык килограммнар барлыкка килүдә генетик факторлар да роль уйный. Шулай да иң еш очраган сәбәп - артык күп ашау һәм аз хәрәкәтләнү.

Әлбәттә, күп нәрсә ата-анадан тора, оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәндәй, балалар бит әти-әниләреннән үрнәк ала.

- Диетологлар ышандырып әйтә: әгәр гаиләдә бер ата-ана артык авырлыктан интегә икән, баласының да тазару курынычы зур, - ди Раилә Низамова.
Язмам башында телгә алган танышым да туган көнме, берәр бәйрәмме яки кичке аш әзерләргә өлгермәгәнме - тизрәк баласын алып, кафега бара. Еш кына фастфуд, газлы эчемлекләр ала, шулай тамак ялгыйлар. Фастфудлар бигрәк тә бала организмы өчен зур куркыныч тудыра. Күп калорияле ризыкларны яшь организм эшкәртеп өлгерә алмый. Нәтиҗәдә май катламнары барлыкка килә.

Цивилизация чире

Иртән зарядка ясаучы балалар күпме икән ул? Бармак белән генә санарлыктыр, мөгаен. Кешенеке ничектер, безнекеләр иртән күзләрен ачуга, азрак мультфильм карап алыйк, дип, телевизор пультына үреләләр. Мәктәпкә балаларны машина белән алып барабыз, алып кайтабыз, күрше кибеткә барырга туры килсә дә, җәяү йөрмәскә тырышабыз. Кайбер гаиләләрдә спорт белән шөгыльләнүгә дә игътибар аз бирелә. Чаңгысын да сатып аласың, велосипед та бар югыйсә, тик менә бала белән урамга чыгарга, таудан шуарга вакыт табып булмый. Балага исә телевизор йә компьютер каршына барып утырудан башка чара юк. Хәер, үзләре дә, табигатьтә уйнаганчы, планшет белән утыруны якынрак күрә. Медицинада бу күренешне аерым термин белән дә атаганнар: гиподинамия - аз хәрәкәтле тормыш, нәтиҗәдә сәламәтлекнең какшавына китерә. Гиподинамияне еш кына цивилизация чире дип тә атыйлар. Шәһәрләшеп беткән халык мөмкин кадәр азрак хәрәкәтләнергә тырыша шул. Дөрес ял итмәү, буш вакытны телевизор каршында уздыру ялкаулыкны көчәйтә, бала начар гадәтләргә тартыла башларга мөмкин.

- Заманча гаджетлар үсеп килүче яшь буында футбол, волейбол, башка хәрәкәтләнә торган уеннарны кысрыклап чыгарды. Гиподинамия балалар өчен аеруча куркыныч тудыра. Арка баганасының формалашуына зыян китерә, йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгара, - ди эксперт Раилә Низамова.
Баланы диетага утыртып булмый анысы, шулай да яшь организм өчен файдалы ризыклардан торган көндәлек рационны үзебез дә әзерләп бирә алабыз ләбаса.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, составында крахмал булган ипи, бәрәңге кебек ризыкларны кеше нормадан 10 процентка, шикәрне 30-35 процентка күбрәк ашый, ә менә итне - 25, сөтне - 30, яшелчә, җиләк-җимешләрне 45-50 процентка азрак куллана.

Рацион нинди булырга тиеш?

Реклама

Балалар клиник хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге җитәкчесе, эксперт Раилә Низамова киңәшләре:

Бала организмында ризык 3,5-4 сәгать эшкәртелә, шуңа да бер ашау белән икенче ашау арасында якынча шул кадәр вакыт узарга тиеш. Көндәлек менюга ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, үсемлек мае, атланмай керсә яхшы. Бала атнасына ике-өч тапкыр күкәй, сыр, балык, эремчек ашарга тиеш.

Майлар баш миенең үсеше өчен ярдәм итә. Шуңа да балага көненә уртача 60-80 процент май кирәк. Әлбәттә, кашыклап май эчертү турында сүз бармый, аны боткаларга, салатларга кушарга, бутербродка ягып бирергә була. Углеводлар энергия чыганагы булып санала. Мәктәп укучысының чи яшелчә, җиләк-җимеш ашавы бик мөһим. Макаронны азрак пешерергә тырышыгыз. Ярмалы боткалар файдалы. Кальций тешләргә, сөякләргә кирәк. Шуңа да көн саен ике стакан сөт яки сөт ризыклары эчәргә кирәк.

Сосиска, сарделька ише казылык ризыкларын атнасына бер-ике тапкырдан да артыграк пешермәгез. Баллы тәм-томнардан зефир, пастила, мармелад, печенье, крекер бирергә була. Шоколад, конфетларны атнасына бер тапкыр гына ашатыгыз.

Нәрсә ашатырга ярамый

Баллы, газлы сулар, чәйни торган конфетлар - аларда шикәр артык күп, баллы суларны еш куллану кариеска китерә. Ә химик буягыч матдәләр ашказаны кайнату системасын зарарлый.
Фастфуд - балалар бу ризыкны бик яратса да, анда синтетик кушылмалар күп, авыр углеводлар, майлар бала организмы өчен куркыныч тудыра.
чипсылар - химия һәм май кушылмасыннан тора.

Сыроклар - күп ата-ана монысын бала өчен зарарсыз, эремчектән ясалгандыр дип уйласа да, сырок батоннары консервантлар белән тулы, аларда калорий дә күп.

Консервланган ризыклар - балыгы да, ите дә, җиләк-җимеш, яшелчә дә консервланган икән, димәк, бу «үле» ризык.

Ысланган ризыклар - мондый төр ризыкны ашкайнату системасы бик авыр эшкәртә, шуңа да аны балалардан ераграк тотсаң, хәерле.

Кукуруз таякчыклары, попкорн - бу ризыкларны зыянлы дип тә әйтеп булмый, файдасы да юк. Аларга ясалма кушылмалар һәм консервантлар өстиләр.

Кетчуп һәм майонез - өйдә үзең ясаганы зыянлы булмаска да мөмкин, ә менә кибеттән сатып алганында консервантлар бик күп.

Ярымфабрикатлар - олылар өчен алар иң җайлы нәрсә, әлбәттә, катырылган котлет, пилмәнне тиз генә алдың да пешердең, ризык әзер. Әмма ярымфабрикатларда вакыт белән зыянлы канцероген матдәләр җыела. Шуңа да балалар өчен бу файдалы ризык түгел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 января 2018 в 15:13
    Валаам тарихы – киләчәккә сабакмы? «Россия» каналында күрсәтелгән «Валаам» документаль фильмы фикер алышуларга сәбәпче булды. Фильмның төп сюжеты: Валаам монастыре – Россиянең көзгесе, аның язмышы – ил язмышы белән тәңгәл.
    18
    0
    0
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале