Шәһри Казан

Беләсең, димәк, яшисең - “Шәһри Казан” редакциясендә ВИЧ һәм СПИДны кисәтү буенча түгәрәк өстәл узды

Татарстанда ВИЧ авырулы 13 меңнән артык кеше исәпләнә. Әлеге вирусны кисәтү турында мәктәптә үк сөйлиләр, төрле акцияләр үткәрелә, брошюралар таратыла. Шуңа да карамастан ВИЧка кагылышлы сораулар туып тора, бу хактагы мифларга да ышанабыз.

Авыруны дәвалаганчы кисәтү яхшырак, ди табиблар. “Беләсең, димәк, яшисең” дип исемләнгән түгәрәк өстәл барышында ВИЧ турындагы имеш-мимешләргә нокта куярбыз, кисәтү чаралары хакында сөйләшербез.

Безнең кунаклар:
Нурсия Хафизова – Татарстанда Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау, аларга каршы көрәш үзәгенең эпидемиолог табибы.
Семен Федоров – Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлегендә әйдәп баручы киңәшче, педагогия фәннәре кандидаты.
Руслан Замалтдинов – “Профилактика һәм инциатива” региональ иҗтимагый оешмасында проект координаторы.

Вирус үзен тиз генә сиздерми
– Иң башта төгәл аңлатма бирик әле: нәрсә ул ВИЧ? Нәрсә ул СПИД? Икесе бер төшенчә дип уйлаучылар да бар.
Нурсия Х.: “ВИЧ белән СПИД икесе ике төрле нәрсә. Аларны чагыштырып булмый. ВИЧ ул – кешенең иммунодефициты вирусы. Кешенең иммун системасын җимерә. ВИЧтан кеше үлми. Тик ул тиешенчә дәваланмаганда, СПИДка китерә. Бу – авыруның соңгы стадиясе”.

– Кеше үзенең статусын ничек белә ала?
Нурсия Х.: “Кеше үзенең ВИЧ статусын тикшереп торса, ышанычлырак. Моның өчен ВИЧка тест, анализ тапшырырга була. Хәзер хастаханәләргә мөрәҗәгать иткәндә, анализлар алганда ВИЧка да кан тапшыру кирәк. Үзендә йогышлы авыру түгелме дип шикләнгән кешеләр тикшеренә ала. Тест аноним рәвештә, авыртуларсыз башкарыла. Аны СПИД үзәкләрдә, дәүләтнеке булмаган оешмаларда, теркәлү урыны буенча хастаханәләрдә тапшырырга була”.

– Күпләр СПИД үзәгенә барып анализ тапшырырга курка, ояла.
Руслан З.: “Әлбәттә. “Сездә ВИЧ. СПИД үзәккә барыгыз, дәваланыгыз”, – дип әйтүе генә җиңел. Андый очракта кеше киресенчә, хастаханәдән ераклашачак. ВИЧлы кешеләр арасында наркоманнар, тәртипсез җенси тормыш алып баручылар күп. Алар үзләре теләп тест тапшырырга барамы? Мондый төр категория кешеләр өчен Татарстанда профилактика үзәкләре эшли. Әйтик, безнең “Профилактика һәм инциатива” иҗтимагый оешмасы 1997 елдан бирле авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтә. Бирегә килеп хәл алырга, чәй эчәргә, кием-салымнар юнәтергә, юынырга була. Наркоманнар, бомжлар, төрмәдә утырып чыккан кешеләр белән эшлибез. Күбесе башка төрле тормыш бар икәнен күз алдына да китерми. Күбесе ВИЧ инфекцияле икәнен белүдән курка. Баласын ялгыз үстерүче хатын-кызлар бар. Алар тест тасмасының ике сызык күрсәтүен белгәч, үзен белештермичә кайгыра. Үлем, үзенә кул салу турында уйлый башлый, югала. Безнең максат – бу кешеләрне барлау, СПИД үзәге белән берлектә ярдәм итү, тормышка кайтару. Аларга нәкъ менә үзләре кебек кайчандыр наркоман булган, ВИЧ инфекцияле кешеләр аңлату эшләре алып бара. Чөнки алар башкаларны тыңламый. Башкалар аларга үтемле итеп аңлатып та бирә алмый”.

– Мәктәпләрдә кисәтү эшләре ничек оештырылган? Уку йортларында ВИЧны билгеләү өчен тест тапшыралармы?
Семен Ф.: “ВИЧ, СПИДны кисәтү – җәмгыятьнең кайгыртуы. Татарстанда Министрлар Кабинеты каршында СПИД белән көрәшнең ведомствоара комиссиясе эшләп килә. 28 августтан кабул ителгән карар нигезендә мәктәпләрдә, уку йортларында авыруны кисәтү, ВИЧлы кешеләргә карата толерантлы мөнәсәбәт урнаштыру максатында тематик сыйныф сәгатьләре үткәрү каралган. Декабрь аенда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш һәм май аенда Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне уңаеннан ункөнлекләр уздырыла. ВИЧны кисәтү буенча төрле флешмоблар, спорт чаралары, концертлар, лекцияләр үтә”.

Нурсия. Х.: “Тикшеренергә теләгән кеше сәүдә үзәкләрендә уза торган акцияләрдә катнаша ала, анда да тест тапшыру мөмкинлеге каралган. Шунысын да искәртергә кирәк, вирус кешегә йокканнан соң, үзен тиз генә сиздерми. Айлар, хәтта ел узганнан соң гына анализда күренергә мөмкин. Шуңа да вирус йоктырган кеше анализ биргән очракта җавап тискәре була ала, ә кеше үзе дә белмичә авыруны башкаларга йоктырырга мөмкин”.

“Алар шундый ук матур”
– Без мәктәптә укыган чакта ВИЧны кисәтү өчен төрле фильмнар күрсәтәләр иде. Психологларның контрацепция чараларын күрсәтеп сөйләгәнен дә хәтерлим. Хәзерге заманда мондый ачыктан-ачык сөйләшүне дөрес аңларлар микән? Балалар арасында ВИЧны кисәтү эшләре алып барганда нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?

Семен Ф.: “Бу темада бик сак булырга кирәк. Шуңа да беренче чиратта әти-әниләр белән эш алып бару мөһим. Мәктәпләрдә, уку йортларында да ВИЧны кисәтүгә багышланган фильмнар күрсәтелә. Мөстәкыйль балалар дигән иҗтимагый оешмалар эшли. Алар яшьтәшләрен сәламәт яшәргә өнди. Профильле лагерьләр үткәрелә. Анда узган чараларны күбесе үз мәктәпләренә кайткач оештыра. Теге яки бу категориянең үзенчәлекләрен истә тоту мөһим”.

Реклама

Нурсия Х.: “Аңлату эшләре төрле дәрәҗәдә оештырыла: гаиләдә, социаль оешмаларда, массакүләм мәгълүмат чаралары аша. Балаларга үсмер чакта ук бу хакта мәгълүмат бирергә кирәк. Алар нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен белеп үсәргә тиеш. Күп хаталар белмәүдән килеп чыга. Безне дә еш кына укучыларга, студентларга лекцияләр укырга чакыралар. Берсендә Раифага ябык типтагы махсус мәктәпкә бардык. Анда егетләр генә укый. Актлар залында һәрберсенең аерым урындыгы бар. “Алар сезне тыңламаячак”, – дип алдан кисәтеп куйдылар мине. Бик борчылдым. Ә бу балаларның үзенчәлекләрен истә тотып лекция укыганнан соң, ахырдан яныма чират тезелде. Балалар сәламәтлекләре өчен кайгыра, миңа кызыксындырган сорауларын яудыра башладылар. Һәр төркем кешенең үзенчәлекләрен истә тотып эшләргә генә кирәк”.

– ВИЧ кешегә эштә, мәктәптә йогарга мөмкинме?
Нурсия Х.: “ВИЧны йоктыруның билгеле өч юлы бар: җенси юл, кан аша һәм балага анадан. Соңгысы бала карында чакта, бала тапканда, имезгәндә булырга мөмкин. Дөрес, хатын-кыз тиешле терапия кулланса, баланың сәламәт тууына өмет зур”.
Руслан З.: “Ә сез ВИЧ авырулы кешеләрне карап кына аера алыр идегезме?”

– Юк, күп очракта авыру билгеләрсез уза дип беләм.
Руслан З.: “Кеше арасында төрле ышанулар бар, имеш ВИЧлы кеше таушалган, бите туфрак төсенә кергән була. Әмма, бу дөреслеккә туры килми. ВИЧлылар безнең арада. Алар шундый ук матур, чибәр. Кызганыч, күбесенең акчасы юк, кайберләре диагнозларын кабул итәргә теләми. Еш кына үз машинамда аларны ялынып диярлек СПИД үзәкләренә алып барырга туры килә. Анда барып та, башка килмичә, югалып йөргәннәре никадәр? 65 процент очракта ВИЧны җенси юл белән йоктыралар. Ир белән хатын арасында ВИЧлы икәнен бер-берсенә әйтмичә яшәүчеләр дә җитәрлек”
ВИЧ турында 5 миф: черки вирус таратамы?

– Ышану дигәннән, ВИЧ турында халык арасында имеш-мимешләрне еш ишетергә туры килә. Әйдәгез, кайбер мифларга ачыклык кертик әле. Беренчесе – наркоманнар гына ВИЧ белән авырый, диләр.
Нурсия Х.: “Наркоманнар, тәртипсез җенси тормыш алып баручылар гына түгел, хәлле яшәүче кешеләр арасында да ВИЧ йоктыручылар очрый. Бу бит очраклы булырга да мөмкин. Шуңа да саклану мөһим. Энә белән тәнне тишеп хезмәт күрсәтелә торган теләсә нинди урында сак булу сорала. Хастаханәләр бер хәл, анда гадәттә, бар инструментлар йогышсызландырыла, ышанычлы медицина учреждениеләрендә вирус йоктыру мөмкин түгел диярлек. Ә менә хәзер яшьләр арасында бик популяр булган маникюр, педикюр, пирсинг, тату, ботокслар ясатканда куркыныч туа. Үзмәшгүльләрнең кайберләре тиешле шартларда эшләми, бер генә кулланыла торган энәләрдән файдаланмый. Кыскасы, ВИЧ йоктырмас өчен бары ышанычлы хезмәт күрсәтүчеләрне генә сайларга кирәк”.

Икенче миф – ВИЧ белән озак яшәмиләр.
Руслан З.: “Килешмим. Дәваланмасаң, булырга мөмкин. Күп танышларым дәваланмыйча якты дөнья белән хушлашты. Ә бер танышым бар. Ул 2012 елдан бирле ВИЧ инфекция белән яши. Аның сау-сәламәт баласы үсеп килә. Ул наркология диспансерында эшли. Шәхси йорт белән яши. Көн саен кирәкле даруларны куллансаң, картлыкка кадәр яшәргә була. ВИЧлылар һәр өч ай саен тикшеренеп, анализлар тапшырып тора. Бәлки алар ара-тирә генә хастаханәгә барган кешегә караганда озаграк та яши аладыр әле”.

– ВИЧны дәвалау өчен кулланыла торган дарулар, вирусның үзенә караганда да кешегә күбрәк зыян китерә, имеш.
Руслан З.: “Юк, бу миф кына. Әгәр ВИЧлы кеше дару эчмәсә, ул башка йогышлы авыруларга тиз бирешә. ВИЧлы кешеләрне туберкулез бигрәк тә “ярата”. Салкын еш тияргә мөмкин. Әгәр кеше даруларны аз вакытка булса да туктата икән, ул аларны кабат дәвам итә алмый. Табиб белән киңәшләшеп икенче төрле препаратлар сайларга туры киләчәк”.
Нурсия Х.: “Табиб пациентларны даими тикшереп тора. Һәр кешегә аерым дарулар билгеләнә. Әгәр алар булышмый икән, лаборатор тикшерүләр нигезендә, сәбәбен ачыклап, икенчесенә алыштыралар. Бу дарулар ВИЧлы кешенең иммунитетын саклый, авыруны контрольдә тотарга ярдәм итә. Кызганыч, ВИЧлы кешегә иммунитетын ныгыту өчен яшелчә, җиләк-җимеш ашау гына җитми, гомер буе дару кулланып торырга кирәк. СПИД үзәгендә исәптә торучыларга федераль бюджеттан дарулар бушлай бирелә”.

– Үбешкәндә ВИЧ күчәме?
Нурсия Х.: “Бу сорауны студентлар да еш бирә. Әгәр бик дәртләнеп, бер- береңне кан чыкканчы тешләп үпсәгез, күчәргә дә мөмкин. Аңкавы каный торган кеше куркыныч булуы бар. Тик селәгәй аша ВИЧ йокмый. Әйе, селәгәйдә вирус бар. Әмма, ВИЧ белән авырыр өчен 4-7 литр селәгәй кирәк булыр иде”.

– Черкиләр ВИЧны тарата диләр?
Нурсия Х.: “Алайса бөтен кеше ВИЧ белән авырыр иде. Черкиләр кемне генә тешләми бит. Юк, бу да – миф. Беренчедән, черки кешегә кунгач кан түгел, селәгәй бүлеп чыгара. Икенчедән, биологик яктан черкинең ашказанында ВИЧ яши алмый”.
 
 Нәтиҗәләр:
 Семен Ф.: “Мәктәп яшеннән үк балаларга бу авыруның куркынычы турында сөйләргә кирәк. Балалар ВИЧтан саклану чаралары турында белеп үсәргә тиеш. Сыйныф сәгатьләренең, әти-әниләр белән эшләүнең, төрле акцияләрнең файдасы булыр дип өметләнәбез.
 Нурсия Х.: “ВИЧ белән һәр кеше дә авырый ала. Кеше үзенең диагнозын белгәч тә үлем турында уйламасын иде. Чөнки бу вирусны дәваларга мөмкин. Табиб кушканнарны үтәсәң кеше картлыкка кадәр тулы тормыш белән яши ала. Кешеләргә бу авыру хакында күбрәк мәгълүмат җиткерергә кирәк. Яшьләрнең соңгы арада бу өлкәдә белемле булуы сөендерә. ВИЧ йоктыручыларның күбесен 35-60 яшьлекләр тәшкил итә”.
Руслан З.: “Без табиблар өчен тренинглар уздырабыз. Алар бер-берсе белән күрешә, кочаклаша. Аннары арагызда өч кеше ВИЧлы дип белдерәбез. Табибларның реакциясен күрсәгез? Халыкта ВИЧ авырулы кешеләргә карата курку, шикләнеп карау бар. Моның өчен ВИЧ белән бәйле мифларны юк итәргә кирәк. ВИЧ күрешкәндә, спорт залында, бассейнда, төчкергәндә, кием аша күчми. ВИЧлы кешеләр башкалар кебек үк тигез хокукларга ия”.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: