Шәһри Казан

Чәчәкләрнең нигә кирәге бар, борының ис тоймаса?

Коронавирус белән авырганнар ис һәм тәм тоймауга зарлана. Бер карасаң, гап-гади функцияләр инде. Аларны сизмичә дә яшәп була төсле. Ә чынлыкта... Яңа пешкән ипинең хуш исен иснәгәннән дә авызга сулар килү, шул ипине авызыңа салганчы төкрекләреңне йотып тору, ипине сындырып алып (алай тәмлерәк бит, ә?!) авызга салу һәм аның кайнарылыгын, тәмен тою үзе ни тора!

Ис һәм тәм тою югалса, рецепторларның функциясен кире кайтарып буламы? Ни өчен безнең мондый сәләтебез югала? Бу сорауларга танылган балалар табибы Евгений Комаровский җавап бирә.
– Бик күп тикшеренүләр күрсәткәнчә, Ковид-19га хас иң төп билге – ис һәм тәм тоймау. Шартлы рәвештә, вирус нейроннарны, ягъни ис һәм тәм тою өчен җавап бирә торган нерв күзәнәкләренә зыян сала.
Коронавирус вакытында гына түгел, ис һәм тәм тоюның салкын тиеп, борын тыгылмаганда да югалуы ихтимал. Әмма бу бөтенләй башка очрак һәм тоемлау сәләте бик тиз арада кире кайта.
Хәзер күп биналарга һәм җәмәгать урыннарына тән температурасын үлчәп кертәләр. Тик: “Бу нәрсә исе?” – дигән сорауга җавап коронавирусмы-юкмы икәнен, тән температурасына караганда төгәлрәк билгеләячәк. Исне тоясыз икән, димәк, сезгә бары салкын тигән.
Шунысы сөендерә, коронавирус вакытында нейроннарның яңадан тернәкләнү сәләте бар. Кызганыч, ис һәм тәм тою процессы бетүне туктатып булмый. Әмма бу функция иртәме-соңмы кире кайтачак. Шуны да онытмаска кирәк: бернинди таблеткалар да, үләннәр дә, әфсеннәр дә ис белән тәм тоюны кире кайтармаячак. Тоемлау сәләте өч атнадан өч айга кадәр вакыт үткәч кайтачак, – ди Евгений Комаровский.
 Инфекционист Анна Горбунова да бу уңайдан үз фикерен белдерде:
– Гомеремдә бер генә тапкыр ис һәм тәм тоймадым. Шуны гына әйтә алам: бу бик уңайсыз хис.
Өске сулыш органнарының эпитилияләре вирус тарафыннан зыян күрә. Эпителияне үзен ике төрлегә бүлергә мөмкин: респирацияле һәм сенсорлы. Сенсорлы эпителиянең тагын ярдәмчел күзәнәкләре бар, алар нейроннарны тукландырып тора. Вирус турыдан-туры сенсорлы нейроннарга үтеп керми, чөнки аларның вирус белән бәйләнерлек рецепторлары юк. Мондый рецепторлар үпкәләрдә күп, шуңа да вирус аларга “бәйләнә” дә инде.
Ярдәмчел күзәнәкләргә зыян килгәч алар баш миенә ис һәм тәм тою буенча сигналларны тапшыруга тәэсир итә.
Вирус әлеге күзәнәкләрне үзәк нерв системасына юл буларак файдалана. Мондый төр вирусларга коронавирус кына түгел, ә А гриппы, герпес, полиовируслар, котыру чире, парагрипп вирусы, аденовируслар һәм япон энцефалиты да керә, – дип аңлатма бирде Анна Горбунова.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Реклама

Фото: 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: