Шәһри Казан

«Чистай малайлары»н татар авылларына кертмиләр

Шайтан суы, акбаш, Чистай малае, яшел елан... Аракыны ничек кенә атамасыннар, аның эше бер - кешене юлдан яздыру. Казанда юлдан язган кешеләр күп яши, күрәсең. «ФедералПресс» мәгълүмат агентлыгы белән Стратегик коммуникация һәм социаль проектлар институты Россиянең иң күп эчүче шәһәрләр исемлеген барлаган. Исерткеч эчемлекләр буенча Казан бишенче урынны яуласа, аракы...

Шайтан суы, акбаш, Чистай малае, яшел елан... Аракыны ничек кенә атамасыннар, аның эше бер - кешене юлдан яздыру. Казанда юлдан язган кешеләр күп яши, күрәсең. «ФедералПресс» мәгълүмат агентлыгы белән Стратегик коммуникация һәм социаль проектлар институты Россиянең иң күп эчүче шәһәрләр исемлеген барлаган. Исерткеч эчемлекләр буенча Казан бишенче урынны яуласа, аракы эчү буенча - өченчене.
Балта белән өйне җимергән
Алкогольгә мәхәббәт Краснодар, Уфа һәм Владивосток якларында бик көчле икән. Казанлылар елына 15,73 литр исерткеч эчемлек чөмерсә, Краснодарда - 20,63 литр, Мәскәүдә нибары 7,55 литр. Әлеге исемлекне төзегәндә, сыра исәпкә алынмаган. Аракыга Санкт-Петербург, Уфа, Казан халкының исе китсә, Ростов-на-Дону, Пермь һәм Мәскәү шәһәрләрендә үлә-бетә вино, коньяк һәм экзотик коктейльләр сосалар. Мәскәүне Россия­нең иң аек шәһәре, дип таный белгечләр.
49 яшьлек Евгений Николаев та Казанның «исерек» дигән данын ныгыту өчен өлеш кертә. Без аның белән Республика наркология диспансерында очраштык. Башкалабызның иң күп эчүчеләр исемлегенә керүен ишеткәч, әңгәмәдәшем гаҗәпкә калды, хәтта ышанырга да теләмәде.
- Болай булырга мөмкин түгел. Безнең эштәге бригадада беркем эчми, мин дә бик сирәк ычкынып китәм. Тернәкләндерү үзәгендә 10-15 ел дәваланам, һәрчак үз теләгем белән киләм. Елына бер-ике тапкыр бәйдән ычкынам да, баш күтәрмичә өч-дүрт көн эчкәч, хәл бетеп, монда киләм. 28 көн ятып чыгам. Табиблар яхшы. Эшкә уңган кешеләр, оешма директорлары да бар монда. Телевизор карыйбыз, китап укыйбыз. Ә кайвакыт, әйтик, Яңа ел табынында аракы торса, ул мине кызыксындырмаска да мөмкин, - диде Евгений.
Ул хәмергә 30 яшьтән соң тартыла башлаган. Беренче тапкыр «яшел елан»ның ни икәнен армиягә китәр алдыннан гына белгән. Билгеле, хәләл җефете моңа тыныч кына карый алмый, ире эчкән чакта, өйдә тавыш-гауга чыга. Евгенийның улы мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган, кызы КХТИда югары икътисад белгечлегенә укый. Улы бөтенләй эчми, ди. Аталарын орышалар орышуын, әмма тегесе бик үк колак салырга ашкынмый шул. Элек ешрак ычкына идем, хәзер сирәгрәк, ди Евгений. Тернәкләндерү үзәгендә кешене аек тормышка кайтару ике өлештән тора: беренчесе - дәвалау, икенчесе - тернәкләнде­рү. Әмма Евгений дәвалау бе­лән генә чикләнеп, тернәкләндерүдән баш тарта.
- Үзегезне алкоголик дип саныйсызмы? - дим.
- Саныйм, моны яшермим дә. Алкогольнең хроник авыру икәнлеген дә беләм, - диде Евгений.
Шешәдәшләре дә махмырдан интегә, әмма Евгений сыман, диспансерга кереп ятмыйлар.
- Яшьләр сырага ябырылмасын иде. Үзем дә элек сыра ­кибетендә эшләгән кеше буларак, аның ни икәнлеген беләм, зур бәйлелек тудыра ул. Бертуганымның сыра белән мавыгучы улына, «Рома, җитте, эчмә», дисәм дә, тыңламый, үзеңне бел, ди. Дөрес, мин дә хаклы түгел, әмма көн дә эчмим, миңа карама, дим. Алкоголь проблеманы хәл итми, өстәмә мәшәкатьләр генә китереп чыгара, - диде авыру.
Иң гаҗәбе - Евгенийны эшеннән куып чыгармыйлар. Әйтүенчә, хезмәттәшләре аның хәленә керә, җитмәсә, ул плиткаларны бик оста ябыштыра, чын мәгънәсендә, алтын куллы кеше. Евгенийның ычкынып, бер ай диспансерда дәваланганнан соң, ярты ел эчмәвен анык беләләр.
Республика наркология диспансерына алкогольгә бәйлелеге булган кешеләр берничә юл белән эләгә. Беренчесе - туганнары шалтыратуы буенча «Ашыгыч ярдәм» авыруны килеп ала. Икенчесе - Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмәдә диспансерның филиаллары бар. Районда гына дәвалап булмаган авыруларны башкалага җибәрәләр. Өченчесе - алкоголиклар үз теләге белән дә килә.
Диспансерның баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов сөйләвенчә, тернәкләндерү үзәгендә бушка һәм акчага дәваланырга мөмкин. Акча түләгән очракта, кешене учетка куймыйча, аноним рәвештә дәвалыйлар. Бюджет акчасына дәваланучыларны теркиләр. Андыйлар социаль яктан кыенлыклар кичерә, чөнки алкоголикларга өч ел машина йөртергә, утлы корал сакларга, каравылда эшләргә ярамый, эшкә кабул иткәндә дә наркологтан белешмә таләп итәләр. Дәвалану бик кыйммәт икән, тәүлегенә 1,5-2 мең сум чамасы чыга. Татарстанда 31 112 алкоголик рәсми рәвештә исәптә тора, теркәлмәгәннәре, ягъни аноним рәвештә дәваланучылар берничә тапкырга күбрәк, дип шаккатырды баш табиб урынбасары.
Тернәкләндерү үзәгендә 5-7 көн эчендә «запой»ны бетерүен бетерәләр, әмма башка төрле - психологик проблема кала бит. Тернәкләндерү, проблеманың катлаулыгына карап, бер айдан башлап алты айга кадәр дәвам итә. Дәвалану этабыннан соң, Евгений сыман, барысының да тернәкләндерү аша үтәсе килми, моның өчен мотивация бүлеге булдырганнар. Анда ятып чыккан 10 кешедән 7-8е тернәкләндерүгә ризалык бирә.
- Әлеге этап шәхес бе­лән эшләүне күздә тота. Әйтик, дәвалану бүлегендә 80 авыруга өч табиб белән биш шәфкать туташы туры килсә, реабилитация бүлегендә бер авыруга - икешәр белгеч. Дәвалау эшендә социаль хезмәткәрләр - консультантлар катнаша, алар заманында безнең диспансерда дәваланып чыккан кешеләр. Аларны башта волонтер буларак сынап карыйбыз, эшләре уңса, штатка алабыз. Консультантлар, беренче чиратта, шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаша, - дип сөйләде Илдар Таҗетдинов.
Заманында тернәкләндерү үзәкләрендә алкоголиклар гына булса, хәзер алар койкаларын наркоманнар белән бүлешергә мәҗбүр. Алар барлык авыруларның 20 процентын тәшкил итә. Наркоманнар, нигездә, яшьрәк кешеләр булса, алкоголик­лар - 40 яшьтән узганнар, әмма тегеләре дә, болары да бертөрле дәвалау курсы уза.
Авыруларның «ломка»сы булса, йөрәге борчыса, әлбәттә, кыйммәтле дарулар, тамызгыч (капельница) кулланалар. Тернәкләндерүдә дарулар бөтенләй кулланылмый, психотерапия ярдәмендә генә дәвалыйлар. Ни кызганыч, тернәкләндерүдән соң да ычкынып китүчеләр бар икән. Һәр дүртенче авыру - хатын-кыз. Алар бүлегендә 50ләп койка, буш урын табам, димә. Балигъ булмаганнар да кунак булып китә. Гомумән, монда килүчеләрнең берсен дә кире борып җибәрмиләр.
«Белая горячка»ның ни икәнен беләсездер. Андый вакытта сәрхуш күзенә төрле кыяфәттәге кешеләр, җанварлар күренә. Илдар Таҗетдинов сөйләвенчә, бер пациент, тернәкләндерү үзәгенә килгәнче, «белая горячка» вакытында, кечкенә буйлы кеше йөри, дип уйлап, балта белән өйдәге бөтен җиһазларны җимергән.
- Яхшы тормыштан да хәмергә тартылучылар бар. Хәзер сыра банкасы күтәреп йөрүчеләр азай­ды, халык велосипедта җилдерә башлады. Әлеге уңай күренештә дәүләтнең роле бик зур. Иртәгә Болак урамында Рөстәм Миңнехановның велосипедка атланган плакатын элсәк, икенче көнне ярты Казан халкы велосипедка күчеп утырачак. Бермәл безгә Мәскәүдән дәваланучылар күп килә башлады. Казандагы тернәкләндерү үзәгендә бер ай яшәү 20 мең сумга төшсә, Мәскәүдә - 300 мең сум. Маршак исемендәге наркология үзәгендә әлеге хезмәт бер миллионга да җитәргә мөмкин, - диде Илдар Таҗетдинов.
Республика наркология диспансерының телефон номерлары: 8 (843) 272-35-43 (регистратура), 272-33-11 (баш табиб).
«Рамазан аенда аракы саттырмыйбыз»
Казаннан аермалы буларак, республика районнары үзләрен тәртиплерәк тота. Чирмешән районындагы 1637 кеше яши торган Лашман авыл җирлеге (Әмир авылы да керә) башкарма комитеты җитәкчесе Дания Нуретдинова сүзләренчә, элеккегә караганда, хәзер урамда исереп йөрүчеләр юк. Лашман районда аракы эчү буенча моңарчы бишенче урында торса, хәзер сигезенчегә төшкән.
- Ураза аенда аракы саттырмыйбыз. Кибетчеләр төнге уннан иртәнге унга кадәр алкоголь сатуны тыя торган законны төгәл үти. Яшьләр хәзер эчми, бизнес белән шөгыльләнә бит, - диде Дания Нуретдинова.
Татарстан авылларында ­хәлләр ярыйсы булса, чит өлкәләрдә яшәүче милләттәшләребез «яшел елан»ны үз авылларына якын да китерми. Пенза өлкәсе Әләзән авылыннан эшкуар Кязым Дебердеев сүзләренчә, саладагы 57 кибетнең өчесендә генә алкоголь сатыла, җитмәсә, өчесе дә «килмешәк»: «Магнит», «Пристань» һәм «Пятерочка», алар Әләзән эшкуарларына түгел, читтәге хуҗаларга буйсына.
Кязым әфәнде әйтүенчә, эчүчелек белән дин һәм эшкуарлык ярдәмендә көрәшеп була. Әләзәндә бүген 11 мәчеттән азан яңгырый, дингә хөрмәт зур. Туйларның барысы да аракысыз үтә. Яшьләр кечкенәдән үк хезмәткә тартыла, акча хакын белә, биш вакыт намаз укый. Кай арада аракы эчәргә, диген?
Демография ягыннан караганда да, Әләзәндә туучылар саны, үлүчеләргә караганда, өч тапкыр күбрәк! Югары Әләзән авылында да эшкуарлык киң тамыр җәйгән, анда туучылар ике тапкырга күбрәк.
- Гаилә никадәр бай яшәсә, шулкадәр ишлерәк була. Түбән Әләзән халкының матди ягы начаррак. Авыл федераль трасса буенда, хәрби часть янында урнашкан. Халык ялкаурак, татарлар белән руслар буталып беткән, ә безнең авылда бер рус гаиләсе дә юк. Татар авылы булса да, Түбән Әләзәндә демографик күрсәткеч сөенерлек түгел, - диде Кязым Дебердеев.
Чувашстанның 500ләп хуҗалыгы булган Тукай авылыннан эшкуар Әгъзам Шакиров әйтүенчә, «Чистай малайлары» саладагы 15 кибетнең райпоныкыларына гына кереп оялый. Тукайда да яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.
Түбән Камада яшәүче Александр Неверов узган ел «За трезвость» медаленә ия булган. Аңа әлеге бүләкне Халыкара аеклык академиясе вәкилләре тапшырган. Мондый медальләр Татарстанда бишәү генә. Соңгы 27 елда Александр Неверов авызына аракы да, тәмәке дә капмый, зыянлы гадәтләргә 33 яшендә мат куйган, ә аңарчы 15 ел тарткан. Бүген ир-ат җәмәгать эшендә катнашып, түбәнкамалыларга алкогольнең зыяны турында сөйләп йөри.
Сүзен-сүзгә
Солтания Гатауллина, психолог:
- Кешеләр, аракы эчеп, хисләрен баса, канәгатьсезлеген яшереп калдыра. Эчүне ташлау кешенең баш мие эшчәнлегеннән тора. Хәмергә тартылу кечкенәдән килә. Әти-әни баласына карата йә артык кайгыртучан булса, йә диктаторларча үстерсә, бала хисләрен тышка чыгара алмый. Моны кемдер уңай якка борып җибәрә ала: йә рәсем ясый, йә музыка белән шөгыльләнә башлый, һәрхәлдә, үзен таба, ә аракы эчүчеләр үзләрен тапмый.
Эчкечелеккә күбесенчә үз-үзенә ышанмаган кешеләр бирелә. Әгәр проблема бик тирәнгә киткән булса, бу очракта кешегә психиатрлар һәм неврологларның гына ярдәме тиячәк. Хәзер кая карама, бөтен җирдә сыра сатыла. Ана эчә, ә баласы аңа карап утыра. Әти-әни эчкәнне миңа да ярый бит инде, дип уйлый бала, чөнки аның өчен ата-ана - авторитет. Тәрбия мәсьәләсе бүген бик аксый. «Улым, эчмә», - дип, үзең эчеп утырсаң, моның бернинди файдасы булмаячак.
Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясендә хәбәр итүләренчә, 2015 елның беренче дүрт ае буенча, алкоголь сату күләме (сыраны исәпкә алмаганда), узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, биш процентка кимегән. Ә 2012 ел белән чагыштырсак - 38 процентка!
Петр I заманында, хәмер белән көрәшү өчен, «Эчүчелек өчен» дип аталган чуен медаль чыгарылган. Чылбырын исәпкә алмаганда, авырлыгы - алтыдан башлап 14 килограммга кадәр булган. Тарихка иң авыр медальләрнең берсе булып кереп калган ул. Чамадан тыш эчүче сәрхушләргә аны полиция участогында кидергәннәр. Кайбер мәгълүматлар буенча, медальне атна буе киеп йөрергә тиеш булганнар.
Баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов
Республика наркология диспансерында эчкечелектән дәвалыйлар
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: