Шәһри Казан

«Декретный»лар түләмиләр дип борчыласы булмаячак

Быел пособие түләргә теләмәгән намуссыз оешмаларда эшләүче яшь аналарга җиңел сулап куярга да була. 2015 елның 1 июленнән тормышка ашырылучы яңа программа нигезендә Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге хезмәткәрләргә пособиеләрне турыдан-туры түли.

- Бу программа халык өчен уңайлы. Банкротка чыккан оешмалардан күп кенә хезмәткәрләр пособие ала алмый тилмерә. Ә монда документлар тапшыру тәртибе шул ук калса да, пособиене үзебез исәплибез, хезмәткәр пособиене күчерү өчен исәп-хисап счетын гаризада үзе күрсәтә, - ди Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин.

Әлеге "Турыдан туры түләүләр" программасы, 2014 елга нәтиҗәләр, быелга максат-бурычлар турында Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлегенең еллык коллегия утырышында сөйләштеләр.

Кризис, илдә икътисади тотрыксызлык күзәтелсә дә, узган елгы нәтиҗәләр зарланырлык түгел. Татарстанда туучылар санының артуы, эшсезлек күрсәткеченең түбән булуы сөендерә.

Реклама

- 2014 елда эш урынында һәлакәткә эләгү очраклары 68гә җиткән. 2013 ел белән чагыштырганда (ул елда 103 очрак теркәлгән булган), бу азрак. Әмма уйланырлык сәбәпләр бар. Шул 68 кешенең 20 се төзелеш оешмаларында бәхетсезлеккә очраган. Димәк, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеп бетмәгән, инструктаж буенча эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмаган. Тагын бер начар күрсәткеч - эш урыннарында авыр тән җәрәхәтләре алу. Андыйлар Татарстан буенча 172 кеше исәпләнә. Күбесе хәзер эшли алмаучы 1, 2нче төркем инвалидлар. Куркынычсызлык темасы көн кадагында булырга тиеш. Моны прокуратура, хокук саклау органнары да күзәтү астына алсын иде, - диде чыгышында Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев. Украинадагы сугышлар нәтиҗәсендә республикага качаклар кайта. Араларында пенсионерлар, авырлы хатын-кызлар да бар. Аларга социаль пособиеләр тулы күләмдә түләнергә тиешлеге дә кисәтелде.

Фото info.tatcenter.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: