Шәһри Казан

Депрессиядән нәрсә коткара? 

Табигать шартларына бәйле булган кешеләр өчен көз һәм яз айларындагы җил-яңгырлар үзе бер сынау кебек. 

Күпләр хәлсезлеккә, баш авыртуына зарлана. Хроник авырулардан интегүчеләр дә һава торышы үзгәрешләрен авыр кичерә.
Атмосфера басымы үзгәрешләренә, беренче чиратта, баш мие тамырлары һәм йөрәк мускуллары сизгер була. Шуның аркасында баш авырту, баш әйләнү, йөрәк еш тибү, арыганлык хисе барлыкка килә. Кайбер кешеләрнең бөер өслеге адреналин – стресс гормоны эшләп чыгара башлый. Шул сәбәпле кеше тиз кызып китүчәнгә әйләнә. Шуның өстенә, кешенең эшләү сәләте һәм  игътибарлылыгы кими. Кайберәүләр калтырый башлый, ашкайнату системасы белән проблемалар килеп чыга. Табиблар бу халәтне “метеоневроз” дип атый, – дип аңлата невролог Виктор Косс.

Мондый көннәрдә күп ашамагыз һәм майлы ризыклардан баш тартыгыз, дип киңәш итә диетолог Людмила Денисенко.
– Ашказаны тулы булса, йөрәк тибешенә йогынты ясый, кан басымы уйный башлый. Шуңа да көнгә берничә тапкыр, аз-азлап кына ашагыз. А, С, Р витаминнарына бай булган яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирегез. Алар нерв системасына һәм кан тамырларына уңай йогынты ясаячак. Болар: кара карлыган, лимон, сырганак, гөлҗимеш. Алардан морслар, чәйләр ясап эчегез. Нерв системасы өчен, каһвәгә караганда, алар яхшырак йогынты ясаячак. Рационга кишер, бавыр, уылдык, атланмай кертегез. Әгәр дә әле Д витамины кабул итмисез икән, аны кичекмәстән кабул итә башларга кирәк. Бу витамин кәеф күтәрү өчен генә түгел, иммунитет өчен дә бик файдалы, – ди табиб.

Иң мөһиме – йокыгызны туйдырырга тырышыгыз. Чөнки начар йоклау метеосизгерлекне берничә тапкырга арттыра. Әгәр дә тиз генә йокыга китә алмыйсыз икән, җылы ванна керегез һәм тынычландыра торган дарулар эчегез, ди Людмила Денисенко.

Фото: https://unsplash.com/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: