Шәһри Казан

Дәвачы Омар Шакур: «Мин – Аллаһы Тәгалә кулындагы инструмент»

Омар Шакур - экстрасенс, дәвачы, парапсихолог, акыллы киңәшче, гомумән, кызыклы әңгәмәдәш. Аның белән аралашырга рәхәт, ул сөйләгәннәрне сәгатьләр буе тыңлап утырырга мөмкин. Дәвалау, күрәзәлек сәләте ачылганчы, Омар гап-гади «җир кешесе», дөресрәге, тележурналист булган. - Моннан ун еллар элек, Ташкентның бер эре телеканалында эшләгәндә, бер дә уйламаганда, урын өстенә яттым. Ул...

Омар Шакур - экстрасенс, дәвачы, парапсихолог, акыллы киңәшче, гомумән, кызыклы әңгәмәдәш. Аның белән аралашырга рәхәт, ул сөйләгәннәрне сәгатьләр буе тыңлап утырырга мөмкин. Дәвалау, күрәзәлек сәләте ачылганчы, Омар гап-гади «җир кешесе», дөресрәге, тележурналист булган.
- Моннан ун еллар элек, Ташкентның бер эре телеканалында эшләгәндә, бер дә уйламаганда, урын өстенә яттым. Ул чакта мин «Фабрика звезд»ның аналогы өстендә эшли идем. Ял итеп алам дип яткан идем, шуннан тора алмадым. Ел ярым яттым, чын мәгънәсендә үлә башладым. Табиблар да, халык дәвачылары да килеп карады, авыруның сәбәбен белмәделәр. Инде параличланам дигәндә генә, телевидениедәге остазым миңа бер таныш мулласын җибәрде. Килеп керүгә үк ул, нәселегездә дәвачылар-күрәзәчеләр бармы, дип сорады. Әниләр ягыннан булган икән андый кешеләр. Мулла, йә шул сәләтне кабул итәсең, йә үлеп китәсең, диде. Минем белүемчә, экстрасенслар, күрәзәчеләрнең барысына да диярлек шул юлны узарга туры килгән. Мин моны үзенә күрә бер чистарыну процедурасы дип кабул иттем. Көннәрдән бер көне үз-үземне тыя алмыйча елый башладым. Акылдан шашам дип торам. Муллага шалтыраткан идем, ул, синең өченче күзең ачылган, диде. Менә шул көннән бирле кешеләргә булышам. Мин моны югарыдан бирелгән вазифа итеп кабул итәм, ягъни мин - Аллаһы Тәгалә кулындагы инструмент.
- Сезгә күбрәк нинди проблемалар белән киләләр?
- Минем булышуга караганда, кешеләр күбрәк психологик ярдәмгә мохтаҗ. Тормышларын кора алмыйлар, кешеләр белән уртак тел таба алмый интегәләр, бер-берләреннән көнләшәләр, сихер белән күп мавыгалар. Сихер дигәннән, аны чит кешеләр түгел, янәшәдәгеләрең эш­ли. Беркөнне ир белән хатын килде. Бергә яши алмый башладык, диләр. Киленне яратмаганлыктан, ирнең анасы аларга сихер ясаган. Әни кешеләрнең балалары тормышына кысылу, улын килененнән көнләү, араларын суытырга омтылу очраклары бик еш очрый. Кызганыч, Татарстанда сихер бе­лән мавыгучылар аеруча күп. Бозым кую белән, гадәттә, көчсез, булдыксыз, рәнҗетелгән кешеләр шө­гыльләнә. Сөйдергеч куй әле дип, хатын-кызның эчке күлмәген тотып, миңа хәтта ирләр дә килә. Мин, бу мескен бәндә башка сихерчегә барып, тормышын җимермәсен дип, аларны алып калган булам. Шул вакытта аңнарына да сеңдерергә тырышам: ошаткан кешең бар икән, аны сөйдергеч ярдәмендә түгел, үз көчең белән үзеңнеке ит. Кыз теләми икән, аптыратма. Сөйдергеч ул сине бәхетсез генә итә: ниндидер көчләр ярдәмендә ул кеше сиңа тартыла, әмма сине яратмый, синең белән яши алмый. Нәтиҗәдә ул да, син дә бәхетсез буласың.
- Сез бөтен кешегә дә ярдәм итәсезме?
- Кешеләрне миңа Ходай җибәрә бит. Сайланып тормыйм, кулдан килгәнчә барысына да ярдәм итәм. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында төрле кешеләр бар. Беркөнне бер абзый килде дә, баерга ярдәм ит әле, берәр дога укымассыңмы, ди. Миннән калмас, укыр­мын, әмма моның өчен үзегезгә дә тырышырга кирәк бит, дим. Ә мин аны «күрәм»: саран, карун кеше. Берничә тапкыр килде, артымнан тик аптыратып йөри. Түзмәдем, соңгы тапкыр кайчан сәдака биргән идегез, исегезгә төшерегез әле, дидем. Ходай юмарт кешеләрне ярата, чөнки үзе дә шундый. Син берне бирсәң, Ул сиңа йөз итеп кайтара.
- Уңышны үзеңә җәлеп итү турында китаплар күп языла, бер-ике сүз белән генә әйтегез әле, аның сере нәрсәдә?
- Сере гап-гади: яхшы нәрсә турында гына уйларга кирәк. Һәр уйлаган фикер материальләшә. Шуңа да мин гел әйтәм: яхшы әйбер турында гына уйлагыз. Начар уйлы кешеләрнең тормышында бер генә нәрсә дә юньле бармый. Кешегә Ходай күп нәрсәне биргән, куллана гына белергә кирәк. Уңышка ирешү өчен экстрасенс та, әллә нинди көчкә дә ия булырга кирәкми.
- Димәк, кеше үз язмышы белән үзе идарә итә ала?
- Әлбәттә, Аллаһ һәр кешегә сайлау мөмкинлеген, акыл дигән нәрсәне биргән. Тормышларыннан канәгать булмаган кешеләр миңа еш килә. Мин аларга карыйм: язмышында бер нәрсә күренә, тормышта ул башкача. Күптән түгел скайп аша Франция­дән бер ханым белән аралаштык. Ул миннән, балаларым булырмы, булса ничәү, дип сорый. Мин беркайчан да күрәзәлек итмим, алдагы тормышларын күрсәм дә әйтмим. Аның язмышында мин туарга тиеш булган өч баланы күрдем. Әмма алар юк. Сөйләшә торгач, аңлашылды: дүрт тапкыр баласын төшергән. Аларның өчесе язмышына язылганы - Ходайдан бирелгәне булган. Аборттан соң балага уза алмый икән. Димәк, үз язмышына үзе каршы килгән. Аны үз теләге белән үзгәрткән. Һәр кеше - үз язмышы, үз проблемасының авторы.
- Сихер белән шөгыль­ләнүчеләр күп, дидегез. Үзеңне алардан ничек сак­ларга кирәк?
- Дога укып. Кешеләр, саклый дигән булып, булавка кадап куя. Үзләре белән әллә нинди амулетлар йөр­тәләр. Экстрасенслар арасында да зур акчага саклагыч амулет ясаучылар бар. Иң яхшы саклагыч ул - намаз. Бу хәтта фәнни яктан да расланган. Намаз уку бит ул Ходай белән аралашу дигән сүз. Шуңа да мин кешеләрне догалар-сүрәләр укып дәвалыйм. Күпләр миңа күрәзәлек итүемне сорап килә. Алдагысын белмәвең хәерле, дим мин аларга. Аллаһы Тәгалә сезгә бәхетле язмыш юраган икән, артык тырышып китеп яки кул кушырып утырып, сез аны үз кулыгыз белән җимерергә яки инде күңелсез хәбәрләр ишетеп, тормышыгызның калган өлешен куркып-сагаеп уздырырга мөмкинсез. Багучыга барма, башыңа бәла алма. Бу мин уйлап чыгарган әйтем түгел, халык үзе тудырган гыйбарә. Тормышта төрле хәлләр була. Нәрсәне дә булса югалтыр­га туры килә. Әгәр дә Ходай сездән аны алган икән, зарланмагыз. Ул аны юкка гына эшләми. Шул рәвешле Аллаһы Тәгалә сезне йә яманнан коткара, яки алга таба тагын да яхшырагын бирә. Үзегез белән булган күңелсез хәлнең сәбәбен аң
ларга тырышыгыз. Берәр кешене гаепле дип күрәсез икән, уйлагыз: бәлки, аның аша Ходай сезгә сабак бирергә уйлагандыр, шуның ярдәмендә үзегез өстендә эшләргә, камилләшергә кушадыр. Нишләп әле шул очракны үз файдаңа кулланмаска? Әлеге кешедән үч алу турында уйлаганчы, үз өстегездә эшләгез. Күңелсез хәлләр булганда да аның үзегез өчен файдалы ягын эзләп табарга кирәк. Сезнең тормышыгыз берәү генә. Һәр минутыгызның кадерен белегез, моның өчен Аллаһка рәхмәтегезне әйтергә онытмагыз!
Омар Шакурдан берничә киңәш
Соңгы вакытларда бозымны кайтарам, шәхси тормышыңны көйлим, карьера ясарга булышам диюче экстрасенс-күрәзәчеләр күбәйде. Белүебезчә, аларның күбесе гап-гади алдакчылар. Ялганчылар тозагына ничек эләкмәскә?
Шарлатаннар, гадәттә, күп нәрсәләр вәгъдә итә.
Үзләрен ачыктан-ачык рекламалыйлар.
Алар кеше нәрсә ишетергә тели, шуны әйтә. Беркемнең дә ачы дөреслекне ишетәсе килми, татлы ялганга алдануны өстенрәк күрә. Шуның өчен дә алдакчы багучыларга халык аеруча күп йөри.
Алар акчаны сорап ала һәм билгеле бер бәя куя. Әгәр дә сиңа Аллаһы Тәгалә ул сәләтне бушка биргән икән, аны бизнеска әйләндерергә кирәкми.
Кайбер алдакчылар кешене башта бушка кабул итә икән. Үзенә ияләштереп бетергәннән соң, күп акчалар сорый башлыйлар. Күптән түгел бер хатын килде. Багучы фәлән кадәр сумма акча алып килмәсәң, мин сихерне кире үзеңә кайтарам дип куркыткан. Минскидан бер ханым шалтыратты: экстрасенска барган да, тегесе, туган көнеңдә үләчәксең, җаның өчен түләргә кирәк, дигән. Моңа багучыга бөтен булган акчаларын, алтыннарын, хәтта машина ачкычын да бирергә туры килгән. Шарлатаннар кешегә психологик һөҗүм ясый, шуның нәтиҗәсендә, кеше аның йогынтысы астында кала.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: