Шәһри Казан

Гриппка каршы прививканы кайчан ясатырга?

Гриппка каршы прививка ясатырга уйлаган идем. Моның өчен алдан әзерлек кирәкме? Вакцинаны кайчан ясату яхшырак?
Алия Вафина, Әлки.

Реклама

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре әйткәнчә, грипп - балаларны да, олыларны да аямый торган йогышлы авыру. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы - гриппка каршы вакцина ясату. Прививкадан соң кеше организмында гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен ике-дүрт атна вакыт кирәк, шуңа да табиблар вакцинаны авыру эпидемиясе башланганчы, көз көне, ягъни октябрь-ноябрь айларында ясатырга киңәш итә. Прививка ясатыр алдыннан аерым әзерлек кирәкми. Бары, вакцинациягә кадәр ике атна кала, кешенең салкын тиеп авырмаган булуы мөһим. Прививка ясатыр алдыннан, табиб сезне карарга тиеш.


Сорау, тәкъдим, фикерләрегезне редакциябезгә
8 (843) 562-50-12, 562-50-03 номерлары аша юллый аласыз.
8 (917) 851-69-62 WhatsApp
shahri-kazan@tatmedia.com
vk.com/shahrikazanda


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: