Шәһри Казан

Хәрәкәттә – бәрәкәт. Җәяү йөрегез!

Дөнья шулай яратылган инде, безнең арада типсә тимер өзәрлек пәһлевандай тап-таза кешеләр дә, гарип-горабалар да бар. Шулай да һәркем, үзенең авыруын сизү белән, аннан мөмкин кадәр тизрәк котылырга тырыша: тизрәк табиб янына йөгерә, ул тәкъдим иткән даруларны эчә, күбрәк ял итәргә, ятып торырга гадәтләнеп китә. «Сәламәтлек - иң зур байлык»,...

Үзем авылда туып-үстем. Шуңа күрә авыл халкының холкы да, тормыш-көнкүреше дә таныш. Авыл кешесен гадәттә әтәче уята. Таң атуын белдереп, ул кычкыруга, ашарга сорап, башка хайваннар: сыер-сарыклар, кәҗәләр, каз-үрдәкләр аваз сала. Эт тә оясыннан чыгып, хуҗасына гына ишетелерлек итеп өреп куя. Хуҗаларга инде аларны туендырудан башка чара калмый. Өй белән абзар арасында аңа шактый «хәрәкәтләнергә» туры килә. Әти-әнисе торгач, бала-чага да иркәләнеп ята алмый инде.

Безнең авылда элек-­электән башлангыч мәктәп кенә иде. Җидееллыкны - өч, урта мәктәпне алты чакрымга йөреп укыдык. Җәй көне - җәяү, кышын - чаңгыда. Бүген авылда балалар саны кимегәнлектән, мәктәп­ләр дә ябыла. Балаларның күпчелеге башка авылларда укый. Мәктәптән кайтуга да сине шактый эш көтеп тора. Аларның берсен генә дә иртәгәсе көнгә калдырып булмый. Кыскасы, авыл кешесенең бер тәүлектә аяк өстендә күпме вакыт булуын, күпме юл үтүен исәпләсәң, шактый зур саннар килеп чыгар иде.

Авыл кешесенең үз үлчәме. Соңгы елларда авылда эшне механикалаштыру буенча күп кенә чаралар күрелсә дә, авыл кешесе көрәк, сәнәкне музейга тапшырырга җыенмый, көн дә куллана. Мондый эш коралларын тотмаучыларга кайберәүләр хәтта сәерсенеп тә карый. Үзенчә фикер йөртсә дә, кызыксынучанлыгы зур авыл кешесенең. Бервакыт мин авылга кайтканда, берничә күрше хатыны бездә чәй эчә-эчә телевизордан концерт карап утыра иде. Шунда берсе сорап куймасынмы: «Бигрәк матур җыр­лый. Син беләсеңдер, кайда эшли икән бу Илһам?» «Филармониядә җырлый», - дим. «Җырлаганын үзем дә күрәм. Кем булып эшли?» - дип төпченә күршем. Җыр­чы һөнәре булуын, моның үтә авыр һәм бик сирәкләр генә башкара ала торган хезмәт булуын аңлатырга туры килде. Күршем дәшмәде. Бәлки, Казанда яшәсә дә, Илһам Шакировның кем булып эшләвен дә белми дип уйлагандыр.

Шәһәр тормышына мин авыр ияләштем. Университетта дәресләр көне буе диярлек бара иде. Дәрестән соң китапханәдә семинарга әзерләнергә кирәк. Ә утыру туйдыра, хәрәкәтләнәсе, йөгерәсе килә. Тора-бара мин мондый торгынлык хәленнән чыгуның өлешчә генә булса да әмәлен таптым. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркына барып, һәр иртәдә ярты сәгать йөгереп кайтырга гадәтләнеп киттем. Чаңгычылар ­секциясенә дә язылдым. Кичләрен тулай торакка да җәяү кайта башладым.

Укуны тәмамлап, эшкә керешкәч тә, мин җәяү йөрү «чире»ннән арына алмадым. Лаеклы ялга киткәнче, эшкә көн дә җәяү бара, җәяү кайта идем, һава торышының нинди булуына карамастан. Әлбәттә, эшкә җәяү йөрүемне бергә эшләгән хезмәттәшләрем белә иде. Кайберәүләр инде олыгаеп килгән кешенең һәрдаим җәяү йөрүенә сокланды, икенчеләре исә сәерсенеп карады. Акча кызгана дип уйлаучылар да булгандыр, мөгаен. Ләкин ничек кенә булмасын, җәяү йөрүдән мин үземә ләззәт табам, күңелем тынычлана, мускулларым хәрәкәткә килә кебек тоела. Журналист кешегә анысы да мөһим: җәяү йөргәндә, яңа темалар башка килә, яза башлаган материалның сюжеты конкретлаша. Кем ничектер, үземнең язмаларыма да исемне җәяү йөргәндә уйларга гадәтләнеп киттем.

Реклама

Яшьрәк чакта чаңгычыларның җыелма командасында чыгыш ясаганда дистанциядә берәрсе узып китсә, бөтен тынычлыгым югала иде. Әгәр финишка җиткәнче аның артыннан җитеп, узып китә алмасам, әле ул берничә көн дәвам итәргә дә мөмкин. Бу чир миндә әлегә кадәр сакланды. Җәяү барганда, берәрсе мине узып китә икән, мин адымнарымны ешайтам, аның алдына чыгу әмәлен күрәм.

Билгеле, җәяү йөрүнең төп сәбәбе акчаны янга калдыру түгел. Эшкә барып кайту өчен транспорт чыгымнарына аена уртача 800 сум чамасы акча китә. Моның белән баеп булмый. Минемчә, иң мөһиме - җәяү йөрү сәламәтлек өчен бик файдалы: саф һавада буласың, бөтен органнарың хәрәкәтләнә. Җәяү йөрүне табиблар да хуплый бит. Дусларым арасында да минем кебек җәяү йөрергә яратучылар аз түгел. Мәсәлән, күренекле галим, академик Рүзәл Юсупов йок­лар алдыннан, ким дигәндә, ярты сәгать урамда йөреп керә. Педагогика университетының ректоры булып эшләгәндә дә, хезмәте буенча беркетелгән машина булуга карамастан, эшкә еш кына җәяү йөрде. Озак еллар партия өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән Фикърат Табеев иртән эшкә җәяү килә иде. Бер очрашу вакытында моның сәбәбе белән кызыксынгач, аның: «Җәяү йөргән кешегә грипп кагылыр­га курка, урамда мин чын тормышны күрәм, кешеләр белән сөйләшә алам», - дигәне хәтердә.

Мин һәр кеше җәяү йөрсен, иртә-кич йөгерсен дигән карашта тормыйм, чөнки һөнәрләрнең төрлесе бар. Әйтик, көне буе сыерлар көтеп кайткан агайга яки малайга «син нигә кичләрен ярты сәгать кенә булса да йөгереп кермисең», дип бәйләнү гаделсезлек булыр иде. Ул болай да көне буе йөргән бит инде. Авыр физик хезмәт белән шөгыльләнүчеләргә, төзүчеләргә, урам себерүчеләргә дә эштән соң утырып ял итү, бәлки, файдалырактадыр. Әмма иҗат әһелләренә, дәүләт хезмәткәрләренә, күпчелек эш вакытларын компьютер артында үткәрүчеләргә җәяү йөрү кирәк дип саныйм. Бу фикернең дөреслегенә төшенү өчен, бер-ике атна машинага да, шәһәр транспортына да утырмагыз. Кәефегезнең күтәрелә төшүенә шикләнмим.

Мин үземне пәһлевандай таза кеше дип санамыйм. Шулай да республика матбугатына 55 ел хезмәт иттем. Бу вакыт эчендә дүрт тапкыр больничныйда булдым. Ятим үскән, күп кенә борчулар, авырлыклар кичергән кеше өчен моны күп дип булмый. Шуңа күрә дә үземнән чыгып әйтәм: җәяү йөрегез! Хәрәкәттә - бәрәкәт.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: