Шәһри Казан

Иң файдалысы — гади су эчү

Җәй көне күпләр төз гәүдә турында уйлый. Диетологлар артык авырлык җыймас өчен иң мөһиме дөрес тукланырга кирәк дип саный. Бу хакта Төбәкара клиник диагностика үзәгендә диетолог-табиб Айлинә Шәйдуллина белән сөйләштек.

Табиб әйтүенчә, иммунитетны ныгыту бик мөһим. Моның өчен күпләргә таныш лимон, имбирь, гөлҗимеш, мүк җиләге, суган шулай ук А, Е, С витаминнары һәм составында цинк, бакыр, селен кебек микроэлементлар булган ризыклар ашау файдалы.

Әгәр дә кеше гел утыра торган эштә эшли икән, углеводларга бай ризыкларны киметергә кирәк. Шулай ук ашауны да көненә 3-4 тапкырга калдырырга киңәш ителә. Ашаганнан соң тагын ашыйсы килү теләге калсын. Чөнки тукланганнан соң гадәттә, 25 минуттан соң гына ашказанының тулганы сизелә. Сүз уңаеннан, чынлап та ашыйсыгыз киләме, юкмы икәнен тикшерә торган бер нәтиҗәле ысул бар: бер стакан су эчеп куярга кирәк. Шуннан соң сезнең эчәсегез киләме, әллә ашыйсыгызмы? Менә шуңа карап организм нәрсә теләгәнен билгеләргә була. Ә менә йокларга өч сәгать кала бөтенләй ашамагыз.

Реклама

Тозлы, консервланган ризыкларны, ярымфабрикатларны күп ашаудан тыелыгыз. Аларны чамасыз куллансаң, организмга токсинлы тәэсире булуы бар. Баллы, камыр ризыклары, кәһва белән дә сак булырга кирәк. Иң яхшысы файдалы майлар, төрле яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, чикләвекләр, ярмалы, кузаклы ризыклар ашау. Кеше җитәрлек күләмдә су эчәргә тиеш. Балсыз, газсыз эчемлекләр әйбәтрәк. Иң файдалысы – гади су эчү.

Үзеңне сәламәт хис итәр өчен көненә 6-7 сәгать йокларга кирәк. 23.00 сәгатьтән дә соңга калмый йокларга яту мөһим. Гел ашыйсы килеп торганда кайчак яраткан эш белән шөгыльләнү дә кәефне күтәрә.

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: су
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: