Шәһри Казан

“Иң куркынычы – тромблар кинәт килеп чыга”

Гормоннар ярдәмендә дәваланасызмы? Контрацептивлар куллану да хасмы? Тромбоз яман шеше булган, инсульт кичергән, өч көннән артык хәрәкәтсез ятканнар һәм 60 яшьтән узганнар өчен генә куркыныч түгел.

13 октябрь – Бөтендөнья тромбозга каршы көрәш көне иде. Шул уңайдан тромб авыруларын кисәтү, дәвалау ысуллары турында табиб-кардиолог, Татарстанның “Антикоагуляция” проекты кураторы Данил Сафин белән сөйләштек

– Данил Дамирович, нәрсә соң ул тромб?

– Кызганыч, әмма, җәмгыять тромбозның асылы, ни дәрәҗәдә кеше өчен куркыныч булуы турында белеп бетерми. Статистикага килгәндә, ел саен җирдә яшәүче 250 кешенең берсе тромбоздан үлә. Миокард инфаркты, ишемия инсульты, үпкә белән бәйле төрле авыруларның сәбәбе – тромблар. Бу – кан тамырларындагы тыгыз кан кисәкчекләренең формалашуы дигән сүз, алар кан әйләнеше системасының ирекле агымына комачаулый. Тромбоз үсешенә китергән факторлар: кан составы үзгәрү, тамыр стеналарына зыян килү һәм кан агымының үзгәрүе. Иң куркынычы – тромблар кинәт килеп чыга, 30 процент очракта кеше үлеменә китергән сәбәп – артериаль тромбоз. Артериаль, йөрәк куышлыгындагы тромблар эләгеп торган урыннан ычкынып китеп, кан тамырлары буйлап хәрәкәт итәләр, теге яки бу орган ишемиясенә китерергә мөмкиннәр. Әгәр тромблар баш миендәге кан тамырларына килеп эләксә ишемия инсульты, аяк кан тамырларына тыгылса – гангрена күзәтелергә мөмкин.

– Тромбларның барлыкка килү сәбәбе нәрсәдә?

– Артерияләрдә тромбларның барлыкка килүнең төп сәбәбе – кан тамырларында атеросклеротик бляшкалар хасил булу һәм артерия стеналарына зарар килү. Кызганыч, күп очракта ул бляшкаларны кеше тоймый. Ә менә алар яраланса, кан тамырында тромб хасил була. Бу процесс атеротромбоз дип атала, кеше гомеренә зур зыян сала. Атеротромбознын төп сәбәбе – атеросклероз. Бу хроник артериаль авыру, ул липид метаболизмы бозылу аркасында килеп чыга һәм кан тамырларының эчке стенкаларына холестеринның ябышуына китерә. Атеросклероз өчен төп куркыныч факторлар: тәмәке тарту, холестеринның югары булуы, кан басымы күтәрелү, шикәр авыруы, симерү, аз хәрәкәтләнү, эмоциональ стресс, дөрес тукланмау, нәселдәнлек.

– Тромбоз берничә төрле була дип ишеткәнем бар.

– Берсе артериаль тромбоз булса, икенче төре – веноз. Кан тамырыннан өзелгән тромбоембол кисәкчәләр кан агымы белән йөрәкнең уң як камерларына эләгеп, алга таба үпкә артериясенә керергә мөмкин. Бу бик куркыныч. Үпкә кан тамырларының тромбоэмболиясе барлыкка килә, еш кына үлемгә китерә. Бу йөрәк-кан тамырлары авырулары арасында өченче урында тора. Соңгы ике дистә елда бу авыруның тотрыклы артуы теркәлә. Веноз тромблары хасил булуның күп кенә факторлары бар. Алар арасында иң әһәмиятлеләре: бот сөяге сыну, тез яки оча-бот буынына операцияләр, зур операцияләр, җәрәхәтләр, умыртка баганасына зыян килү, химиотерапия, хроник үпкә авыруы, йөрәк эшчәнлеге бозылу, гормоннар ярдәмендә дәвалану, контрацептивлар куллану, яман шеш, йөклелек һәм бала тудыру, инсультлар, өч көннән артык хәрәкәтсез яту, лапароскопик хирургия, симерү, тамырларның варикозы, 60 яшьтән узганнарга аеруча сак булырга кирәк.

– Тромблар барлыкка килүне кисәтү өчен нишләргә?

Веноз кан оешу хирургия операцияләре кичергәннән соң күзәтелергә мөмкин. Шуңа да авыруларга операциядән соң акрынлап йөрергә, аякларга махсус компрессион трикотаж кияргә кушалар. Веноз тромбозының ерак араларга сәяхәт иткәндә барлыкка килүе дә бар. Шуңа да сәяхәт итүчеләргә күп сыеклык эчәргә, бигрәк тә очкычта еш һәм даими күнегүләр ясау, йоклата торган даруларны, спиртлы эчемлекләрне чамасын белеп куллану кирәк. Кысан кием киңәш ителми, ул кан әйләнешенә начар тәэсир итәргә мөмкин. Веноз тромбозы килеп чыгу куркынычы булганда, аякларга эластик оеклар кияргә кирәк. Аспиринны веноз тромбозын кисәтү чарасы дип уйлау зур хата. Дәвалану ысулларын табиб белән киңәшләшү мөһим.

 

Реклама

Кандагы холестерин күләме - 5 ммоль/л, кан басымы 140/90га кадәр нормаль санала.

___________________________________________________________

Сорау

Йөрәктә тромб булганда нишләргә?

Татарстанда йөрәк куышлыгында тромблар вакытында ярдәм итә торган махсус кабинетлар бар дип ишеткән идем.

Зәринә Сафина,

Казан.

Данир Сафин, табиб-кардиолог:

– Кан тамырларыннан тыш, тромблар йөрәк куышлыкларында да барлыкка килергә мөмкиннәр. Бу аеруча йөрәк гемодинамикасы бозылганда яки йөрәк алды органы зурайган очракларда еш була. Алдагы әйтеп киткән үзгәрешләр миокард инфаркты, йөрәк аневризмасы, башка авырулары вакытында очрый. Тромбоэмболлар теләсә кайсы органга барып җитәргә мөмкин. Йөрәк куышлыкларындагы тромбларны төп кисәтү чарасы – антикоагулянтлар кабул итү. 2017 елдан башлап Татарстан хөкүмәте, сәламәтлек саклау министрлыгы һәм “Порта Вита” компаниясе ярдәме белән антикоагулянт кабинетлар эшли башлады. Бу проектның төп максаты – тромб хасил булу куркынычы югары булган авыруларны дәвалау һәм күзәтү. Шушы максат белән бу авыруларга кан оешуны акрынайта торган препарат билгеләнә, бу даруны кабул иткән пациентларга даими анализлар биреп, тикшеренеп тору кирәк. Татарстан – Россиядә антикоагулянт кабинетлар челтәре эшли торган биш төбәкнең берсе. Бүген республикада мондый 27 кабинет эшли, аларда 4800 гә якын авырулар антикоагулант терапия ала.

___________________________________________

Учакта әзерләнгән ризык картайта

Төрек басмасында кешене картайта торган 8 ризык турында язганнар, дип хәбәр итә РИА Новости. Аның берсе – шикәр. Баллы ризык җыерчыклар барлыкка китерә һәм тәннең сыгылмалыгын киметә. Фасфудлар, кыздырылган майлы ризык, маргарин, консервлар аркасында йөрәк авырулары башланырга, кан тамырларына зыян килергә мөмкин. Кәһва, эшкәртелгән иттән ризыклар – казылык, сосискалар һәм тоз шулай ук организм өчен зыянлы. Организм сусызлыктан интегә башлый. Борычлы ризык та файдалы түгел. Картаюга китерә торган тагын бер продукт– күмердә, учакта әзерләнгән ризык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: