Шәһри Казан

"Икенче тапкыр КТга  алып барганда, минем үпкәләрнең 90% ы зарарланган иде..."

...Наилә Рәхимҗан кызы өйдә дәвалана, антибиотиклар эчә, аннары терапевт уколлар билгели, әмма күп балалы әнинең хәле начарланганнан начарлана бара. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. Наилә Рәхимҗановнаны компьютер томографиясенә алып киләләр, ул үпкәләрнең биш урында зарарлануын күрсәтә.

Зарарлану мәйданы 75% тәшкил иткән, пациентны тиз арада хастаханәгә салалар.

"Мин башта гадәти палатага эләктем, миңа дәвалау билгеләделәр. Әмма уңай якка үзгәрешләр булмады. Кислород җитмәде, сулау авыр булды. Ике көннән соң миңа кислород тоташтырылды. Аннары табиблар Казан белән видеоэлемтә үткәрде, кыйммәтле препаратлар билгеләнде, әмма хәлләр яхшырмады. Шуннан иң куркынычы булды, табиблар бу халәтне «цитокин штормы» дип атыйлар, аннан соң мин реанимациягә эләктем. Бу вакытта мин аңсыз идем һәм мөстәкыйль сулый алмадым. Икенче тапкыр КТга  алып барганда, минем үпкәләрнең 90% ы зарарланганын күрсәтте".

Реанимациядә табиб анестезиолог-реаниматолог Дмитрий Александрович Чайко кизү торды. Ул шунда ук пациентны интубацияләү турында карар кабул итте. Шуннан соң ул аны ИВЛ аппаратына тоташтыра һәм медикаментоз йокыга кертә. Бу 1 июль иде. Наилә Алексеева реанимациядә 8 көн ятарга тиеш. Аның туганнары һәм якыннары өчен 8 куркыныч көн... Бу вакытта Наилә Рәхимҗан кызы өчен өйдә әнисе дога кылды, ире, 17 яшьлек кызы, җиде яшьлек улы, ә тагын ике игезәк кызлары - 4әр яшьлек нарасыйлары борчылды.

Реклама

"Мондый пациентлар исән калсалар да, алар инвалид булып калырга мөмкин, - дип сөйли табиб Дмитрий Чайко, - шуңа күрә безнең команда пациент гомерен саклап калу һәм тормыш тулы канлы булсын өчен барысын да эшләде”.

Табиб үзен герой дип саныймы, дигән сорауга, Дмитрий Александрович: "Юк, мин үз эшемне генә башкардым", - дип җавап бирде. Наилә Рәхимҗан кызының бу хакта фикере башка.

"Чайко Дмитрий Александровичка зур рәхмәт, ул мине коткарды, - дип сөйли ул. - Ул барлык кирәкле манипуляцияләрне вакытында үткәрде. Минем хәлем кискен иде. Реаниматологлар үзләре миңа 10-15 минут чамасы вакыт эчендә үлгән булыр идем дип сөйләделәр. Миңа Чайко ярдәм итә алды. Димәк, ул миңа икенче тормыш бүләк итте. Хәзер минем икенче туган көнем бар. Мин аны 1 июльдә билгеләп үтәчәкмен".

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәреннән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: