Шәһри Казан

Инсульт кичергәннәрнең өчтән бере дөнья белән хушлаша

Баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуы ул. Инсульт вакытында баш миенең өлешләренә кан килми башлый, шул сәбәпле, баш миенең кайбер өлешләрендәге тукымалар үлә. 

Авыру кискенләшкән вакытта инсульт кичергәннәрнең өчтән бере дөнья белән хушлаша

2018 ел статистикасы буенча, бу авыруны кичергәннәрнең 31 проценты һәрдаим кайгыртуга мохтаҗ, ә 20 проценты өлешчә һәрәкәтләнү сәләтен югалткан. Бары тик 8 проценты гына элеккеге тормышына кире кайта алган. Авыру кискенләшкән вакытта 35 процент кеше дөнья белән хушлашкан. 

Төрләре
Инсульт берничә төргә бүленә. Әгәр дә баш миенең артерияләре кысыла яисә тромба аркасында тыгыла икән, ул вакытта ишемия инсульты була. Бу очракта кан килмәү – баш мие күзәнәкләренә кислород тиешле күләмдә җитмәүгә бәйле. Инсультның 80 процент очрагы ишемия очракларына туры килә. 
Геморрагик инсульт кан тамырлары шартлап, баш миенә кан саву сәбәпле барлыкка килә. 

Билгеләр
Ир-атларда да, хатын-кызларда да инсульт билгеләре әллә ни аерылмый. Беренче билгеләр инсультның беренче сәгатьләрендә яисә беренче тәүлектә күренә башлый. Ә кайчагында өянәкләр бик тиз үсеш ала. 

Әгәр дә:
- кешенең очлыклары өлешчә эшләми башлаган икән яисә параличланган икән;
- мускуллары хәлсезләнгән икән;
- кискен баш авыртуы булса;
- баш әйләнсә;
- координация бозылган булса;
- күз күреме начарланса;
- кешенең йөзе асимметрияләнсә;
сөйләме начарланса – аңарда инсульт булырга мөмкин. 

Реклама

Ничек ачыклыйбыз?
Өй шартларында кеше инсульт кичергәнме юкмы икәнен ачыклый торган берничә күнегү бар. Башта авыруның елмаюын сорагыз. Инсульт вакытында елмаю “кәкрәя”, чөнки иреннең бер як очы өскәрәк күтәрелеп тора. 

Шуннан соң кешене сөйләштереп карарга кирәк. Инсульт кичергән кешегә гадәттә, сөйләшү авырлаша. 
Моннан тыш кешенең кулын күтәртеп карарга кирәк. Әгәр дә кулын авыр күтәрә икән бу шулай ук инсульт билгесе санала. 

Сәбәпләр
Инсультка китерә торган сәбәпләр төрле. Беренче чиратта, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше алып бармау. Дөрес тукланмау, начар гадәтләр, профилактика чарасы буларак, табибларга күренмәү; артериаль гипертензия; йөрәкнең ишемия авырулары; артык авырлык; кан оешу бозылу; шикәр диабеты; йөрәк ритмы бозылу – болар барысы да инсульт китереп чыгарырга мөмкин. 

Нормаль кан басымы булган кешеләргә караганда, артериаль гипертензиядән интегүчеләрдә инсульт 7-10 тапкыр ешрак очравы расланган. Йөрәк ишемиясеннән интегүчеләрдә инстульт булу куркынычы 2 тапкыр, ә тәмәке тарткан һәм аракы эчкән кешеләрдә 2-4 тапкырга арта. 

Беренче ярдәм
Әгәр дә кешегә инсульт булган дип шикләнәсез икән, “ашыгыч ярдәм”гә шалтыратыгыз. Авыруның башын 30 градус чамасы күтәртеп, яткызыгыз. Бүлмәдә тәрәзәләрне ачып куегыз. Дарулар бирергә, ашатырга яисә эчерергә киңәш ителми. Бу очракта ризык сулыш юлында тыгылырга мөмкин. Әгәр дә авыруның йөрәк тибеше сизелми башласа, ясалма сулыш һәм йөрәккә массаж ясарга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: