Шәһри Казан

Кан оешучанлыгын тикшерергә кил

13 октябрь көнне Россиядә Халыкара тромбоз көне үтә. Бу көнне илебез шәһәрләрендә клиник-диагностик акцияләр узачак. Алар кан тамырларында тромблар барлыкка килүгә бирешүчәнлекне ачыклауга һәм тромбопрофилактикага юнәлгән. Теләгән кеше махсус кабул итү пунктларына килеп, канның оешучанлыгына анализ бирә ала.

Казан шәһәрендә әлеге акция 13 октябрь көнне 10.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр Чехов урамында урнашкан РКБ-2 клиник-биохимик лабораториясендә узачак. Хастаханәнең матубгат үзәге хәбәр иткәнчә, кан оешучанлыгына анализ тапшыру бары тик туры булмаган антикоагулянтлар (фенилин, варфарин) белән дәваланучылар өчен генә. Бу даруларны контрольсез куллану аркасында тромблар яисә кан саву барлыкка килү куркынычы бар.

Акция Казан шәһәре, Чехов урамы, 1а йортында узачак. Түбәндәге телефоннардан алдан язылу сорала: клиник-биохимик лаборатория (843) 233-30-56, бердәм номер 8-800-100-19-68. Язылу шулай ук http://www.mnoportal.ru/ интернет-сайты аша да ашырыла.

Реклама

Кан оешучанлыгына анализ бармактан алына, нәтиҗәләре берничә минуттан әзер була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: