Шәһри Казан

Кесарев кисеме белән бала табу турында 5 сорауга ҖАВАП

Соңгы елларда баланы кесарев кисеме белән табучылар арта башлаган. Аның өстенлекләре, үзенчәлекләре турында Республика балалар клиник хастаханәсенең патология белән туган сабыйлар бүлеге мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш неонатологы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Фатыйма КАЗАКОВА белән сөйләштек.

Реклама


1. Нинди очракларда баланы кесарев кисеме белән табарга кушалар?

- Табиблар абсолют сәбәпләр аркасында яки хатын-кызның сәламәтлегенә, гәүдә төзелешенә, йөклелекне кичерүенә карап, кесарев кисеменә юлларга мөмкин. Абсолют сәбәпләр вакытында хатын-кызның гадәти юл белән баласын табарга бер өмете дә булмый. Әйтик, очасы бик тар, бала аналыкта аркылы яткан, медицина ягыннан гадәти юл белән табуга каршылыклар бар.
Кайбер очракта, хатын-кыз баласын гадәти юл белән дә тудыра ала, әмма бу аның, туачак сабыеның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Әйтик, карындагы ир бала дөрес урнашмаган, башы белән аска карап ятмый. Бу очракта да кесарев кисеме киңәш итәләр. Гадәттә, табиб авырлы хатын-кызны күзәтеп тора һәм йөклелек чорының 36нчы атнасында балага нинди юл белән туса яхшырак икәнен төгәл билгели ала. Соңгы нәтиҗәне бала тудыру йортында билгелиләр. Операцияне булачак ананың рөхсәтеннән башка ясамыйлар. Барысы да төгәл хәл ителгәч, кесарев кисеме ясау көне билгеләнә. Бу планлы операция дип санала. Кайчакларда кичектергесез очраклар килеп чыгарга һәм баланы уйламаганда гына ярып алырга туры килә. Әйтик, тулгак вакытында хатын-кызның хәле булмау, соңгылык куба башлау, карындагы балага һава җитмәү (гипоксия) очракларында кичекмәстән операция ясала.
Күп кенә факторларга бәйле рәвештә, хатын-кызларның үзләренең дә сәламәтлекләре мактанырлык түгел. Дөрес тормыш рәвеше алып бармау, аз хәрәкәтләнү, стресслар - барысы да йөклелеккә тәэсир итә. ЭКО (ясалма орлыкландыру ысулы) киң тарала бара. Болар барысы да кесарев кисеме белән бала табучылар санын арттыра.

2. Кесарев кисеме туачак балага зыян китермиме?

- Гадәти юл белән бала тапканда, карында яткан сабый якты дөньяга акрынлап җайлаша. Кесарево очрагында адаптация өчен вакыт аз. Шуңа да сәламәтлеккә зыян килмәсә дә, психологик яктан андый сабыйларга әйләнә-тирә мохиткә ияләшүе авыррак.

3. Хатын-кыз үз гомерендә ничә тапкыр кесарево ясата ала?

- Кесарев кисеме белән бала тапкан хатыннар аннары да балага узып, бала табарга сәләтле. Элек хатын-кызларга бары өч тапкыр гына кесарево ясатырга ярый дисәләр, хәзер мондый чикләүләр юк. Барысы да уңышлы уза икән, хатын-кыз күпме тели, шуның кадәр бала таба ала.

4. Кесарев кисеме белән бала тапкач, аны имезергә ярыймы?

- Кесарево вакытында эпидураль анестезия ясыйлар. Ләкин наркоз ясалса да, баланы имезергә ярамый дигән сүз түгел. Операциядән соң хатын-кызга антибиотиклар эчәргә туры килсә дә, имезгән вакытта кулланырга ярый торган даруларны сайларга була. Операциядән соң беренче көннәрдә әни кеше баласына угыз сөте (молозиво) ашата. Гадәти юл белән бала тапканда күкрәккә сөт иртәрәк төшсә, кесарев кисеме белән тудырганнан соң, өченче-җиденче көнгә генә барлыкка килә башлый.

5. Кесарево белән туган баланы анага кабул итүе авыррак, диләр?

- Кайбер очракларда операциядән соң, хатын-кызлар канәгатьсезлек, психологик яктан тотрыксызлык, баланы гадәти юл белән тапмаганга кәефсезләнү кебек хисләр кичерәләр. Мөгаен, бу бала тудыру процессы төгәлләнүе хакында хатын-кызның организмына гормональ сигнал бирелмәү белән дә бәйледер. Хатын-кыз, күпме көтеп тә, сабыйның туу мизгелләрен аңламый кала. Хәзер хастаханәләрдә бу проблеманы чишәргә тырышалар. Бала тууга, аны ананың күкрәгенә салалар. Баланы сөяргә мөмкинлек бирәләр. Бу хакта психолог белән киңәшләшергә дә була. Ничек кенә булмасын, кесарев кисеме белән бала тапкансыз икән, моны хәерлегә юрарга кирәк. Бу операция ярдәмендә газиз сабыегыз дөньяга аваз сала бит. Ана инстинкты һәр хатын-кызда бар һәм ул үзен төрле чакта сиздерергә мөмкин. Кесарево гына баланы яратуга комачаулый алмый.

Россиядә бала табучыларның уртача 22-25 проценты сабыен кесарев кисеме ярдәмендә тудыра. Татарстанда бу сан - 30 процент, Голландиядә - 10-15 процент, Бразилия, Кытайда 50 процентны тәшкил итә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 май 2018 - 10:53
    Төпсез чиләкләр Шәһәрдә яшәгән бала авылга кунакка кайта икән, ул төп йорттагы эреле-ваклы проблемаларны хәл итәргә, анысын-монысын төзәтергә, кыскасы, ул монда нәрсәдер эшләргә тиеш. Шәһәрдә дә кеше кул кушырып утырмый. Эт булып арырга мөмкин. Арыгансың икән – авылга кайтма. Ял итеп, йокыңны туйдырып кайт, чөнки монда синең кайларда нишләп йөрүең беркемгә дә кирәк түгел. Йоклап ята алмыйсың. Язу-сызу белән өстәл башында утыру да – соңгы чиктә генә.
    223
    0
    3
  • 20 май 2018 - 10:43
    «Рәхмәт сиңа, «алтын куллы» әтием!» Мин сезне үземнең алтын куллы әтием – Сәләхов Рамил Җәмигънур улы белән таныштырмакчы булам.
    142
    0
    0
  • 20 май 2018 - 10:10
    70
    0
    0
  • 20 май 2018 - 09:38
    Бабайлар һәм әбиләр, бакчага чыгыгыз! Казанның Авиатөзелеш районындагы «Крылья Советов» паркында 26 майда 12.00-18.00 сәгатьләрдә «Тормыш сөючеләр көне» бәйрәме була.
    71
    0
    0
  • 19 май 2018 - 13:00
    Илсөя Бәдретдинова: «Ул мине хәзер алдына алып сөя» Соңгы арада Илсөя Бәдретдинованы Инстаграм аккаунтына романтик рух керде: ниндидер ир-ат белән төшкән фотолар, һәрчак чәчәк гөлләмәләре... Илсөябез үзе дә чәчәк кебек: көннән-көн матурлана.
    2389
    0
    13
  • 19 май 2018 - 12:40
    Афиша 21-27 май
    203
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:35
    123
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:20
    Нәрсәгә тотынса – шуны булдыра Гаиләне учак белән тиңлибез, чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә.
    286
    0
    5
  • 19 май 2018 - 11:47
    Камыр эчендә гөмбә шашлыгы пешерү ЫСУЛЫ 250 гр шампиньон, 200 гр сыр, 250 гр чүпрәсез катлы камыр (кибеттә сатыла торган), 1 йомырка, тоз, борыч, үсемлек мае
    196
    0
    0
  • 19 май 2018 - 10:48
    Җилдерәчәкбез! Татарстанда барлыгы 3076 торак пункт исәпләнә, шуларның 559ында асфальт юллар әле һаман да юк. Быел 28 торак пункт арасында яңа юл салыначак. Аның гомуми озынлыгы – 69,4 км.
    201
    0
    0
  • 19 май 2018 - 10:20
    Киләчәк – роботлар кулында? Яки Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары ничек имтихан тапшыра Республика WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатында актив катнаша башлаганнан соң, техникум, көллият укучыларына таләпләр тагын да артты. Ә хәзер студентлар чыгарылыш дәүләт имтиханнарын да WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханы буларак тапшыра башлаячак. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына имтихан тәртибен өйрәнү өчен Кытай, Иран, Һиндстан вәкилләре дә килгән.
    110
    0
    0
  • 18 май 2018 - 20:01
    Быелгы «Бәллүр каләм» тапшыру тантанасында «Шәһри Казан»ның ике журналисты бүләкләнде Редакциябезнең талантлы һәм тәҗрибәле журналисты Дилбәр Гарифуллина күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    202
    0
    2
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 16 апрель 2018 - 10:23
    Корица белән бал кушылмасы яман шештән саклый Корица белән бал кушылмасы (бер өлеш корицага биш өлеш бал) ашказаны авыруларын җиңә, организмны вируслардан саклый, йөрәкне ныгыта.
    835
    0
    2
  • 16 апрель 2018 - 11:14
    «Нәни кулы белән бармагымны эләктереп алгач, җиңәчәгебезне аңладым» 2016 елда Татарстанда 110 мең бала вакытыннан алда туган. Бүген медицина алга киткән заманда, җитлекмичә дөньяга килгән сабыйларны тәрбияләү мөмкин эш. Республика клиник хастаханәсендә 460 граммлы булып туган баланың да гомерен саклап кала алганнар иде. Мондый үзенчәлекле сабыйларны тәрбияләү турында Республика балалар клиник хастаханәсенең патология белән туган сабыйлар һәм җитлекми туган балалар бүлеге җитәкчесе неонатолог Фатыйма КАЗАКОВА белән сөйләштек.
    685
    0
    1
  • 16 апрель 2018 - 12:09
    Гади ихлас балачак, кайда син? Оныгыма мәктәпкә макулатура алып килергә кушканнар. Өй бетереп, кирәкмәгән кәгазь эзлибез, ди кызым. Хәзер кытлык заманы түгел, бөтен әйберне дә табып була, мин әйтәм.
    470
    0
    3
Ночной режим