Шәһри Казан

«Кеше йога белән шөгыльләнми, йога кеше белән шөгыльләнә»

Соңгы арада йога белән кызыксынучылар артты. Ә аның кешегә йогынтысы нидә? Шул хакта йога укытучысы Юрий Киселев белән сөйләшәбез. - Йога белән күптән шөгыльләнәсезме? Кызыксыну нәрсәдән башланды? - 10 елга якын. Бер кеше миңа, синең тормышың яхшыга үзгәрергә тиеш дип, йога белән шөгыльләнергә тәкъдим итте. Шуннан бирле йога минем өчен...

Соңгы арада йога белән кызыксынучылар артты. Ә аның кешегә йогынтысы нидә? Шул хакта йога укытучысы Юрий Киселев белән сөйләшәбез.
- Йога белән күптән шөгыльләнәсезме? Кызыксыну нәрсәдән башланды?
- 10 елга якын. Бер кеше миңа, синең тормышың яхшыга үзгәрергә тиеш дип, йога белән шөгыльләнергә тәкъдим итте. Шуннан бирле йога минем өчен күнегүләр генә түгел, яшәү рәвеше һәм уйларым.
Инде менә биш ел тирәсе укытам. Дәресләргә төрле кеше килә. Кемдер бер тапкыр килә дә юкка чыга, кемдер бераз йөргәч туктый, ә башкалар өчен ул тормыш рәвешенә әверелә. Йоганы төрле кеше төрлечә аңлый. Мәсәлән, сезнең өчен ул келәм генә булыр­га мөмкин, кемдер өчен ул - ике учын тоташтырган кеше, кемдер өчен могҗиза... Ләкин йога - тормыш, рух ул. Санскрит теленнән тәрҗемә иткәндә, «элемтә» дигәнне аңлата. Минем өчен ул - кичереш.
- Йога кешегә нәрсә бирә?
- Кешеләрнең теләкләре зур һәм күп. Шул теләкләр аларда борчу тудыра һәм бәхетсез итә. Йога исә күпчелек кирәкмәгән теләкләрдән баш тартырга ярдәм итә, тынычлык бирә. Гомумән, күп нәрсәгә башка күзлектән карый башлыйсың. Кеше йога белән шөгыльләнми, йога кеше белән шөгыльләнә. Ул кешегә иллюзияләрдән, үзенә кирәкмәгән уйлардан арынырга ярдәм итә.
- Димәк, аның рухи файдасы күп. Тәнгә файдасы бармы?
- Йоганың күп төрләре билгеле. Әйтик, хатха-йога сәламәтлекне ныгытуга юнәлтелгән. Хаста кеше бәхетле була алмый, ә йога кешенең бар яктан да бәхетле булуын күз алдында тота, шуңа да сәламәтлеккә дә зур игътибар бирә. Гомумән, сәламәтлек белән проблемалар кешенең теләкләре күп булудан килеп чыга. Шул ук вакытта йога кешенең аңын да тынычландыра. Кеше аңы маймыл кебек, тынычсыз, һәрвакыт нәрсәдер тели.
- Дәресләргә күбрәк хатын-кызлар киләме, әллә ир-­атлармы?
- Күпчелек очракта хатын-­кызлар. Ир-атка нәрсә кирәк? Ашарына булып, акчасы бар икән, ул бәхетле, булмаса, борчулары башлана, акча табу юлларын эзли; ә менә хатын-­кыз белән катлаулырак. Аның теләкләре күп, шунлыктан аңлашылмаган әйберләр дә баштан ашкан. Хатын-кызга нәрсәнең ничек булуы кызык, ул барысына да төшенергә тели. Аннары бу дөньяда хатын-кызлар күбрәк газап кичерә. Шул газаплар аларны еш кына йогага алып килә. Даими бирә торган сораулары да: «Миңа нәрсә эшләргә? Кем булырга?» Хатын-кыз гел икеләнә - табигате шундый. Ә ир-ат үзенә нәрсә кирәген төгәл белә. Шуңа да гаиләдә ир-ат баш. Ә хатын-кыз исә, үз чиратында, ир-атны бәхетле итәргә сәләтле. Бу да йога. Бхакти-йога, ягъни мөнәсәбәтләр йогасы.
- Йога белән кайсы вакытта шөгыльләнергә кирәк?
- Кайбер төр йогаларда, иң кулай вакыт кояш чыгар алдыннан бер сәгать, диелә. Игътибар итсәгез, барлык диннәрдә дә гыйбадәт кояш чыгар алдыннан башлана. Бу - кешенең аңына әйләнә-тирә тәэсир итмәгән вакыт. Гомумән, йоганың диннәр белән бәйләнеше бар. Намазны гына алыйк. Анда да кабатлана торган күнегүләр бар. Намазның кеше рухына һәм тәненә файдасы расланган инде.
- Барлык кешегә дә йога белән шөгыльләнергә киңәш итәр идегезме?
- Юк, һәркем үзенә туры килгән шөгыль сайларга тиеш. Шәхсән мин йоганы бар нәрсәдә күрәм. Йога ул - урам себерү дә, баланы бишектә тирбәтү дә, сезнең интервью алуыгыз да... Ничек кабул итүеңә карый.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: