Шәһри Казан

Хастаханәгә 5,7 миллион сумлык бүләк

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстанның Премьер -министры Алексей Песошин республика балалар клиник хастаханәсенә 5,7 миллион сумлык сертификат тапшырды.

Әлеге сумманы хәйрия акциясе кысаларында министрлыклар, төрле ведомстволар, республика агентлыклары бер көн хезмәт хаклары исәбеннән җыйганнар.

Реклама

Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов исә, бу игелекле эш өчен барысына да рәхмәтен җиткерде. Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зиатдинов исә әлеге акчага УЗИ аппаратлары, үпкәләргә ясалма сулыш алдыру җайланмасы, бронхоскоп, башка кирәк-яраклар алачакларын әйтте. Бер бронхоскоп елына 170 пациентны тикшерергә ярдәм итә икән. Ә УЗИ аппараты ярдәмендә елына 4 меңнән артык пациентны төшерергә мөмкин.

Фото: http://tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: