Шәһри Казан

“Көнбагыш үрентесе ашап торам”

Венера Чтаева чикләвек, шыттырылган орлык үрентеләре, яшелчә, җиләк-җимеш белән генә тукланып тора. Ит, сөт, балыкны бөтенләй ашамый һәм сәламәтлегеннән дә зарланмый. Киресенчә, тере туклануга күчкәннән бирле, үземдә көч, энергия сизәм, ди ул.

Венера Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә туган. Университетны тәмамлаганнан соң, егерме ел югары уку йортында укыта.

Тере туклануга күчкәч, икмәк, кәнфит, тортларны үзе әзерли башлый. Танышлары да аларны яратып ашагач, «Мир Сыроеда» дигән бренд уйлап табып, кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, бүрттерелгән орлыклардан, он, шикәр, йомырка, сөт кушмыйча һәм термик эшкәртмичә генә, ризыклар әзерләүгә керешә.
– Сәламәт туклану белән кызыксыну кияүгә чыкканнан соң башланды дип беләм. Ирем вегетариан, ягъни ит, балык һәм диңгез продуктларын ашамый. Гаилә корып яши башлаганга биш ел булгач, мин дә шундый туклануга күчтем. Әмма әле баштарак рационда сөт ризыклары белән йомырка калды. Тагын биш елдан аларын да ашаудан туктадым. Күпмедер вакыттан соң үсемлек азыкларына күчтем, аларны пешермичә чи килеш ашый башладым. Икенче балам туганнан соң антибиотиклар эчеп, дәвалану курсы үтәргә кирәк иде. Баланы имезгәч, аңа сөт белән антибиотиклар да керә дип, башка дәвалану ысулларын эзләдем һәм шунда чи ризык белән туклану турында белеп алдым. Туклану рәвеше үзгәреп, өч айдан соң табибка баргач, ул сәламәтлек белән бернинди проблема да булмавын әйтте. Мины аның файдасын үз халәтемнән дә сизә идем. Көчем, энергиям артты, ашаганнан соң йокыга этәрми, тән тиресе яхшырды, – дип сөйли Венера.

Шуннан соң ул ризыкның кешенең сәламәтлегенә ничек тәэсир итүен өйрәнә. Төп эшеннән китеп, үсемлек продуктларыннан, пешермичә генә, ризыклар  әзерләү буенча мастер-класслар оештыра башлый. Әйтүенчә, алардан без белгән гадәти борщ та, окрошка да, оливье салатын да ясап була. Үзе ризыкларга күп итеп яшел тәмләткечләр, яшелчә кушып ашарга ярата. Чикләвек, төрле орлыклар куллана. Аларны исә төнгә суга салып калдыра.

Реклама

– Шул рәвешле аларның туклыклы кыйммәте арта, җиңел үзләштерелә, чөнки аксымнар аминокислоталарга, ә майлар майлы кислоталарга таркала. Ризыкны эшкәрткәндә организмда нәкъ менә шул процесслар булырга тиеш тә. Әгәр дә кеше бүрттерелгән орлык ашаса, организмга аны эшкәртү өчен энергиясен сарыф итәргә кирәкми, чөнки аңарда ул процесс инде болай да булган. Бу орлыкларда шытым үсенте булып үсеп китсен өчен, файдалы матдәләр – витаминнар һәм минераллар активлаша, энергия җыела, көч уяна. Шытымнарны “тере ризык” дип атыйлар һәм ул чынлап та шулай.

Организмыбызга эләгеп, алар, безгә табигатьтә булган иң файдалы һәм кыйммәтле әйберне биреп, биологик активлыгын күрсәтәләр. Чи ризыкта организм өчен мөһим булган молекулалар – энзимнар бар, алар ризыкны үзеннән-үзе эшкәртү процессын эшләтеп җибәрәләр. 40 градустан күбрәк җылынса, үләләр. Боларны ныклап өйрәнгәннән соң, үземнең дөрес юлда булуымны аңладым, – ди Венера.

Аның иң яраткан ризыкларының берсе – миндаль сөте белән окрошка. Аны ясау өчен бер стакан миндальне 12 сәгать суда тота һәм юып, блендерга сала. Шунда ук бер литр су агыза да изә. Барлыкка килгән сөтне кәстрүлгә бушата. Сөткә тоз сибә, шакмаклап туралган редис, кыяр, петрушка, укроп, яшел суган сала, авокадо да өстәргә була.
Көнбагыш орлыгы шытымнарын ашау да бик файдалы икән.

– Биш аш кашыгы көнбагыш орлыгын банкага салып, өстенә кайнамаган су агызыгыз да төнгә калдырыгыз. Иртән суны түгеп, банка өстен капкач белән каплагыз да бер тәүлек тотыгыз. Бу вакыт эчендә орлыклар шытым бирә, шуннан туфракка күчереп утыртасыз. Биш көннән үрентеләрен кисеп алыгыз да салат яки башка ризык өстенә сибегез. Көн саен ризыкка биш аш кашыгы (яки  илле данә) үсенте кушып ашау файдалы. Шуңа да туфрак тутырылган берничә савыт кирәк була. Көнбагыш калдыкларын туфрак белән кушыгыз һәм яңаларын утыртыгыз. Бу үсентеләрдә югары сыйфатлы аксым һәм майлар, лецитин, күп күләмдә магний, кальций, тимер, шулай ук йод, марганец, фтор, биотин, E, PP и B витаминнары, токоферол һәм башка антиоксидантлар бар. Алар организмның ракка каршы торучанлыгын арттыра, тукымаларның картаю процессын акрынайта, нерв системасын ныгыта. Көнбагыш үрентесен даими ашау атеросклероз барлыкка килү куркынычын бетерә, организмны начар холестериннан чистарта. Антибиотиклар белән дәваланганда яки дәвалану курсын узгач ашау да файдалы: алар ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген көйлиләр, дисбактериоздан булыша. Шыттырылган карабодай кебек үк, баш мие эшчәнлеген активлаштыра, хәтерне яхшырта. Шыттырылган яшел карабодайда С витамины ун тапкырга артыграк. Пешерегәненә караганда антиоксидантлар өч мәртәбәгә күбрәк. Шыттыру өчен иң җиңеле яшел карабодай, көнбагыш, бодай, фасоль, нут, соя. Аларны юып, салкын суга салып куегыз. Булачак үрентеләре ачымасын өчен, юыып торыгыз. Суны үзләренә яхшылап сеңдергәч, тәлинкәгә өстенә марля яки тукыма куеп, бер кат тезеп чыгыгыз. Өстенә тагын берк ат марля куегыз. Орлыклар яхшы җилләтелергә тиеш, югыйсә күгәрек хасил була, – дип киңәшләрен бирде Венера.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: сыроед
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: