Шәһри Казан

Коронавирусның кайтавазы берничә айга сузыла

Пандемия чорында вирус йоктырмас өчен иммунитетның нык булуы мөһим. Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев журналистлар белән очрашуда шундый фикер җиткерде.

Аның сүзләренчә, тиешенчә йокларга, эш белән ялны дөрес аралаштырырга һәм аксымнарга бай ризыклар ашарга кирәк икән.
– Яз башында коронавирусны күбрәге үпкәләргә зыян китерә торган вирус дип уйлаган идек. Әмма, ул кан тамырлары белән бәйле вирус булып чыкты. Авыруның беренче фазасында ОРВИ билгеләре күзәтелә: тамак кытыклап тора, бөтен гәүдә сызлый, баш авырта, тән температурасы күтәрелергә мөмкин. Әгәр кешенең иммунитеты нык икән ул вирусны җиңел уздыра, яки авыруны вакытында ачыклап, беренче ике көндә үк тиешле дәвалану билгеләнсә, авыру икенче фазага күчмәскә дә мөмкин, – ди табиб.

Икенче фазаның организмга ничек тәэсир итәсен белеп булмый. Дөрес, тәҗрибәле табиблар чамаларга өйрәнеп килә. Авырган кешедә коронавирусның кайтавазы 4-5 ай узгач та үзен сиздерергә мөмкин икән. Иң куркычы – тромблар барлыкка килү. Шулай ук нейроковид та кешегә тискәре тәэсир итә. Пациент агрессия, депрессия кичерергә, күпмедер дәрәҗәдә ниләр булганын хәтерләмәскә дә мөмкин. “Хәзер мин хастаханәдә баш психолог та”, – ди Рафаэль Шәвәлиев уенын чынын бергә кушып. Сүзнең ни дәрәҗәдә зур көчкә ия икәнен ул күптән аңлаган.

– Бер кешегә консультация уздырганнан соң анда яман шеш булуы ачыкланды. Диагнозы хакында пациент белмәде. Фельдшер өенә авыртуны баса торган укол кадарга китте. Шул чак ул шприцка дару тутырганда авыруның хатыныннан сораган: “Ә сезнең кайсы органда онкология? – дигән. Моны ишетеп торган пациент, фельдшер китүгә үк үз-үзенә кул салган. Сүз кешене дәвалый да, үтерә дә ала, – ди Рафаэль Шәвәлиев.

Реклама

Коронавирусны хастаханәдә тест нәтиҗәләренә генә карап ачыкламыйлар. Тест ул борын куышлыгында РНК молекулаларын гына күрсәтә. Кайчакта коронавирус билгеләре күзәтелмәгән кешенең тесты уңай булырга мөмкин, киресенчә, авыручы кешедә коронавирус юк дигән нәтиҗә була. Шуңа да кешенең хәленә дә зур игътибар бирәләр. КТГ ясыйлар, кан анализларын тикшерәләр. Диагноз куйганда антитәнчекләргә ышанырга ярамый. Чөнки алар башка вирус белән авырган вакытта да барлыкка киләләр. Кыскасы, кешедә антитәнчекләр булу нәкъ менә коронавирус белән авырган дигән сүз түгел. Гомумән, кешенең үз үзен саклау, яклау культурасы булырга тиеш. Ковид белән яшәргә өйрәнергә кирәк. Төрле вирусларга әзер булу мөһим.

Ковидлы пациентларны республика клиник хастахнәсендә дә дәвалыйлар. Ничек кенә булмасын, вирус хастаханәгә тулы көчкә эшләргә комачау итмәгән. Быел 14 тапкыр бавыр күчереп утыртканнар. Сүз уңаеннан, баштарак бу уникаль операция дип саналса, хәзер, гадәти булып кабул ителә. Урология буенча яңа технологияләр кайтарылды. Ашказанына, эчәклекләргә катлаулы операцияләрне хәзер лапароскопия алымын кулланып ясыйлар.
Табиб тиздән коронавируска каршы вакцина ясый башлаячакларын да әйтте.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: