Шәһри Казан

Күзләрегезне кояштан саклагыз (табиб киңәшләре)

Бүген күз авыртуыннан, күрү начарлануыннан зарланучыларны еш ишетергә мөмкин. Күз күрүен яхшыртып буламы? Күзлек кияргә кирәкме? Яшь белән бәйле күз проблемаларыннан арынып буламы? Безнең сорауларга Казан медицина университетының күз авырулары кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Фәрит Галимуллин җавап бирә. - Фәрит әфәнде, офтальмология өлкәсендә нинди авырулар киң...

Бүген күз авыртуыннан, күрү начарлануыннан зарланучыларны еш ишетергә мөмкин. Күз күрүен яхшыртып буламы? Күзлек кияргә кирәкме? Яшь белән бәйле күз проблемаларыннан арынып буламы? Безнең сорауларга Казан медицина университетының күз авырулары кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Фәрит Галимуллин җавап бирә.
- Фәрит әфәнде, офтальмология өлкәсендә нинди авырулар киң таралган? Аларны дәвалап буламы?
- Офтальмологиянең төп проблемасы - күзләрдәге хроник авырулар, чөнки аларны дәвалау җиңел түгел. Дөресрәге, аларны дәвалап та булмый. Әйтик, катаракта яисә башка төрле авыруларны операция, коррекция ярдәмендә төзәтеп булса, макулодистрофия, күз нервысының диск атрофиясе, сетчатка дистрофиясе кебек хроник авыруларны дәвалау авыр. Алар, гадәттә, илле яшьләрдән соң башлана һәм сукыраюга китерә. Алардан ахыргача котылып булмаса да, дәвалау ысуллары ярдәмендә, сукыраюны кичектерергә була.
- Күпчелек балаларны һәм яшьләрне ерактан күрмәү борчый. Ул нәрсәдән барлыкка килә? Аны ничек дәваларга?
- Сәбәпләре күп. Бу - генетик авыру, шуңа да баланың әтисе яисә әнисе начар күрә икән, баланың да ерактан күрми башлау ихтималы - 30 процент. Ата-ана икесе дә начар күрсә, ул 50 процентка җитәчәк. Ерактан күрмәүне комплекслы рәвештә төрле ысуллар кулланып дәвалап була. Моның өчен электр, магнит, лазер стимуляторлары һәм башкалар кулланыла. Шөкер, заманча технологияләр мондый мөмкинлек бирә.
- Күбебезнең эше компьютер белән бәйле. Күзгә зур зыян салмас өчен нәрсә эшләргә?
- Компьютер каршында озак эшләүчеләр еш кына коры күз синдромыннан интегә. Экранга карау күзнең йомылып алуын киметә, шунлыктан күздә корылык барлыкка килә. Моны булдырмау өчен һәр 45-60 минут саен күзләрне ял иттереп алыр­га киңәш ителә. Әйтик, тәрәзә янына килергә һәм бераз еракка карап торырга.
- Компьютер каршында эшләгәндә кия торган күзлек ярдәм итәме?
- Әйе, ярдәме бар. Әмма күз авыруларын дәвалый дип, газета-журналларда тәкъдим ителүче тишекле яисә башка төрле күзлекләргә ышанмас идем. Чөнки бу күзлекләр, дөрестән дә, барлык авыруларны да дәваласалар, безгә - офтальмологларга эш калмас иде. Мондый рекламага ышанмаска киңәш итәм.
- Күзлек һәм линзаны чагыштырганда, кайсысы яхшырак?
- Икесе дә бер, әмма линза өстәмә уңайлыклар бирә. Мәсәлән, спортчылар, актив тормыш алып баручылар өчен файдалы. Линза кигәндә, гигиена кагыйдәләрен үтәү кирәк. Нинди генә төре булмасын, күзгә кислород җитәрлек керсен өчен, аны төнгә салырга киңәш ителә.
- Соңгы арада лазер коррекциясе ярдәмендә күрү сәләтен яхшыртучылар күп. Коррекция ясаткан кешенең киләчәктә күзләре белән проблемалар тумаячакмы?
- Чит ил тәҗрибәсен исәпкә алганда, коррекцияне инде 20 еллап ясыйлар. Бу шактый вакыт, әлегә кадәр андый очраклар ишетелмәде. Ләкин шунысы бар: коррекция ясатканда флэп ясыйлар, ягъни компьютер ярдәмендә мөгез катлавын кисәләр, аның оптикасын үзгәртәләр, аннары киредән куялар. Ул 100 процентка яраша алмый, шуңа да берәр нинди җәрәхәт булган очракта, кузгалырга мөмкин. Ә болай куркынычы юк, яшь чакта ясатып калырга кирәктер.
- Кояштан кара күзлек кияргә кирәкме?
- Әлбәттә, чөнки ул күзләрне ультрафиолет нурлардан саклый. Билгеле булганча, артык оя шнуры күзләр өчен файдага түгел.
Махсус күнегүләр
Күзләрне ял иттерә торган махсус күнегүләр күз күрүен сакларга ярдәм итә. Аларны көн саен ясау күзне ял иттерә, күзләр корымый һәм кызармый. Күнегүләр өчен 7-10 минут җитә.
- 10-15 тапкыр башта уңга, аннары суңга карагыз. Предметларның һәм аларның детальләренең диапазонын киңәйтегез, шуннан соң күзләрегезне 2-3 секундка йомыгыз һәм күнегүне янә 1-2 тапкыр кабатлагыз.
- Киләсе күнегү шундый ук, ләкин бу очракта өскә-аска карарга кирәк. 3-5 секундлык ял ясап, 10-15 тапкыр кабатларга. Ял вакытында күзләр йомык булырга тиеш.
- Күзләрне сәгать йөреше буенча әйләндерергә, 10-12 тапкыр кабатларга, аннан соң кирегә шулай ук 10-12 тапкыр кабатларга. Күзләрне йомарга һәм 3-5 секунд ял иттерергә, аннан тагын әлеге күнегүне кабатларга.
- Күз алдындагы берәр предметка карагыз. Әкрен генә аның янында торган предметларны да кертегез. Күзләрегезгә авыр була башласа, янәдән бер ноктага карагыз. Берничә секунд карагач, диапазонны янәдән киңәйтегез. Күнегүне 3-5 тапкыр кабатлагыз.
- Башта уңга-өскә, аннары сулга-аска карагыз. Күнегүне 12-15 тапкыр кабатлагыз, шуннан соң уңга-аска, сулга-өскә карый башлагыз.
- Борын очына бармагыгызны китерегез һәм аңа карагыз. Шуннан бармагыгызны кул сузымына кадәр сузыгыз да, янәдән борыныгызга китерегез. 15-20 тапкыр эшләргә, шуннан соң күзне йомып, 6-8 секунд ял итәргә, күнегүне янәдән кабатларга.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: