Шәһри Казан

Марат Кәбировның бер нәрсәсе дә кешечә түгел инде...

ФГС - фиброгастроэндоскопия дигән сүздән кыскартылган. Эндоскоп дигән нәрсә ярдәмендә ашказанының бөтен җирен күрергә һәм анализлар өчен кирәкле нәрсәләрне алып чыгарга була икән.

Халык аны, гади генә итеп, «шланга йоту» дип йөртә.

«Шланга йоту» бик җиңел түгел. Авызыңа теләсә нәрсә кабып өйрәнмәгәч, организм һәрбер ят әйберне куып чыгарырга омтыла. Минем дә рефлексларга карыша-карыша, күздән яшьләр чыгып бетте. Хәтта авырту да беразга онытылып торгандай тоелды. Ниһаять, эшне бетерделәр. Торып утыру белән, табиб сорап куйды:

- Йөрәгең кайсы якта синең?
Сорау беркатлырак тоелса да, кыяфәте җитди булгач, шаяртуны уңайсынмадым, сулдадыр инде дип кенә җавапладым.

- Алайса, уң ягыңда нәрсә тибә соң? - диде ул, алдакчы малайны шелтәләгән сыман.
Мин дәшмәдем. Без космоста ниләр барлыгын, мең ел элек нәрсәләр булганын яхшы белсәк тә, үзебезнең организм белән бик таныш түгел бит инде. Шулай булгач, ни әйтәсең. Табиб бертын сынап карап торды да күкрәкне тыңларга тотынды. Һәм өстәл башында нәрсәдер язып утырган шәфкать туташына эндәште:
- Гаҗәп!.. Син дә тыңлап карале.

- Уң ягында да нәрсәдер бар шул... - дип аптырады шәфкать туташы да.
Һәм мин гомер эчендә беренче тапкыр акыллы сүз ычкындырдым:
- Аппендикс түгел микән диләр бит. Бәлки, шуның кайтавазыдыр?
- Юк инде. Бу бит югарыда. Йөрәгең икәү түгелдер бит?

Үз организмымның адәмчә түгеллегенә вакыты-вакыты белән аптыраган чаклар бар, әлбәттә. Артык үзенчәлекле, артык көтелмәгәнчәрәк инде ул. Шуны гына әйтү дә җитә. Җентекләп тикшергәннән соң, бик авыр диаг­нозлар куйган берничә очрак булды. Ә беркадәр вакыт узуга, теге чирләрнең үзен дә, эзен дә тапмадылар. Шуңа күрә, моңарчы уйлаганым булмаса да, «әллә чынлап та икәү микән соң» дип шикләнеп куйдым.
Яудан соң яки ниндидер хәлиткеч вакыйгалардан соң сине «ике йөрәкле» дип атасалар рәхәттер, әлбәттә. Бу бит инде синең әйбәтлегеңне үзеңнән башка да кемдер күрә дигән сүз. Ә шул ук сүзне хастаханәдә ишетү рәхәт түгел икән.

Реклама

Гомумән, минем беркемнекеннән дә аерылмаган гади генә тормыш белән гади кеше булып яшисем килә. Барып кына чыкмый... Йә фикерләр, йә кылган гамәлләр белән аерылырга туры килә. Монысына инде бераз күнегелде дә кебек. Шуның өстенә, организмыңның төзелеше белән дә аерылу... Кискен аерылу... Монысы бик авыр булып тоелды.
Бәхеткә, андый-мондый уйларга бирелеп торырга вакыт булмады. Ашыктырдылар. Һәм операциягә алып киттеләр. Кайсыдыр ак халатлының: «Ярты сәгать инде аңа...» - дигәне истә калган.
Тик монда да адәмчә булып чыкмады. Операцияне өч сәгатьтән артык ясаганнар. Соңыннан әйттеләр инде, сукыр эчәк бавыр астында урнашкан булган. Мондый очрак пациентларның нибары 2 процентында гына очрый һәм диагноз кую буенча да, операция ясау буенча да катлаулылар рәтенә керә икән. Шуңа күрә, андый пациентларның авыраеп китү очраклары ешрак була, үлүчеләр саны да 25 процентка күбрәк исәпләнә.

...Мин инде палатадагы караватта. Барысы да өн аралаш төш кебек кенә.
- Авыртачак инде, бөтен дөньяңны актарырга туры килде бит... Мондый очракның күптән булганы юк иде, - ди хәл белешергә килгән хирург. - Укол биреп торырлар. Өч көндә бераз аруланыр. Шуңынчы ашамый торырга кирәк.

- Рәхмәт сезгә... - дим мин һәм төртелеп калам. Исемен онытканмын. Югыйсә, операциядән чык­кач, шәфкать туташларыннан берничә тапкыр сораган идем. Ул киткәч, монда ничек килеп эләккәнемне хәтерләргә тырышам. Булмый. Палатадагы күршемнән хирургның исемен сорыйм. «Онытмаска кирәк, - дип уйлыйм. - Катлаулы исем дә түгел бит. Кем иде әле?..» Һәм искә төшерә алмыйм... Куркыныч булып китә. Хәтерсез дә калгач, адәмчә яшәп булмас инде...
- Борчылма, - дип тынычландыра палатадаш, - наркоз тәэсире генә бу. Озакламый бар да яхшы булыр.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: