Шәһри Казан

Моржлар

Сәламәт яшәү рәвешен кемдер бассейнга йөрү­дә, кемдер чи ризык белән туклануда, кемдер фитнес белән шөгыльләнүдә, ә кемнәрдер салкын суда коенуда күрә. Сүзебез соңгылары хакында.

«Салкын су ул - наркотик»
Салкын суда коенучы Динар Шәйморатовка шалтыраткач, Зәңгәр күлгә килегез, суга чумсагыз гына сөйләшәчәкмен, дип «куркытты». Болай да кыш көне һава температурасы ун градустан да төшмәсә ярар иде дип йөрим, кая инде ул суык суга чуму! Ә менә Динар тәвәккәлләгән.

- Моннан ике ел элек иптәшләрем Кач ману көнендә, бәкегә чумарга дип, Раифага барды. Мине дә чакырдылар. Беренче тапкыр суга шунда чумдым. Аңа кадәр бернинди дә әзерлегем юк иде. Судан чыктым, бөтен тәнем яна, суыкны сизмим дә. Бу миңа бик ошады, шуннан соң дуслар белән Зәңгәр күлгә йөри башладык. Өйдә салкын су белән коенуны гадәткә керттем. Иртән коенгач, рәхәт булып китә, шунда ук уянасың, үзеңдә көч сизәсең. Зәңгәр күлгә атнага бер тапкыр барам. Ял көнне күпләр озаклап йокларга ярата, җылы одеял астыннан чыга алмыйлар. Монда суыктан курыкмау гына түгел, ихтыяр көче дә кирәк, - дип сөйләде ул.


«Ихтыяр көче дә кирәк», - ди Динар Шәйморатов.

- Динар, моржлар грипп белән бервакытта да авырмыйлар, диләр...

- Бөтенләй авырмыйлар дип әйтү дөрес булмас. Мин, бераз хәлсезлек тоюга, сарымсак эчәм. Бер тыр­нак сарымсакны вак итеп турыйм да шуны бер стакан су белән эчеп җибәрәм. Ашарга да, чәйнәргә дә кирәкми. Сарымсак урынына бер төймә кара борыч та ярый. Боларны профилактика максатыннан да файдаланырга мөмкин. Миңа бик булыша.

Динарның сүзләренә караганда, соңгы вакытта моржларның саны арта.

- Бер тапкыр суга чумып караган кеше аны ташлый алмый. Салкын су ул наркотик кебек. Әмма һәрнәрсәнең чиге була, бернинди дә фанатизм булырга тиеш түгел. Суык суда мин бер тапкыр алты минут тордым. Судан чыккач, бернәрсә дә тоймый башладым. Суда озаклап торырга әле миңа иртәрәк икән дидем. Баштагы елларда берничә секундка чумып алу да җитә. Суга кергәндә тыныч булырга, каударланмаска кирәк. Ун минут йөзүчеләр дә бар, алар инде - унар еллык стажы булганнар. Судан чыккач, җылы итеп киенәбез, кайнар чәй эчәбез. Коенырга барганда, үзем белән итек, җылы шапка-бияләй алам.

Реклама

Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, «моржларның», суга кереп чыкканнан соң, җыелышып фотога төшү гадәте бар икән.

Чыныгу буенча үз системасын булдырган Порфирий Иванов күп­ләргә үрнәк булып тора. 30 яшендә аңарда яман шеш табалар. Авыруның соңгы стадиясе дигәч, ул, тизрәк салкын тиеп чирләр өчен, киемнәрен салып ташлап, урамга чыгып баса. Икенче көнне бозлы су белән коена. Чирләп китәр урынына, ул үзендә көч таба, аңарда яшәү теләге уяна. Авыруы да чигенә, шулай итеп ул сәламәтләнә. Суык көннәрдә дә баш һәм аяк киемсез йөри. Аның чыныгу системасы бик күпләргә ярдәм итә.


Иң өлкән моржга - 78 яшь
Әлмәтнең «Айсберг» чыныгу һәм кышкы йөзү үзәге җитәкчесе Михаил Землянов 79 нчы яше белән барса да, суда коенуын дәвам итә.

- Суык суда йөзүемә узган елны илле ел булды. Туберкулез, онкология белән авыручыларга кышын су коену тыела, диләр. Әмма мин онкологияне нәкъ менә шуның белән җиңүчеләр турында ишеткәнем бар. Төрле буын авыртуларыннан җәфаланучыларга да суга кермәскә киңәш итәләр. Ә менә хатын-кызларга файдасы зур, ул аларны консервлап куя, ягъни картайтмый. Нәтиҗәсен күрү өчен, даими шөгыльләнергә кирәк. Әллә нигә бер чумып кына булмый, - ди ул.

«Айсберг» үзәгенә 200 кеше йөри. Араларында 100әр метр йөзүчеләр дә бар. Ел саен озынлыгы 25 метр булган бәке ясыйлар. 31 декабрь көнне, яңа елга аяк басарга аз гына вакыт калганда, барысы бергә җыелып, суга кереп чыгалар икән. Бу аларның үзенә күрә бер традицияләре. Кышкы йөзү буенча бик күп ярышларда катнашалар. Күнекмәләрне ел әйләнәсендә уздыралар.

«Бер айлык баламны карга батырдым»
Буа Татар дәүләт драма театры директоры Раил Садриевның да узган елны салкын су белән коена баш­лавына егерме ел булган.

- 1994 ел азагында кулыма Порфирий Ивановның китабы килеп керде. 1995 елның 1 гыйнварында мин инде бәкегә дә чумдым. Бер айдан хатыным да иярде. Балага узгач та, салкын су белән коенуын дәвам итте. Суык­ка улыбызны табарга ике көн кала да чыкты. Ул көнне урамда 20 градус салкын иде. Улымны беренче атнадан ук өйдә салкын су белән коендыра башладым. Бер айлык вакытында мунчадан алып чыгып карга батырып алдым. Аллага шөкер, авырганы юк. Суык тидердем дип зарланучыларга да, салкын су белән коеныгыз, дим. Мин аның файдасын күрәм, - дип сөйләде безгә Раил.

«Атнага бер-ике тапкыр бәкегә чумам»
Әлмәт районының «Ямашнефть» берләшмәсе каршындагы прогимназиянең татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе Фәнзия Нуртдинова - 2001 елдан бирле моржлар рәтендә.

- Минем кан басымым югары иде. Танышларым суык су белән коенырга тәкъдим итте. Файдасын күрдем, сәламәтлегем яхшыр­ды. Салкын тиеп авырганым да юк диярлек. Салкын су белән кыш көне түгел, яз айларында «дуслашырга» кирәк. Мин дә беренче тапкыр бәкегә апрельдә чумдым. Әлмәттә Зәңгәр күл бар, һәр кыш шунда бәке ясыйбыз. Атнага бер-ике тапкыр чумарга тырышам, - диде ул.

«Суга башың белән чумып бетәргә кирәк»
Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең математика-информатика укытучысы Илмир Гәрәев тә атнага бер тапкыр бәкегә чума. Аның салкын су белән коена башлавына дүрт ел булган. Моржлар авырмый дип әйтүләре чынлап та бик үк дөреслеккә туры килеп бетми икән. Телефоннан аның ютәлләвен ишетергә туры килде. Әмма үзе, элекке кебек, берничәшәр көн температура белән ятмыйм анысы, дип акланган булды.

- Хәзер авыру тизрәк уза, организмым ныгый бара, күрәсең. Танышым инде ун елдан артык Зәңгәр күлгә йөри. Аның ничек итеп бәкегә чумуын, аннан нинди файда күрүен сөйләгәнен ишетеп, мин дә кызыктым. Шуннан бирле һәр атна диярлек Зәңгәр күлгә йөрим. Бер ун метр йөзеп тә киләм. Өйдә салкын су астында да торам, бассейнга да йөргәнем бар, әмма ачык һавадагы суга керүдән дә рәхәтрәге юк. Судан чыккач, кәеф күтәрелә, үзеңдә ниндидер бер уңай энергия сизәсең. Шунысы да бар: тискәре энергия синнән чыгып бетсен өчен, суга башың белән чумып бетәргә кирәк. Күпләр, судан чыккач, суыкны сизмәгәнлектән, киенергә ашыкмыйлар, әмма бу бик үк дөрес түгел, - ди Илмир.
Танышлары арасында аңа иярүчеләр булган, әмма бик тиздән югалып беткәннәр. Моның өчен тәвәккәллек, ихтыяр көчең дә булу кирәк шул.

Белгеч фикере
Республика медицина профилактикасы үзәгенең медицина тернәкләнүе бүлеге мөдире Галина Плеханова:
- Салкын суда коену сәламәтләнүнең экстремаль төре санала. Организмны ныгытуга караганда, аның ныклыгын сыный дияргә була. Бу очракта кеше чикләрне белергә тиеш. Югыйсә организм өчен файдалы булган кыска вакытлы стресс, киресенчә, зыянлы да булырга мөмкин. Чик дигәнең исә һәр кеше өчен төрле. Шуңа да суык су белән табиб рөхсәтеннән башка коенырга ярамый. Бигрәк тә йөрәкләре зәгыйфь булганнарга, хроник авырулардан, гипертониядән җәфаланучыларга, калкансыман биз эшчәнлеге, баш миенең кан әйләнеше бозылганнарга, сулыш органнары авырулы кешеләр сак булырга тиеш. Шулай да моржлар рәтен тулыландырасыгыз килсә, башта табибка күренегез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: