Шәһри Казан

«Начар канны алдыру – һәр кеше өчен файдалы гамәл»

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Иң яхшы дәвалану чараларының берсе - кан алдыру» - дип әйткән.

Кан алдыруны икенче төрле хиҗама дип тә атыйлар. Ул тире катламын кисеп, тәндәге оешкан начар канны суыртудан гыйбарәт. 2008 елдан бирле хиҗама белән шөгыльләнүче Миннур Тавдирякова сүзләренчә, начар канны алдыру һәр кеше өчен дә файдалы гамәл икән. Кан алдырып бик күп авырулардан дәваланырга була дип ышандыра ул. Миннур апа әлеге дәвалау чарасына очраклы гына килмәгән. Хаҗга баргач, ул Аллаһы Тәгаләдән кул белән эшли торган бер шөгыль табарга ярдәм итүен сорый.
- Беренче һөнәрем буенча мин медицина хезмәткәре, илдә үзгәртеп корулар башлангач, әлеге өлкәдән китеп, башка бик күпләр кебек сату-алу эше белән шөгыльләндем. Әмма аңардан туя башладым, акчаны кул белән эшләп табасым килде. Мин бәйли дә, чигә дә беләм, җир эшен дә бик яратам. Бәлки, шундыйрак эшкә кереп китәргәдер дип тә уйландым. Хаҗга баргач исә, Ходайдан үзем дә сизмәстән, шундый бер эш сорадым. Аннан кайткач, бер фатирыма ремонт ясап, шунда Кытай массажы сеанслары белән матурлык салоны ачмакчы идем, әмма барып чыкмады, - дип сөйли яңа танышым.

Тик Миннур апа барыбер массаж серләренә өйрәнә. Ул арада Мисырда яшәгән улы да гаиләсе белән Чиләбегә кайтып төпләнә, анда хиҗама ясаганнарын күреп өйрәнгән була, кайткач та шуның белән шөгыльләнә башлый. Әнисе дә, улыннан күреп, хиҗама ясауга керешә.

- Аллаһы Тәгаләнең нәрсәне дә булса бирәсе килә икән, ул аның юлын сиңа үзе чыгарып бирә. Бер дә уйламаганда, башта массажга, аннары хиҗама ясарга өйрәндем. Медицина белемем дә булгач, бу эшкә яратып тотындым. Иң элек массаж ясыйм, аннары үзем өчен диагностика үткәрәм: массаждан соң калган эзләрне, тән тиресенең төсен өйрәнеп, кайсы урында ялкынсыну процессы баруын ачыклыйм. Махсус дәфтәргә үзем өчен рәсем ясыйм, аңа кайсы урыннан кан алырга кирәклеген белгерткән нокталар төртеп чыгам, - ди Миннур апа.

Реклама

- Дәвалау процедурасы ничә көнгә сузыла? - дип сорыйм халык табибыннан.

- Нинди авыру булуга карап анысы. Кайбер вакытта бер генә сеанс та җитә. Иң мөһиме - авыруның сәбәбен ачыклау. Өйдә вак чебен барлыкка килсә, аны «Дихлофос» сиптереп тә бетереп була, әмма ул вакытлыча гына, чөнки берничә көннән тагын килеп чыгалар. Чебен чыккан урынны табып чистартсаң, черек суган, алмаңны табып ыргытсаң, башка чебен чыкмаячак. Менә шуның кебек, иң әүвәл авыруның чыганагын табарга кирәк. Кайберәүләр, минем бавырым гына авырта, шуны дәвалагыз, ди. Безнең организмда аерым дәүләтләр юк, алар барысы бергә бәйләнгән. Дәвалауны умыртка баганасыннан башларга кирәк. Канны ничә урыннан суыртып алыр­га икәнлеген дә кешенең авыруына һәм хәленә карап билгелим. Гемоглобины түбән булса, биш-алты урыннан гына алына. Кайвакытта бер генә урыннан алдыру да җитә, әмма ул дөрес җирдән алынган булыр­га тиеш. Бер кызның гел башы авырткан, аның сәбәбе гайморит булып чыкты. Мин аның әнисен дәваларга барган идем, әнисе кызымның гел башы авырта ди. Кызның авызы белән сулаганына игътибар иттем, борын тирәсеннән начар канын суыртып алдым да, минем анда һава йөри бит, ди. Шушы көнгә кадәр ул борын белән сулауның нәрсә икәнен дә оныткан. Бер процедурадан аның башы авыртуы бетте. Әмма тулы бер курстан соң ярты елга бер тапкыр организмны начар каннан чистартып торырга тәкъдим итәм. Шуның өстенә ул сөннәт тә булып тора, - ди хиҗама ясау остасы.

Миннур апа әйтүенчә, дәвалануны Аллаһы Тәгалә генә бирә. Ярдәмне фәкать Аңардан сорарга һәм аның булышачагына ышанырга гына кирәк, дигән фикердә тора ул.
- Кулларны, тәнне гел юып, чистартып торабыз. Ә безнең бит әле күңелебез-йөрәгебез дигән нәрсә дә бар. Кемгә дә булса үпкәлибез, ачуланабыз, көнләшәбез, нәрсәдән булса да канәгать түгелбез. Шул рәвешле эчебезгә тузан җыябыз, йөрәгебезне пычратабыз. Шуннан авырулар да башлана инде. Чистарыну өчен безгә тәүбәгә килергә, намаз да укырга кирәк. Күңелегез дә пакь-­чиста булсын, - дип киңәш итә Миннур апа.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: