Шәһри Казан

Онколог-маммолог Диләрә Сибгатуллина: «Хатын-кызның күк­рәктәге шешен беренче чиратта сөяркәсе, икенче урында ире, аннары гына үзе абайлый»

Онколог-маммолог Диләрә Шамил кызы Сибгатуллина мине чын мәгънәсендә гаҗәпләндерде. Хәер, әңгәмәне укыгач, табибның кайбер җаваплары сезне дә шаккатырыр, мөгаен.

Ул кызыксынучан табиб, һәрдаим белемен күтәреп тора. «Россия әдәбияты бик кызыксындырмый, чит ил хезмәтләрен укырга тырышам, күп нәрсәгә Европа илләре медицинасыннан өйрәнәм», - ди Диләрә. Шуңа да фикерләве башкаларга охшамаган аның.

Күкрәкне үстерү өчен нишләргә?
Хәзерге вакытта күкрәктәге яман шеш онкологик авырулар арасында Россиядә беренче урында тора. Шунысын да әйтергә кирәк, бу авыру яшәрә бара. Бүген рак кагылмаган гаилә сирәк. Кемнеңдер танышы, дусты, туганы авырый. Шунысы сөендерә: күкрәк рагын күп очракта дәваларга мөмкин. Хәтта ахырдан хатын-кызда яман шеш булганлыгы сизелми дә. Иң мөһиме - вакытында табибка мөрәҗәгать итү, авыруны беренче стадияләрендә билгеләү.

- Күкрәк рагын кисәтеп буламы, Диләрә Шамилевна?
- Була. Иң ышанычлы, сыналган, борынгыдан килә торган ысул - бала табу, сабыйны кимендә бер ел имезү. Безгә ике бәби алып кайткан, балаларын тиешенчә имезгән хатын-кызлар сирәк килә. Нәселдән килә торган факторлар да тәэсир итә, әлбәттә. Тагын бер кисәтү юлы - балага узудан саклый торган контрацептив чаралар куллану. Моңа дару төймәләре, спираль, боҗралар, тире астына «тегелә» торган имплантантлар да керә.

- Ничек инде, кайбер табиблар контрацептивлар, киресенчә, зыянлы ди бит, әйтик, ашказанына. Гормоннар бит инде бу. Бер танышыма олы яшьтәге табиб, инвалид каласың килсә генә эч ул даруларны, дигән иде.
- Ризык эшкәртүдә ашказаныннан бигрәк бавыр, нечкә эчәк катнаша, шуңа да тәҗрибәле гинеколог белән киңәшеп билгеләнгән саклану чарасы кеше организмына тискәре йогынты ясамый. Иң мөһиме - һәр кешегә организмының үзенчәлекләрен исәпкә алып, дөрес сайларга кирәк. Әлбәттә, хатын- кызның авырулары бар икән, теге яки бу төр саклану чарасы кулланырга ярамаса, табиб мәҗбүриләп берни билгеләмәячәк. Медицина бер урында тормый, алга бара. Шуңа да хәзер фәнни күзәтүләр саклану чараларының күкрәк рагын булдырмый калуда булышканлыгын раслады. Әйтик, хатын-кызда нәселдән килгән мутация күзәтелсә, ягъни күкрәктә шеш булу куркынычы туса, контрацептив куллану күкрәк рагы барлыкка килүне 46 процентка киметә. Һәр икенче авыру ракны җиңеп чыга ала дигән сүз! Хатын-кыз организмында бара торган овуляция чоры (фолликуладан өлгергән күкәй күзәнәк аерылып чыга, гади тел белән әйткәндә, балага узу мөмкин булган көннәр) - ракка бер кечкенә генә адым. Овуляция юк икән - рак та юк. ­ Россия өчен бу яңалык.

- Балага узмас өчен бер тапкыр эчә торган дару төймәләре дә бар бит.
- Бер тапкыр кулланыла торган саклану чараларын, әйтик, «Постинор» кебек төймәләр куллану киңәш ителми. Әмма хатын-кыз эчкән икән инде, чәчен йолкырга, паникага бирелергә кирәкми. Ни дисәң дә, бу, абортка караганда, яхшырак. Һәр бала алдан планлаштырылган, хатын-кыз организмы йөклелек чорына табиб күрсәтмәләре нигезендә әзерләнгән булыр­га тиеш.

- Помидор ашау рак күзәнәкләрен үтерә, диләр. Хәер, башка яшел­чә, җиләк-җимешләр турында да шул сүзләрне ишетергә була. Ризык рактан саклап кала аламы?
- Юк. Бернинди азык- төлек, шаманлык, әфсен- төфсеннәр дә ракны дәвалый да, кисәтә дә алмый. Ракның вируслы төре дә бар бит. Аналык муентыгы рагы, мәсәлән, җенси мөнәсәбәт вакытында иярергә мөмкин. Пациентларым арасында 2007 елда 24 яшьлек бер кыз нәкъ менә аналык муентыгы рагыннан үлде. Моңа каршы прививкалар да ясатырга була. Дөрес, бездә бу - сирәк күренеш. Хатын-кызлар якынлык кылганда, саклануны өстенрәк күрә.

Реклама

- Еш кына, төрле рек­ламалар белән, күкрәкне үстерергә ярдәм итә торган мазьлар, кремнар тәкъдим итәләр. Аларның файдасы бармы икән?
- Мазь, кремнарныкы юк, ә менә күкрәкне зурайтырга була. Беренче юлы, әлбәттә инде, бала табып, аны имезү, баланы күкрәктән дөрес аеру. Спорт белән шөгыльләнү күкрәк мускулларын формада тотарга булыша. Икенче ысул - контрацептивлар куллану. Гормоннар күкрәкне бер үлчәмгә үстерергә мөмкин. Өченче ысул - пластик операция. Әлеге төр операция Казанда хәзер бик оста эшләнә. Организм өчен куркынычы юк. Күкрәккә кертеп калдырылган имплантлар рак китереп чыгармый, гомерлеккә җитә, күкрәк шешенә сәбәпче дә була алмый. Онкология буенча күкрәкләрен алдырырга мәҗбүр булганнарга да имплант куйган бар. Яшьли күкрәксез калу хатын- кыз өчен бик авыр бит.

«Бала тапмаган кызлар да имезә ала»

- Баланы күкрәктән дөрес аеру дигәннән, имезүне туктаткач, еш кына күкрәктән сөт килә, туктамый. Табиблар арасында, махсус дару төймәләре ярдәмендә, сөтне туктатып була диючеләр бар, әбиләр исә ныклап бәйләп куярга, сыеклык эчмәскә киңәш итә...
- Кысып бәйләргә дә, су эчүне киметергә дә кирәкми. Хатын-кызларга күкрәк сөтен киметү өчен дару төймәләре дә киңәш итмәс идем. Иң яхшысы - баланы күкрәктән акрынлап аеру. Башта көндезге имезүләрне киметәсең, аннары төнлә имезми башлыйсыз. Баланың игътибарын башкага юнәлтергә, төрле ризыклар ашатырга була. Шуны да онытмаска кирәк: сөттәге файдалы элементлар, ничә яшькә кадәр ашатсаң да, бетми. Бала тырналдымы, ананың имчәк башлары ярылдымы - күкрәк сөтеннән дә файдалырагы юк.

- Җәй көне баланы күкрәктән аерырга ярамый, диләр.
- Юк, бу су начар булган илләрдә эчәктә инфекция килеп чыгу белән бәйле әйтелгән сүз. Бездә су, Аллага шөкер. Аптекаларда чистартылган, балалар өчен махсус су да табарга мөмкин.

- Кайбер әниләр, сөтем юк, дип зарланалар.
- ​Әкият. Алай була алмый, һәр хатын-кызда сөт бар. Баланы дөрес имезергә генә кирәк. Хәтта бер тапкыр бала тапмаган, кияүгә чыкмаган хатын-кыз да бала имезергә сәләтле, аңа да сөт төшә ала.

- Диләрә Шамилевна, ә күкрәктәге шешне хатын-кыз үзе абайлый аламы?
- Ала, ләкин бездә ничек кабул ителгән - күпләр проблемага күз йома. Төер абайласа да, узар әле, ди. Һәр хатын-кыз ай саен кү­ременең соңгы көннәрендә, көзге каршына басып күкрәкләрен капшарга тиеш. Шешкә охшаган әйбер табылды икән, тикшеренергә, ләкин хафаланмаска кирәк. Әгәр шеш таш кебек каты, хәрәкәтләнми, авыртмый икән, димәк, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү сорала. Күкрәктән сыекча килү, күкрәк очының эчкә батып кире чыгуы, вак шешләр - болар яман шеш билгеләре дигән сүз түгел. Күп очракта хатын-кызларны сырхауханәгә ирләре алып килә. Шундый кызык кына статистика да бар: хатын-кызның күк­рәктәге шешен беренче чиратта сөяркәсе, икенче урында ире, аннары гына үзе абайлый.

Сүз уңаеннан: Берлин университеты галимнәре «Хатын-кызлар күбесенчә нәрсәдән куркалар?» дигән темага социологик сораштыру уздырган. Җавап бирүчеләрнең иң күбе балалары өчен курка, икенче урында - күкрәктәге яман шеш, өченче урында - яраткан кешеңнән аерылу, дүртенче баскыч - хатын-кызлар үлемнән куркалар икән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: