Шәһри Казан

Ришат Йосыпов: «Сарык ите файдалырак»

Ришат Йосыпов Мамадыш районының Дусай авылына 2012 елда Кытайдан күченеп кайткан (хатынының ерак бабалары шул авылдан). Ул халыкны Кытайда киң таралган дәвалау ысуллары белән дәвалый. - Нәрсәләрдән дәвалыйсыз, Ришат әфәнде? - Нигездә, аяк-кул, бил-арка авыруларын. Ләкин башка әгъзаларны да дәвалаган чаклар була. - Ә нинди ысуллар белән? - Тәннең төрле...

Ришат Йосыпов Мамадыш районының Дусай авылына 2012 елда Кытайдан күченеп кайткан (хатынының ерак бабалары шул авылдан). Ул халыкны Кытайда киң таралган дәвалау ысуллары белән дәвалый.
- Нәрсәләрдән дәвалыйсыз, Ришат әфәнде?
- Нигездә, аяк-кул, бил-арка авыруларын. Ләкин башка әгъзаларны да дәвалаган чаклар була.
- Ә нинди ысуллар белән?
- Тәннең төрле нокталарына энә кадап, махсус массаж ясау ысулы белән.
- Туклануга да үз карашыгыз бар бугай...
- Әлбәттә. Әйтик, монда еш кына токмачлы аш бирәләр. Кытай медицинасы буенча, андый аш «салкын» ризык санала. Тигез, баланс булсын өчен, аңа һәрвакыт кызыл борыч салып ашарга кирәк. Иткә килгәндә, сыер ите - «салкын», сарык ите - «кайнар» ризык. Гел сыер ите генә ашау да файдага түгел. Вакыт-вакыт сарык ите куллану организм өчен бик файдалы. Сездә итне дә ашка эретеп, юып салалар. Ул иттә файдалы матдәләр бик аз калган була.
- Яхшы. Тагын нинди кызыклы нәрсәләр әйтер идегез безнең газета укучыларына?
- Хм... Менә, әйтик, сездә дә суалчанны спирт яки аракыда эретеп куллану бар икән. Тик монда ул, нигездә, буыннар сызлаганнан кулланыла. Ә Кытайда бу - ирлек көчен арттыру дәвасы. Спирт яки аракыда төнәтелгән (эреп бетсә, тагын да яхшы) суалчанлы төнәтмәне ике атна тотканнан соң, йокларга ятар алдыннан, дөресрәге, 2-3 сәгать алдан 80-100 грамм эчеп куярга кирәк. Ярты литр аракыга 10-15 суалчан кирәк.
Шашлыкны сездә еш кына йә тавык, йә чучка итеннән ясыйлар. Сарыктан сирәк кеше пешерә. Бездә шашлык - гел сарык итеннән. Сарык итен эрерәк итеп турыйсың, аңа ваклап туралган суган, зәрә үләне саласың да бутап 2-3 сәгать тотасың. Аннан күмер өстендә пешерәсең. Пешергәндә, өстенә төелгән кызыл борыч сибәргә кирәк. Бу ризык та ирләр өчен искиткеч файдалы. Саный китсәң, андый нәрсәләр күп инде ул.
- Монда ничек тукланасыз?
- Үләннәрне күп кулланабыз. Күп нәрсәләрнең орлыгын үзебез белән Кытайдан алып килдек. Туклану дигәннән, менә иртәнге аш урынына яхшы ризык: 200-300 грамм сөтне кайнатасың. Шул арада бер яки ике йомырканы бераз шикәр комы салып яхшылап туглыйсың. Аннан шул тугланган йомырканы кайнар сөткә салып, яхшылап болгатасың. Саргылтрак сыекча килеп чыга. Искиткеч файдалы һәм туклыклы ризык.
Шуны истә тоту кирәк: кеше ашыйсы килгән нәрсәне ашап яшәргә тиеш. Файдалы дип саналган, әмма ашыйсың килмәгән ризыктан да зыян булырга мөмкин. Кичен ашап ятарга кирәкми. Ким дигәндә, йокларга ятарга 1-2 сәгать кала ашарга кирәк.
- Дәвалау серләренә кайлардан өйрәндегез?
- Бу шөгыль Кытайга Төмәннән күчеп килгән әбием ягыннан ук килә. Аннан Кытайда алар медицинасына, энә кадап дәвалауга махсус укыдым.
- Бүген сезгә дәваланырга килүчеләр күпме?
- Күп.Тик бер кешегә ике сәгатьтән артык вакытым китә. Бик арыта, шуңа көненә 4-5 кешедән артык кабул итә алмыйм.
- Тормыш иптәшегез дә дәвалыймы?
- Флүрә дә күпмедер булыша. Ләкин дәвалау, нигездә, минем өстә.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: