Шәһри Казан

Россия коронавируска каршы яңа вакцина теркәде. Монысы - өченчесе

Россиядә коронавируска каршы "КовиВак" исемле яңа төрле вакцина теркәлү узган. Аны Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратларны тикшерү һәм эшкәртү үзәге ясаган. Бу хакта РФ премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте. 

"Март урталарында беренче 120 мең доза гражданлык әйләнешенә җибәреләчәк. Бүген Россия – ковид инфекциясенә каршы өч вакцинасы булган бердәнбер ил", - диде Мишустин РФ хөкүмәтендә узган киңәшмәдә. 

Аның әйтүенчә, күптән түгел гражданлык әйләнешенә “ЭпиВакКорона” вакцинасы җибәрелгән. Һәр төбәк аны кабул итәргә, сакларга, бүләргә әзер булырга тиеш. 

Реклама

"Бүгенге көндә 10 миллионнан артык "Спутник V" дозасы, 80 мең тирәсе "ЭпиВакКорона" дозасы җитештерелгән. Якын арада өченче препарат – "КовиВак"ны җитештерә башлыйлар. Әлбәттә, барлык кирәкле таләпләр катгый үтәлергә тиеш. Җитештерү күләмен арттыру берничек тә вакцина сыйфатында чагылырга тиеш түгел", - ди Мишустин. 

Гыйнвар ахырында "КовиВак" вакцинасының клиник сынаулары Татарстанда узачак диелгән иде. Элегрәк вице-премьер Татьяна Голикова әйткәнчә, препаратны тикшерүдә катнашкан күпчелек гражданнарның иммунитеты беренче вакцинациядән соң 28нче көнгә формалашкан. Препарат 14 көн интервалы белән ике тапкыр кертелә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: