Шәһри Казан

Мәскәү табиблары "авыл малае" дип бәяләгән табиб 30 ел бүлек җитәкли

Ринат Харис улы 2019 елның гыйнварында озак авырудан соң 73нче яшендә вафат булды. Россия һәм Татарстанның атказанган табибы 40 елдан артык табиблык эшчәнлеге белән шөгыльләнде, шуның 30 елын Республика клиник хастаханәсенең урология бүлеген һәм бөер күчереп утырту бүлеген җитәкләде.

Юлыңда киртәләр торса да

Һөнәре буенча ул – табиб, хирург. Андыйларны “алтын куллы” яисә үз эшенең “виртуозы” диләр

(Документаль бәяннән өзек)

Уңышка бер селтәнүдә генә ирешү мөмкин түгел, аңа сәгатьләп, тәүлекләп ирешәсең.

Француз язучысы Ромен Роллан.

Без профессор Ринат Харис улы Галиев белән, дөресрәге, гаиләсе белән унике ел буе күршеләр, аркадашлар булып яшәдек. Әлеге күршелек, фатирларыбызның бер үк йортта булуы – аерма ни бары бер этаж! – белән генә түгел, барыннан да элек ихласый дуслык һәм рухи аралашу кыйммәте белән үлчәнер иде, билгеле. Җай чыкты исә, бигрәк тә кышкы озын кичләрдә, җәлт кенә җыенып, бер-беребезгә чәйгә йөрешәбез. Гадәттә, ул кемгәдер катлаулы операция ясап, эштән йончыбрак кайткан була, мин үзем дә “Казан утлары” журналы редакциясендә, күзләр талганчы повесть-романнарны карап-укып-эшкәртеп, арып кайткан булам. Арыганлыкларны йомшарту өчен чәйгә утырабыз. Андый чакта, хатыннарыбызның тырышлыгы белән, безнең уртак табын – өчпочмак, пәрәмәч ише милли ризыклар белән бизәлер иде.

Чәйгә-мәйгә дәшүләрнең бик тә җайлы, “демократик” ысулын уйлап таптык без: җылыткыч тимер батареяга чәнечке яисә аш кашыгы белән җиңелчә суккалыйсың – “сигнал” бирелде дигән сүз!

Арадан җил уздырмадык, гайбәт сөйләшмәдек. Чөнки ул бик зыялы, һәм бик тә ярдәмчел күршем булып чыкты. Олы башын кече итеп, (миннән дүрт яшькә өлкәнрәк иде) Киндери урманындагы дача-йортымны салуда булышты. Дача мәсьәләсендә аның инде тәҗрибәсе бар иде. Минем, бәлки, башыма да килмәс иде: кухня өчен дип, аерым бүлмә ясарга киңәш итте. Икәүләшеп шулай эшләдек тә. Аннары ул, үзенең “борынгы” “Волга” машинасы белән, Васильеводагы бакчасыннан эре яфраклы кура җиләге үсентеләре алып килде. Август кояшы астында бергәләп утырттык без аларны. Икенче елны бармак башы тикле җиләкләрдән авыз иттек бит, менәтерә!

Һөнәре буенча ул – табиб, хирург. Хезмәтен яратып, зур осталык белән башкарган кешеләр турында “алтын куллы” яисә үз эшенең “виртуозы” диләр. Табиблык елларында төрледән-төрле 10 меңнән артык операция ясаган ул.

Бер операция турында бик тә рәхәтләнеп сөйләп китәсе килә. 1989 ел бу. Мәскәүдә 50 яшьлек бер ир-ат операция көтә. Бәвел куыгы һм бөере тирәсенә “трубка”лар эленүдән баш тарта ул, биш яшьлек улы бар бит аның, аңардан да, хатыныннан да оят. “Операциядә үлсәм үләм, ләкин якыннарым янында мескен хәлдә йөрисем килми”, – дип белдерә ул үзенең бу адымга баруын.

Шулай итеп, Наталья Голицынаның ире Игорь Писаревка: “Әнә Казаннан, авылдан килгән бер малай сиңа операция ясыйм, дип әйтә. Ясатасың килсә, ясат”, – дигәннәрен Ринат ишек артында ишетеп тора. Аның гаҗәпләнүенә каршы, пациент ризалык бирә!

Операция уңышлы уза. Мәскәүләргә бик матур үрнәк күрсәтә “авыл малае” дип аталган оста хирург Ринат Галиев. Игорь дигәнебез 20 елдан артык тулы канлы тормыш белән яши: улын тәрбияләп үстерә, шигырьләр яза, кулына балта тотып дача йортын сала. “Мин аның үз куллары белән төзелгән урмандагы ике катлы йортын соңрак үз күзләрем белән күрдем. Гаҗәеп кеше иде ул”, – дип сөйләгәне бар миңа Ринатның. Наташа һәм Игорь – күренекле нәселдән, князь Голицыннар буыныннан булып чыга!

Шул көннәрдән соң микән, атаклы космонавт Гречко булачак профессор Ринат Галиевка шалтырата икән: “Сезгә операциягә барасым килә. Голицынның ерак туганнары шулай киңәш иттеләр”.

Бу уңайдан журналист Айсылу Фатыйхова “Сөембикә” журналында болай дип язып чыккан иде: “Бездә шулайдыр инде, үзебезнекеләр күрсен өчен Рудольф Нуриев, Роальд Сәгъдиев, София Гобәйдулиналар кебек чит илгә чыгып эшләргә, дөнья күләмендә дан алырга, яки Тукаебыз әйтмешли, бу дөньядан китеп аңлатырга кирәктер, бәлки?”

Бик тә хаклы сүзләр! Үземнең дә бу хакта язган дүртьюллык шигырем бар. “Ватан” дип атала ул:

Сайрар талын ташлап китми

Бәп-бәләкәй сандугач.

Татар акылы читкә китә –

Үз Ватаны булмагач...

Шуны уйлап куйдым әле: әгәр хирург Ринат Галиев үз гомерендә ясаган эреле-ваклы операцияләрне, тәсбих җебендәге мәрҗәннәр сыман, тезеп-санап-язып чыксаң, кечерәк тау чаклы булыр иде, мөгаен! Мондый да титаник хезмәтне бик сирәк шәхесләр генә башкарып чыга аладыр.

* Татарстанда бөер күчереп утырту буенча ел саен 15 операция ясала. Бу сан Россиядә – 500, АКШта – 50000не тәшкил итә. Димәк, Америка, ни әйтсәк тә, корал ясау һәм чит илләрне басып алу, аларга көчләп “демократия” урнаштыру белән генә шөгыльләнми икән.

* Бавырны беренче тапкыр күчереп утырту АКШта – 1963, Россиядә 1990 елда ясала. Безнең артталыкны шуннан чамалап була.

Операцияне, ясадың да төгәлләп куйдык, дип кенә күзаллау бер дә дөрес булмас иде. Моның өчен хирургның фәнни, гамәли, һәм психологик әзерлеге мөһим бер урын алып тора. Лаборатор анализларны кат-кат күздән кичерәсең. Болар хакында Ринат Галиевның әйткән сүзләре игътибарга лаек: “Башкарасы эшең турында күп уйларга туры килә. Операцияне килдең дә ясадың гына түгел бит, аны башыңда мең тапкыр әйләндерәсең, күңелеңнән “ясап” карыйсың. Соңыннан да әле, дөрес ясадыммы, дип уйлап-уйланып ятасың”, – дип сөйләгәне бар аның.

Гомумән, үз эшенә фанатикларга бирелгән хирургларның ярты гомере авыру пациентларның хәле, исәнлеге, киләчәге турында уйланып, кайгыртучанлык күрсәтеп, кеше гомерен мөмкин кадәр озайту мәшәкатьләре белән уза. Ләкин бу аның үзенә дә зур куаныч канәгатьлек илһам китерә торган, шатлык белән уратылган илаһи яшәеш. Чөнки дөньяны матурлык кына түгел, табибларның изге, саваплы, кешелекле хезмәте дә коткара бит.

Урсалтау егетенең ничек итеп үргә күтәрелгәнен тормышындагы байтак мисаллар белән күзалладык, ныгыттык шикелле. Әмма күркәм җиңүләр җиңел бирелми. Тау менгәндә көтелмәгән кыенлыклар, бөтенләй дә уйламаган каршылыклар килеп чыгу ихтималы кешене сагалап тора, көчен сынап карау өчен сынаулар җибәрә...

Дөньяда яман бер чир бар, ул – көнләшү, көндәшлек галәмәте. Аны дәвалау мөмкин түгел диярлек. Әмма психологлар күпмедер ярдәм күрсәтә ала.

Табигатьтә һәм тормышта була торган кайбер мисалларга тукталып китик.

Безнең әтәч күршеләр әтәче белән кайчакны канга батканчы сугышыр иде. Нәрсә бүлешә алмыйлар, юкса икесенең дә тавыкбикәләре үзләренә җитәрлек. Көндәшлектән бу – һәр икесе дә гаярьлеген, көчен күрсәтмәкче, янәсе.

Куәтле тау кәҗәләре кыяларны дер селкетеп сөзешә әнә! Урман аланын яңгыратып, ата пошыйлар маңгайга маңгай чәкәләшә... Кыскасы табигатьтә көндәшлек дигән нәрсә биологик закончылык рәвешендә яши. Әлеге закончылык кешеләр арасында да бар һәм ул мәңге булачактыр.

Көндәшлек галәмәте хәтта балаларда да була. Әйтик, абыйсына (яки анасына) матур яңа күлмәк алганнар икән, аңа да кирәк. Уйнаганда сабыйлар еш кына уенчык бүлешә алмыйча “буза”, гауга куптаралар.

Реклама

Бу уңайдан Ринат малайның тормышыннан бер эпизодны сөйләп китәсе килә. Ул аны үзе болай дип сөйли:

– Без өч малай үстек. Төпчек бала буларак, абыйлардан калганы миңа эләгә иде. Абыйларга өр-яңа костюм-чалбар алдылар, ә миңа арттан ямаулысы калды. Җыйнаулашып Сабантуйга чыктык. “Ничек матур киенгәннәр, Асия, сезнең балалар”, – дип мактый тирә-юньдәгеләр. Шул чак бер апа миңа: “Артыңа әйлән әле”, – диде. Йөрәгем төшеп киткәндәй булды. Уңайсыз булса да, әйләндем инде. Әнә бит ямаулы, диде ул, бөтен дөньяга ишетерлек итеп. Күземә яшь тулды. Елап җибәрәм дип кенә торганда, әни үзенә чакырып алды да: “Син акыллы, улым, бу сүзгә игътибар итмә, әллә нинди чалбарың булыр әле”, – дип мине юатты. Өстемә яңа кием кигән саен гел әнине искә төшерәм. Гаиләдә безне һәрвакыт, син акыллы, зур кеше булырсың, дип тәрбияләделәр.

Күренеп тора: бу әрсез хатын көнче булган, малайны һәм тәрбияле гаиләне кимсетергә теләгән...

Балалар уены бер хәл, өлкәннәрдә исә көндәшлек “уены” гаять катлаулы, четерекле, кайберләре низагка әверелергә мөмкин. Күршеләре яисә танышлары машина ала, коттедж-мазар сала икән ачыктан-ачык яисә яшертен генә көнләшүчеләр табыла. Ниндидер эчкәрге астыртын көч кешене әсәртә, ашкындыра, яман гадәтләргә этәрә.

Кайнап торган бу тормышта нинди генә һөнәрләр юк! Ә инде башлаган темабыз җәһәтеннән уйлана калсак, артистлар, язучылар, гомумән, сәнгать дөньясында көнчелек күренешләре бик сирәк күзәтелә. Алар, нигездә, бер-берсенә карата – фикердәшләр, аркадашлар.

Табиблар арасында хәлләр бүтәнчәрәк бугай. “Нигә ул беренче, нигә мин түгел?” – дигән караш өстенлек итә шикелле аларда. Кешенең уңышларыннан көнләшү барыннан да элек эгоист яисә тар карашлы булудан килә. Минем табиблар абруена күләгә төшерәсем килми, Алла сакласын! Алар арасында үз эшенә җан аткан, киң күңелле шәхеләр тарихта һәм тормышта җитәрлек.

Ринат Галиев студент елларында ук инде хирургия белән ныклап кызыксына башлый. Ә инде Йошкар-Олада һәм Казанда эшли башлагач, фән белән мавыгу көчәя, үзенең шәхси тәҗрибәләренә таянып, кандидатлык диссертациясе өчен материаллар туплый башлый.

Элегрәк елларда бәвел куыгында яман шеш булганнарга операция ясыйлар, әмма аларның 92 проценты үлә. Р. Галиев моны дәвалауның яңа ысулын уйлап таба: эчәк пластикасы. Ул озын эчәкнең кирәкле өлешен кисеп алып, аннары өр-яңа сидек куыгы ясаудан һәм, чирлесен кисеп атып, аның урынына алмашка эчәктән ясаганын тегеп куюдан гыйбәрәт. Мондый операцияне Татарстанда иң беренче итеп ул үзе ясый, аннары соң инде моны Россиядә бүтәннәр ясый башлый.

Шуны яңа ысул буенча ул өч патент ала. Шуңа да карамастан, аңа бу темага язылган кандидатлык диссерациясен якларга мөмкинлек бирмиләр. Казанда якларга тырышуын әләк хатлары – ягъни “анонимка”лар белән томалап, туктатып куялар. Имеш, кандидатлык минимумына инглиз теленнән имтихан биргәндә парткомнан вәкил булмаган икән! Нишләргә?

Әле бу гына түгел, тыелган операцияләр ясый, кеше идеясен урлаган дигән сылтау белән хәтта кулга алалар аны. Бәхетенә күрә, изоляторда ни бары бер тәүлек кенә утырырга туры килә аңарга. Чөнки дәрәҗәле бер прокурорның әтисенә операция ясаган була ул, шул кеше килеп “тоткынлык”тан коткара.

Нишләргә? Ринат, Казанда барып чыкмагач, урология буенча яңадан имтихан бирү өчен Мәскәүнең Онкология үзәгенә һәм ВАКка (Высшая аттестационная комиссиягә) мөрәҗәгать итә. Анда утыручы җаваплы кешеләр яшь диссертантның дәгъвасын җентекләп тикшерәләр. Медицина фәннәре докторы Маргарита Трапезникова: “Яңадан имтихан бирүнең кирәге юк, сезнең бөтен эшләрегез әйбәт”, – дип шатландыра аны.

ВАКның уңай бәяләмәсеннән соң, 1985 елда Р.Галиевның кулына медицина фәннәре кандидаты дигән диплом тапшырыла. Хезмәттәшләре арасында моңа сөючеләр күп була, кулын кысалар, тәбриклиләр. Ә менә “көенүче”ләрнең ни кичергәнен белгән юк. Чөнки әләк хаты язучыларның ни исем-фамилиясе, ни адресы беркайда да күрсәтелмәгән ич.

Шулай итеп, әнә шундый киртәләрне узып, үзенең кандидатлык диссертациясен Ринатка ике тапкыр – ягъни иң элек Казанда, аннары Мәскәүдә якларга туры килә. Киң күңелле, яхшы мөгаләмә саклый белгән табиб дустыбыз берәүгә дә үпкә тотмый, хезмәтен тыныч кына дәвам итә. 1981 еда башланган фәнни эшенең дүрт елдан соң булса да уңышлы төгәлләнүенә бик тә разый була ул.

Ринат әфәнденең кандидатлык диссертациясе “бөер гипертониясе”нә яисә кан тамырларына операция ясауга кагылышлы һәм беркем тарафыннан әлегәчә ачыкланмаган тема була. Этләргә дүрт-биш ел дәвамында операцияләр ясый-ясый тәҗрибә үткәргән табибның кешеләргә ясаган операцияләре дә уңышлы барып чыга. Шулай булгач, синең бу операцияләрең кемгә кирәк, дип, аның эшен танырга теләмәүчеләрнең аркылы төшәргә азапланулары бик сәер һәм гайре табигый тоела.

Фән юлыннан атлаганда, кыенлыклар яки аяк чалулар булып торса да, куйган максатына кул селтәмәскә, борын салындырырга кирәк түгел икән шул.

Докторлык диссертациясе турында сөйләшүләр иң элек гаиләдә башлана. Бер караганда, Йошкар-Оладан Казанга әйләнеп каткач, тарткалашып-сугышып дигәндәй, кандидатлыкны ерып чыга алды табиб Ринат. Кая инде хәзер икеләнмичә “докторский”га тотынырга?

Ләкин Ринатның янәшәсендә шәфкать туташы булып эшләүче, өйләрендә йорт хуҗасы, тагын да тулырак итеп Тукай сүзләре белән әйтсәк, илһамчысы Галия Шакир кызы бар бит әле. Ул аны яхшы мәгънәсендә еш кына “чыбыркылап” тора:

“Монда бит синнән дә оста, акыллы хирург юк... Синең кебек итеп операция ясаучы юк бит...”

Ринат әфәнде “штурм”га барырга карар бирә.

Никадәр гаҗәп тоелмасын, аның үз тәҗрибәләренә таянып язылган докторлык диссертациясен яклавы да зур кыенлыклар аша уза. Монысында да: “Син дөрес эшләмисең...”, – дип шик белдерүчеләр табыла.

“Кем күзлегеннәндер минем ысул дөрес түгел икән, нигә соң операция өстәлендә үлүчеләр нибары 7 процент кына, ә миңа кадәр үлем очраклары 75 процент тәшкил иде”, – дип гаҗәпләнә профессор. Үлемнәр чагыштырмасында шулкадәр саннар аермасы булгач, кемнәрнеңдер эче пошкандыр, йокысы качкандыр, көнләшү өянәге кузгалгандыр, әлбәттә.

Казаннан Мәскәүгә юлланган “җылы эчтәлекле” аноним хатларның усалраклары да булмаган түгел. Янәсе, Р.Галиевның пациентлары операцияләрдән соң “чебен” урынына кырыла икән. Сүзсез дә аңлашыла, күрәләтә яла ягу бу.

Мәскәүнең реакциясе болай: давай син, егет, яңа ысулларыңны берәр авыруга операция ясап күрсәт син безгә, диләр. Әйткән сүз – аткан ук. Ризалык бирүче пациент табалар. Мәскәүнең онкология институтында вакытлыча эшләп йөргән Ринат әфәнде үзе уйлап тапкан яңача дәвалау ысулының бик нәтиҗәле булуын (ул чакта әле Мәскәүдә андый операциянең ясалганы юк) расларга туры килә. Ринатның бу хезмәтен югары бәялиләр, күтәреп алалар, “яшел ут” кабызалар. Менә шуннан соң гына “Цистэктомия и илеооцистопластика у больных раком мочевого пузыря” дигән темага диссертация яклана.

Казаннан “очып” килгән әләк хатлары уңаеннан Мәскәүдә: “Сез, татарлар, нәрсә бүлешә алмыйсыз анда?” – дип гаҗәпләнәләр. Медицинада һәр яңалык әнә шулай авырлыклар белән гамәлгә аша шул.

Сүз иярә сүз китеп, форсаттан файдаланып, тагын бер мәсьәләне калкытып куясы килә бу урында. Игътибар иттегез микән: кече һәм олы ике диссертациянең дә исеме-темасы тешеңне сындырырлык атамалар белән уеп язылган. Бездә ВАКка тапшырыласы хемәтләр фәкать рус телендә языла (язылырга тиеш). Ринатның: “Нәдер авылыннан Казанга кигәндә җүнләп урысча да белми идем”... – дигән сүзләре бар.

Менә бит: саф татар мәктәбендә укыган, аны көмеш медаль белән тәмамлаган егетебез – рус телен барыбер камил дәрәҗәдә үзләштергән. Диссертацияләрен, күпсанлы фәнни мәкаләләрен, ммонографиясен, күп кенә дәреслек-кулланмаларын рус телендә язган, Россия күләм танылуга ирешкән.

Мин ни өчен бу мәсьәләгә тукталдым? Чөнки, белгәнебезчә, соңгы елларда туган телдә, татар телендә укытуга, татар мәктәпләрен бетерүгә Мәскәү тарафыннан басым көчәйде, милләтебезнең язмышына карата хәтәр гамәлләр эшләнә. Россиянең бүгенге сәяси-мәгариф “менеджер”лары шулкадәр оста, хәйләкәр аргумент уйлап таптылар ки, баланы кайсы мәкәпкә, кайсы телдә укыту – “ата-аналар теләгенә” таянып хәл ителергә тиеш икән. Моның шартлары бик әйбәт уйланылган иде шул: БДИны фәкать рус телендә бирү, яманаты чыккан 309нчы маддә, татар телен факультатив (ирекле) рәвештә атнасына фәкать ике сәгать кенә укыту һәм башкалар...

Менә шундый киртәләр корылганнан соң кайсы гына ата-ана үзенең баласын татар мәктәбенә бирергә ашкынып торыр икән?! Ә бит үз аңы югары булган ата-аналарның теләге бер генә булырга тиеш – туган телне саклау, баланы туган телдә укыту. Рус телен яхшы итеп үзләштерергә без һәрвакыт өлгерәчәкбез.

Ринат Галиевның күпкырлы талант булуына гаҗәпләнми мөмкин түгел: виртуоз хирург, булдыклы җитәкче, талантлы педагог, үз өлкәсендә яшь кадрлар эзләүче галим, рационализатор, йөздән артык гыйльми хезмәтләр авторы, Россия һәм Татарстан табибларының урология фәненә нисбәтле оешмаларында абруйлы әгъза, җәмәгать эшләре һәм башкалар. Бер кешенең шулкадәр хезмәтләрне армый-талмый башкара килүе – таң калырлык!

Бер чәчәк белән җәй булмый, ә медицина өлкәсендә бер кешенең зирәк акылы һәм табигать бүләк иткән талантлы могҗизалар ясарга сәләтле. Үз гомерендә Ринат Галиев, кечеләре белән зурларын кушып исәпләсәң, ун меңгә якын операция ясаган. Күпме кешеләрнең сәләмәтлеге яхшырган яисә гомерләре озайган. Могҗиза түгелмени бу? Могҗиза, әлбәттә!

Рашат НИЗАМИ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 10 август 2020 - 11:00
    Без имени
    тирэн эчтэлекле язма рэхмэт авторга